Татарстан мөфтиенең Ураза гаете вәгазе

21.04.2023 11:22

  1. Сәламләү

Барча галәмнәрне юктан бар кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләп торучы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Безне хак юлга күндерүче, барчаларыбызга иң күркәм үрнәк булучы, сөекле, нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ﷺгә, барлык сахабәләренә күңелләребезнең түрләреннән чыккан сәламнәребез, салават-шәрифәләребез һәм һәртөрле изге догаларыбыз ирешсә иде.

Тәннәребезне арулап, пакь киемнәр киеп, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен Ураза гаете намазына җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне динебезнең иң күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

  1. Президентларның котлавы

Бүген икеләтә бәйрәм: мөкатдәс җомга көне һәм Ураза гаете. Кеше үзен зур гөнаһлардан сакласа, аңа ике Рамазан ае арасында һәм ике җомга арасында кылынган кече гөнаһлары гафу ителер дип килә хәдисләрдә. Шушындый зур өметләр бүләк итүче Ураза гаете уңаеннан сезгә Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Рәисебез Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның тәбрикләүләрен җиткерәсем килә:

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Бу изге айда миллионлаган мөселман күңелен рухи пакьләнүгә, миһербанлы гамәлләр кылуга юнәлтте.

Һәрвакыттагыча бүгенге көннәрдә дә республиканың мөселман өммәте вәкилләре җәмгыятебезнең әхлакый нигезләрен, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә, дини-мәгърифәти һәм хәйрия эшчәнлеге алып бара.

Бу катлаулы заманда чыганагы Коръән Кәрим булган традицион идеалларга һәм рухи хәзинәләргә тугрылык саклау мөселманнар өчен аеруча мөһим. Кешеләрнең иманын, әхлагын, гаиләсе өчен җаваплылык хисен көчәйтә барып, без илебезнең киләчәген төзибез. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында болар аеруча зур әһәмияткә ия.

Күптән түгел генә республика һәм Россия мөселманнары истәлекле тарихи вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтенең 1100 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтте. Безнең уртак тырышлык нәтиҗәсендә юбилей елының күпсанлы башлангычлары һәм проектлары лаеклы төстә гамәлгә ашар дип ышанам.

Ураза бәйрәме киләчәккә якты өметләрне, ышаныч һәм рухи күтәренкелекне тагын да көчәйтсен! Һәммәгезгә бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Рәисе   Р.Н. Миңнеханов.                                                                       

  1. Рамазан – мәдрәсә, Ураза гаете – имтихан

Газиз дин кардәшләрем, Рамазан ае мәдрәсәсен тәмамладык. Рамазан безне гөнаһлардан тыелып, Аллаһыга гыйбадәтләр кылып, игелекләр эшләп яшәргә өйрәтте. Без ай буе нәфес белән көрәштек, холкыбызны тәрбияләдек, иманны ныгыттык. Хәзер исә имтихан - Ураза гаете җитте. Ни өчен имтихан, чөнки Ураза гаетеннән соң күренә инде: кем үзенең гөнаһларына “сагынып” кире кайта, шул нәфесен җиңә алмаган булып чыга! Ураза тотмаган, ә ай буе ач торган! Рамазанны заяга уздырган! Бик аяныч хәл. Уразаның кабул булуын без ничек беләбез: әгәр дә кеше Рамазаннан соң яхшыга үзгәрсә, без аның гыйбадәте кабул ителгән, гөнаһлары гафу ителгән, дип ышанабыз. Шуңа күрә Ураза гаете ул – яңа тормышны башлап җибәрү өчен иң яхшы сәбәп! Хәзер инде сафланган күңелләрне гөнаһ белән керләндермик. Ай буе ураза тотып, Коръән укып, мәчетләргә йөреп, төнлә намазга басып, сәдакалар таратып, без үзебезнең гамәл капчыгын күп-күп игелекләр белән тутырдык. Алар киләчәктә дә тулып торсын. 

  1. Гайбәт игелекләрне яндыра

Ләкин!!! Бар шундый гөнаһ, ул кешенең бөтен кылган игелекләрен, утынны яндырган кебек, көлгә калдыра. Юкка чыгара! Нинди гөнаһ ул? Гайбәт! Ни өчен шуның кадәрле куркыныч ул? Чөнки гайбәт кешеләр арасын боза, аларны бер-берсенә каршы котырта, дошманлаштыра. Ул мөселман өммәтен черетә һәм тарката... Кешеләр арасындагы бөтен низаглар сүз, тел, гайбәт аркасында килеп чыга. Бу чир бүген тагын да зур көч белән тарала башлады, чөнки без мәгълүмати заманда яшибез. Хәбәрләр зур тизлек белән тарала, һәм күп очракта аларның кайсысы хак, кайсысы ялган икәнен аңлап булмый. Нәтиҗәдә, гайбәтләр халык арасында фетнәләр чыгара һәм шуның белән динебезгә зур зыян сала, дөньяларны астын өскә китерә, милләтебезнең әхлагын боза. Шуңа күрә гайбәтнең зыяны турында сөйләшергә тәкъдим итәм.

Коръәндә “Әл-Хүҗүрат” сүрәсенең 11-12 аятьләрендә Аллаһ Раббыбыз болай ди:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا يَسْخَرْ قَوْمٌ مِّن قَوْمٍ عَسَى أَن يَكُونُوا خَيْرًا مِّنْهُمْ وَلَا نِسَاءٌ مِّن نِّسَاءٍ عَسَى أَن يَكُنَّ خَيْرًا مِّنْهُنَّ وَلَا تَلْمِزُوا أَنفُسَكُمْ وَلَا تَنَابَزُوا بِالْأَلْقَابِ بِئْسَ الِاسْمُ الْفُسُوقُ بَعْدَ الْإِيمَانِ وَمَن لَّمْ يَتُبْ فَأُولَئِكَ هُمُ الظَّالِمُونَ

“И, иман китерүчеләр! Берәүләр икенче бер кешеләрне мыскыл итмәсен, кем белә, бәлки, алар болардан хәерлерәктер. Хатыннар да хатыннарны мыскыл итмәсен, чөнки алар болардан хәерлерәк булырга мөмкин. Бер-берегезне гаепләмәгез һәм кушаматлар белән дәшмәгез. Иманнан соң фасикълык белән телгә алыну нинди яман! Кем дә кем (бу гөнаһтан) тәүбә итмәсә, алар – золым итүчеләр”.

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اجْتَنِبُوا كَثِيرًا مِّنَ الظَّنِّ إِنَّ بَعْضَ الظَّنِّ إِثْمٌ وَلَا تَجَسَّسُوا وَلَا يَغْتَب بَّعْضُكُم بَعْضًا أَيُحِبُّ أَحَدُكُمْ أَن يَأْكُلَ لَحْمَ أَخِيهِ مَيْتًا فَكَرِهْتُمُوهُ وَاتَّقُوا اللَّهَ إِنَّ اللَّهَ تَوَّابٌ رَّحِيمٌ

“И, иман китерүчеләр! Фаразларның бик күбеннән сак булыгыз, чөнки, һичшиксез, кайбер фаразлар – гөнаһ. Янә (бер-берегездән) гаеп эзләмәгез, берәүләрегез икенчеләрегезнең гайбәтен сатмасын. Сезнең берәрегезгә үлгән кардәшенең итен ашау ошармы? Җирәнү хисе кичердегез бит! Шулай булгач, Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – тәүбәләрне Кабул Итүче, Рәхимле”

  1. Аятьләргә аңлатма

Шушы ике аятьнең мәгънәсенә төшеник әле, җәмәгать. Аллаһ безгә монда 5 нәсыйхәт бирә:

  1. бер-бергезне мыскыллап сөйләмәгез
  2. гаепләмәгез һәм гаеп эзләмәгез
  3. кушамат такмагыз
  4. гайбәт сатмагыз
  5. фаразлар белән мавыкмагыз, ди.

Күрәсез: болар барысы да - кеше артында сүз йөртү турында. Һәм безнең алга шушы 5 нәсыйхәтне җыеп торган бер сорау куела: “Сезгә кеше үләксәсен ашау ошармы соң?” - ди. Коточкыч чагыштыру! Гайбәт үлгән кеше итен ашауга тиң! Бу кыска гына сорауда гайбәтнең безнең акылыбызга, калебләрегезгә, намусыбызга һәм өммәт белән милләткә, зур зыян бар дип кисәтелә. Гайбәтне шушы төшенчәләр аша карыйк әле.

Беренчедән, Аллаһ безне акылга чакырып, “Сез әллә шаштыгызмы, сүз йөртүнең никадәр кабәхәт, җирәнгеч, чиркангыч һәм шакшы булуын аңламаска?!” - дип сорый сыман. Ягъни гайбәт - акылга сыймаслык гамәл.

Икенчедән, гайбәт калебләрне пычрата һәм әгәр дә кеше ләчтит сатарга ярата икән, димәк, аның йөрәгендә башка төрле сөюләр кысрыклана башлый. Һәм бу чыннан да шулай: бүген кеше һәр туар таңны сообщениелар, постлар һәм комментарийлар укудан башлый. Аның бөтен тормышы – кесә телефонында. Шуның белән йокыга китә һәм уяна. Ник шушы вакытның бер өлешен Коръән укуга багышласын! Бу йөрәкләрдә гайбәткә урын бар, ә Раббыбызның Хак Сүзенә юк дигәнне күрсәтә.

Өченчедән, гайбәт - икейөзлелекнең бер чагылышы да әле. Ә икейөзлелек – ул намуссызлык. Каршыңда басып тормаган кеше турында сүз сөйләү ул үлгән кешегә каршы сугышуга тиң инде, чөнки ул сиңа җавап бирә алмый, ул – гаҗиз. Кемдер гайбәт әйтү өчен авызын ачтымы – үзен читтән күрсен: ул, ерткыч кебек, тешләре белән үз кардәшен кисәкләргә өзгәләп ашый. Хәтта ерткычлар да бер-берләренә ташланмый әле. Ә менә шакаллар белән чагыштыру, бәлки, урынлы булыр. Шакаллар, кояш яктысында чыгарга куркып, төнлә үләксә табып ашыйлар. Гайбәтчеләр дә шул: алар беркайчан кешенең йөзенә бәреп сүз әйтмиләр, аларның моңа намуслары да, батырлыклары да җитми, шуңа күрә кешенең артында гына, үзе югында, качып кына сүз чәйнәп, сасы ис чыгара. Шундый бер хәдис бар:

عَنْ جَابِرٍ رَضِيَ اللهُ عَنْهُ قَالَ: هَاجَتْ رِيحٌ مُنْتِنَةٌ عَلَى عَهْدِ رَسُولِ اللَّهِ ﷺ فَقَالَ رَسُولُ اللَّهِ ﷺ: ‌إِنَّ ‌نَاسًا ‌مِنَ ‌الْمُنَافِقِينَ ‌اغْتَابُوا أُنَاسًا مِنَ الْمُسْلِمِينَ فَبُعِثَتْ هَذِهِ الرِّيحُ لِذَلِكَ

Пәйгамбәребез ﷺ бервакыт сасы ис сизгән. Һәм әйткән:

“Монафикълар мөселманнарны гайбәт кылдылар. Сасы ис шуннан чыкты”. Мөселман кешесенә хәтта сарымсак исе килсә дә, мәчеткә керү мәкрүһ, шулай булгач үләксә исе аңкыту килешәме?

  1. Татар башын татар ашар

Ә хәзер гайбәтнең өммәтебезгә һәм милләтебезгә килгән зыяны турында уйлашыйк. Татар башын татар ашар, диләр бездә. Халкыбызның язмышында иң аянычлы вакыйгалар шуның аркасында гына булган да инде. Чөнки гайбәт кешеләрне бер-берсенә каршы котырта, дошманлаштыра. Әгәр төптән уйлап карасаң, тыела белмәгән тел дәүләтләрне һәм милләтләрне юкка чыгара, дөньядагы бөтен низаглар һәм сугышлар да халыкларны бер-берсенә котырту сәбәпле чыга.

Менә интернетны гына алыйк әле. Әнә кая гайбәт оясы! Теге яки бу мәгълуматны таратырга кирәк булганда, иң беренче итеп интернет файдаланыла. Әгәр дә хәбәр файдалы һәм хак булса, яхшы ният белән таратылса – бер хәл. Ләкин күбесенчә интернет дәүләтләргә, диннәргә һәм милләтләргә каршы корал итеп файдаланыла. Һәм хак белән ялганны аера белмичә, дин кардәшләребез, шушы золымның тегермәненә су салып, хәбәрләрне тарата да тарата... Әйтерсең, интернеттагы гамәлләр өчен Аллаһ каршында җавап тотасы булмас. Шулай уйлаучылар нык ялгыша. Әйе, интернет безне чикләми: телисеңме - аноним шикаять җибәр, телисеңме – берәр ник уйлап табып пычрак комментарийлар яз, телисеңме – ватсаппта гайбәтләр тарат... Аны син икәңне беркем күрми бит. Шуңа күрә кешеләрнең телләре сүтелә һәм чын асыл йөзе ачыла да инде! Ә кешенең теле пычрак булса, аның күңеле дә чиста түгел. Тел - күңелнең көзгесе, дип юкка гына әйтмиләр. Бөек татар дин галиме Шәйхүлислам Хәмиди дә язып калдырган: 

اللِّسَانُ وَزِيرُ الْإنْسَانِ

“Тел - кешенең вәзире”, ягъни моны акыл-патша нәрсә куша, тел шуны сөйли, дип аңларга кирәк. Һәм Аллаһ каршысында язган һәр әйткән сүз өчен, һәр репост өчен, һәр куелган лайк һәм дизлайк өчен җавап бирәсе булачак. Интернетка чыккан саен шуны истә тотарга кирәк, җәмәгать!

Бервакыт Гайсә галәйһиссәлам юлдан барганда, дуңгызны очрата. Һәм аңа “Хәере белән кит!” - дип әйтә. Кеше түгел, дуңгыз белән шулай әдәпле сөйләшкән ул! “Телемне юньсезлеккә күнектермәс өчен”, - дип аңлаткан шуның сәбәбен. Икенче тапкырда шәкертләре белән барганда, алар эт үләксәсенә юлыга. Бөтенесе аңа җирәнеп карый, ә Гайсә галәйһиссәлам әйтә: “Карагыз, аның тешләре нинди ак һәм матур!”. Менә кешеләр турында сөйләгәндә дә, аларның тискәре сыйфатларына гына игътибар итәргә түгел, ә уңай якларын да күрә белергә кирәк! Пәйгамбәребез ﷺ әйткән бит:

مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ فَلْيَقُلْ خَيْرًا أَوْ لِيَصْمُتْ

«Кем Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанса, хәерле сүз генә әйтсен яки дәшмәсен».

Без, татарлар, гыйлемнең, әдәпнең, әхлакый тәрбиянең кыйммәтен дә беләбез, шикелле. Ләкин ник соң Фейсбук һәм Телеграмдагы тупаслык, тәрбиясезлек һәм наданлык, ихласлык дип кабул ителә башлады? Ник бу әдәпсезлекләр милләт һәм өммәт өчен борчылу белән тиңләнә?!

Шәригать галимнәре арасында шундый фикер бар:

النِّيَّةُ الْحَسَنَةُ لَا تَجْعَلُ الْقَبِيحَ حَسَناً

“Ихлас ният бозыкны хәергә үзгәртми”. Бозык – бозык инде ул, нинди генә бизәкләр белән бизәсәң дә. Ихлас ният кенә ялганнан хаклык ясамый, чөнки гамәл дөрес булсын өчен, бер ихлас ният кенә җитми. Әгәр дә син гаделлек өчен көрәшәм дисең икән, бу әле сиңа әшәкелекләр язарга һәм юньсез сүзләр сөйләргә хокук бирми.

Ә хәзер минем шул кардәшләргә мөрәҗәгать итәсем килә, кем шундый әдәпсезлекне хуплый, укый һәм лайклар куя, постларны тарата. Сез дә болар өчен Аллаһ алдында җавап тотачаксыз! Раббыбызның сүзләрен тагын бер кат кабатлыйм: “Сезнең берәрегезгә үлгән кардәшенең итен ашау ошармы?”. Әхлаксызлык һәм бер-береңнән гаеп эзләү әле беркайчан да бер милләтне дә алга этәрмәгән, ә киресенчә, таркаткан гына. Бердәм булу өчен бер фикердә торырга кирәк. Шәйхүлислам хәзрәт Хәмиди әйткән:

لَوْ سَكَتَ مَنْ لَا يَعْلَمُ سَقَطَ الخِلَافُ

“Белмәүчеләр сөйләүдән туктаса, җәмгыятьтә бөтен каршылыклар да бетәр иде”.

  1. Гайбәт – зәгыйфьләр коралы

Әдәп башы – тел, диләр татарда. Интернетка да кагыла ул. Мөселман кешесе чын дөньяда да, виртуаль дөньяда да яхшыны яманнан аера белергә тиеш. Ләкин кемнең күңеле нәрсәгә тартыла, ул шуны сайлый инде. Бал корты һәм чебен турындагы хикмәтле хәлне хәтерлисезме? Чебеннән гөлләр турында сораганнар, ә ул гөлләрне күрми дә икән, чөнки бар эзләгәне – тирес кенә. Бал кортыннан тирес кая дип сорасаң, ул бары тик гөлләр турында гына сөйләячәк. Кешеләр белән дә шул ук: кемдер чәчәк тулы болында шакшылык табачак, ә кемдер сазда да төнбоекларга сокланып карап торачак. Йөрәктә матурлык булганда гына дөнья матур күренә ул.

Ә мәкерлек һәм көнләшү чире белән чирләгән кешеләр һәрвакытта да башкаларның тырнак астыннан кер эзлиячәк. Ләкин үзен үзе хөрмәт иткән кеше гайбәт кебек түбәнлеккә төшмиячәк, телен дә гайбәт белән пычратмаячак. Хәтта дошманыннан да гайбәт белән үч алмаячак. Чөнки гайбәт – көчсезләр, куркаклар, ким-хур кешеләрнең коралы ул. Бер галим әйткән бит:

أُكَبِّرُ نَفْسِي عَنْ جَزاءٍ بِغِيبَةٍ.فَكُلُّ اغْتِيَابٍ جُهْدُ مَنْ مَا لَه جُهْدٌ

 “Үземне, дошманыма гайбәт белән җәза бирүдән югары тотармын. Һәм гайбәткә колак та салмам. Чөнки гайбәт, зәгыйфь кешеләрнең коралыдыр”.

  1.  “Кайбер фаразлар – гөнаһ”

Җәмәгать, гайбәт ул шундый нәрсә, гайбәт ителгән кеше аны ишетсә, ачуы килер. Ягъни сүз гайбәт булсын өчен, ике генә шарт кирәк - кеше үзе югында әйтелү һәм аны үпкәләтерлек булу. Сүзнең хакмы-түгелме икәне турында берни әйтелми! Шуңа күрә кем дә кем хак, ләкин яман сүзләр сөйләнеп йөрсә, ул гайбәт тарата булып чыга. Ә инде кешене нахакка гаепләп сөйләсә, ул икеләтә зур гөнаһ – гайбәт кыла һәм яла яга булып чыга. Ялганчы булу өчен, ишеткәннәрне сөйләп йөрү җитә бит. 

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : " كَفَى بِالْمَرْءِ كَذِبًا أَنْ يُحَدِّثَ بِكُلِّ مَا سَمِعَ. مقدّمة صحيح مسلم، ٥.

Әбү Һурайра радыяллаһу ганһедән риваять ителә, Расулүллаһ әйткән: Кешегә һәр бер ишеткән нәрсәсен сөйләү ялган буларак җитә

Шәригатьтә кешене гаепләү өчен шаһитләр һәм дәлилләр таләп ителә. Ә белмичә сөйләү, дәлиләрсез гаепләү – ул фараз гына. “Фаразлардан сак булыгыз, кайбер фаразлар – гөнаһ”, - дип кисәтә безне Аллаһ Тәгалә. Юриспруденциядә «презумпция невиновности» дигән төшенчә бар. Ул кешенең гаебе исбатланмыйча аны гаепле дип танырга ярамый дигәнне аңлата. Әгәр дә кемнедер гаеплисез икән, моңа дәлил һәм шаһитләр китерергә кирәк. Ә шикләнү дәлил була алмый.

  1. Чыганакларны тикшерегез!

Газиз милләттәшләр! Кеше сөйли дип кенә, ватсаппта яздылар дип кенә,  һәр таратылган мәгълүматка ышанырга ярамый. Аның чыганагын белергә кирәк. Аллаһ әйтә: 

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِن جَاءَكُمْ فَاسِقٌ بِنَبَإٍ فَتَبَيَّنُوا أَن تُصِيبُوا قَوْمًا بِجَهَالَةٍ فَتُصْبِحُوا عَلَى مَا فَعَلْتُمْ نَادِمِينَ

“И иман китерүчеләр! Әгәр фасикъ бер кеше сезгә хәбәр китерсә, тикшереп белегез, югыйсә (гаепсез) кешеләргә белмичә зыян китерерсез дә, шуннан соң кылган нәрсәгез аркасында үкенерсез” (“Хүҗүрәт” сүрәсе, 6 аять). Ягъни мәсәлән, хакны ялганнан аеру өчен, фәтваларны “шейх-гуглдан” түгел, ә галимнәрдән сорарга кирәк. Интернет белемле хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә бит. Телисезме: онлайн-мәдрәсә, телисезме – колл-центр, телисезме – телеграм-каналлар бар... Кулланыгыз – алар бушлай, алар – халык өчен эшләнгән. Алар – ышанычлы. Ләкин, ни кызганыч, халык өммәттә абруй казанган галимнәргә түгел, ә бөтен дөньяга акырып-бакырып йөргән “медийный” блогерлар белән дин турында киңәшләшә. Шуннан “башлана” инде... 

  1. Гайбәт кайчан рөхсәт ителә?

Мөхтәрәм җәмәгать! Ә хәзер гайбәтнең хәрам булмаган очракларына тукталыйк. Шундыйлар да була. Алар дүртәү:

  1. Бер кешенең гаебен, хаксызлыгын төзәтү өчен, изге ният белән, кешене тәртипкә кертә торган сүз әйтсәң, ярый. Мәсәлән, бер яшүсмер яшереп тәмәке тарта икән, ул турыда әтисенә әйтү гайбәт булмый. Ләкин дәлилләрсез нахакка гаепләпләргә ярамый!
  2. Кемдер никах, сату-алу, хезмәттәшлек итү кебек мәсьәләләр буенча киңәш сораса, теге яки бу кеше турында сораса, аның яманлыгыннан кисәтергә дә мөмкин. Ләкин артыгын сөйләп түгел, кыскача хак фикерне генә әйтергә кирәк, мәсәлән: "бу кеше белән эшләмә, зыян күрерсең".
  3. Мыскылламыйча, хурламыйча, кемнедер сурәтләргә кирәк булганда. “Ул сукыр һәм аксак кеше шунда китте”, - дип әйтергә ярый.
  4. Ачыктан-ачык гөнаһ кылган һәм шул гөнаһы белән мактанып йөргән кешеләрне тәнкыйтьләргә мөмкин. Ләкин игътибарлы булыгыз: гөнаһын яшермәгән һәм шуның белән горурланып йөргән кешеләр турында гына! Исегезгә төшерәм: фаразлар тыелган.

Бу 4 очракта да сүз хаклык өчен, нәфескә бирелмичә, файдага дигән ният белән сөйләнергә тиеш. “Бозыкны, кешеләр аннан саклансыннар өчен, аңарда булган сыйфатлар белән зикер итегез”, - дип куша галимнәр.

  1. Гайбәт гафу ителсен өчен нишләргә?

Газиз милләттәшләр! Беребез дә – пәйгамбәр дә, фәрештә дә түгел. Барыбыз да – гөнаһлы, әлбәттә. Ләкин Аллаһы Тәгалә ширектән башка бөтен языкны да гафу итәргә мөмкин. Раббыбыз – Гафу Итүче, гафу итәргә ярата һәм гафу сораучыларны ярата. Шуңа күрә мин сезгә гайбәт дигән гөнаһ гафу ителсен өчен 2 юл әйтәм:

Беренчедән, тәүбә итәргә кирәк. Ләкин гайбәттән тәүбә китерүнең үз тәртибе бар. Башка гөнаһларга бер тәүбә җитсә, гайбәт өчен 3 тәүбә кирәк. Башта, гайбәтеңне сөйләгән халык каршысына чыгып, үз ялганыңны танырга кирәк. Аннан гайбәт кылган кешедән гафу сорарга һәм бәхиллек алырга. Һәм соңыннан гына Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау сорау һәм тәүбә итү тиеш. Галимнәр әнә шулай эшләргә куша. Шундый бер хәдис бар:

عن أنس بن مالك، عن النّبي صلى الله عليه وسلم قال: الغِيبةُ أشدُّ منَ الزنى، قالوا: يا رسولَ اللهِ وكيف الغيبةُ أشدُّ منَ الزنى؟ قال: إنَّ الرجلَ لَيزني فيتوب فيتوبُ اللهُ عليهِ -وفي روايةٍ: فيتوب فيغفرُ اللهُ لهُ- ؛ وإنَّ صاحبَ الغِيبةِ لا يغفرُ لهُ، حتى يغفرَها لهُ صاحبُهُ. شعب الإيمان ،6315

  • Расүлүллаһ ﷺ әйткән: “Гайбәт зинадан да яманрак”. Сәхәбәләр сорады: “Йә Расуләллаһ, ничек гайбәт зинадан да яманрак була?” Ул әйтте: “Кеше зина эшләр, тәүбә кылыр, Аллаһы Тәгалә тәүбәсен кабул итәр. Әмма гайбәте эшләнгән кеше аны гафу иткәнче, гайбәтченең гөнаһысы гафу ителмәс”.

Икенчедән, гайбәтне үзе сөйләмәсә дә, ләкин аны тыңлап утырган кеше бу сүзләрне туктату өчен берни эшләмәсә, ул үзе дә гайбәттә катнашучы булып санала. Шундый ситуациягә эләгәсең икән, кеше чәйнәүне туктатырга сорарга кирәк. Әгәр туктамасалар, торып чыгып китәргә. Һәм шундый дога кылырга:

اللَّهُمَّ اغْفِرْ لَنَا وَلِمَنْ اغْتَبْنَاهُ

“Аллаһым, мине һәм мин гайбәтен кылган кешене гафу ит”.

Ә гайбәт кылынган дин кардәшләргә нишләргә? Чынлыкта, аларга куанырга кирәк! Чөнки гайбәтченең игелекләре ул үзе чәйнәгән кешегә языла. Ягъни кемдер синең турында сүз йөртсә, аның хәерле гамәлләре синең гамәл дәфтәреңә языла, һәм аларның әҗерләрен дә ул түгел, ә син аласың. Шуңа күрә Ибн әл-Мөбарәк әйткән:

عن ابن ‌المبارك رحمه الله قال: لو كنتُ مُغتاباً أحداً لاغتبتُ والديّ لأنهما أحقُّ بحسناتي

“Берәр кешенең гайбәтен сөйләргә теләсәм, әлбәттә, әти-әниемнең гайбәтен сөйләр идем, чөнки алар минем изге гамәлләремнең савапларына башкалардан лаеклырак”.

12.  Рамазан ае беткәч нәсыйхәтләр

Менә шулай, җәмәгать. Һәр әйтәсе сүзебез дөньябыз яки ахирәтебез өчен файдалы булырга тиеш. Өч иләк турында кыйссаны хәтерлисездер. Берәү хаким янына килеп әйтә икән: “Синең турында беләсеңме нинди сүз йөри?”. Шуннан хаким бу кешене бүлдереп туктата да, бу сүзне әйткәнче, аны өч иләк аша үткәрергә куша. “Нинди өч иләк?” - дип аптырый тегесе. “Һәр сүзне, әйткәнче, башта хаклык иләге аша үткәрергә кирәк, - дип җавап бирә хаким. – Син бу сүзнең хак булуын үзең төгәл беләсеңме?” “Юк, мин аны бары тик ишетеп кенә әйтмәкче идем”. “Димәк син белмисең. Алайса бу сүзне икенче иләктән – шәфкать иләге аша уздырып карыйк. Бу сүз – яхшымы-яманмы?” “Яман”. “Димәк, син, үзең дә хакмы-түгелме икәнен төгәл белмичә, кеше турында начар сүз әйтмәкче буласың. Әйдә алайса, өченче иләктән – файда иләгеннән үткәреп карыйк аны. Миңа бу сүзне ишеттерү бик кирәкме, аннан нинди файда була?” “Юк, моның бернинди ихтыяҗы юк”. “Димәк, - ди хаким, - син әйтәсе килгән сүзнең ни хаклыгы, ни шәфкате, ни файдасы юк, булып чыга. Шулай булгач, аны ник әйтергә кирәк соң?”

Мөхтәрәм кардәшләр, Рамазан ае бетте дип, күпме тырышлыклар куеп җыйган бөтен әҗер-савапларга җиңел генә ут төртеп, гайбәт сатып, аларны юк итмик. Рамазан аенда гына гыйбадәтләр кылып, ә изге ай тәмамлангач аларны калдыру һәм гөнаһларга кайту – зур хата. Мөселман булу бер Рамазан ае белән генә бәйле түгел. Ураза гаете көненнән, яңа, ихлас тормыш башларга чакырам сезне. Вәссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

خطبة عيد رمضان

بِـــسْــــــــــــــــــــــــــــــــــــــــــمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ  اَللهُ أَكْبَرُ  اَللهُ أَكْبَرُ وَ لِلَّهِ الْحَمْدُ ۞ سُبْحَانَ مَنْ نَوَرَ قُلُوبَ الْعَارِفينَ بِنُورِ الْمَعْرِفَةِ وَ الْإِيمَانِ وَ شَرَحَ صُدُورَ الصَّادِقِينَ بِشَرْحِ الْهِدَايَةِ وَ الْعِرْفَانِ وَ أَكْرَمَ عِبَادَهُ الْمُؤْمِنِينَ بِصِيَامِ شَهْرِ رَمَضَانَ ۞ اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ وَ لِلَّهِ الْحَمْدُ ۞ سُبْحَانَ مَنْ فَتَحَ عَلَى الصَّائِمِينَ أَبْوَابَ الرَّحْمَةِ وَ الْغُفْرَانِ وَ غَلَّقَ عَلَى الصَّائِمِينَ أَبْوَابَ النِّيرَانِ فِي شَهْرِ رَمَضَانَ ۞ وَعَدَ لِلصَّائِمِينَ دُخُولَ بَابِ مِنْ أَبْوَابَ الْجِنَانِ كَمَا أَخْبَرَنَا نَبِيُّنَا نَبِيُ آخِرِ الزَّمَانِ: إِنَ لِلْجَنَّةِ بَابًا يُقَالُ لَهُ الرَّيَّانُ لاَ يَدْخُلُهُ إِلاَّ الصَّائِمُونَ فِي  شَهْرِ رَمَضَانَ ، شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِّنَ الْهُدَىٰ وَالْفُرْقَانِ ۞ اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ اَللهُ أَكْبَرُ  اَللهُ أَكْبَرُ وَ لِلَّهِ الْحَمْدُ ۞ وَ أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ذُوالْعَفْوِ وَ الْغُفْرَانِ وَ أَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَدًا عَبْدُهُ وَ رَسُولُهُ صَلَى اللهُ تَعَالَى عَلَيْهِ وَ عَلَى آلِهِ وَ أَصْحَابِهِ صَلاَةً مُوصِلَةً إِلَى دَارِ الْجِنَانِ ۞ أَيُّهَا النَّاسُ، أُوصِيكُمْ عِبَادَ اللهِ وَ نَفْسِي أَوَّلاً بِتَقْوَى اللهِ ۞ أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ، بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ ۞ إِنَّ اللَّـهَ مَعَ الَّذِينَ اتَّقَوا وَّالَّذِينَ هُم مُّحْسِنُونَ ۞ بَارَكَ اللهُ لَنَا وَ لَكُمْ فِي الْقُرآنِ الْعَظِيمِ وَ نَفَعَنَا وَ إِيَّاكُمْ بِالْآياَتِ وَ الذِّكْرِ الْحَكِيمِ إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ الْجَوَّادُ الْكَرِيمُ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ السَّمِيعُ الدُّعَاءِ

خطبة ثانية

إِنَّ الْحَمْدَ لِلَّهِ نَحْمَدُهَ وَ نَسْتَعِينُهُ وَ نَسْتَغْفِرُهُ وَ نُؤْمِنُ بِهِ وَ نَتَوَكَّلُ عَلَيْهِ وَ نَعُوذَ بِاللهِ مِنْ شُرُورِ أًنْفُسِنَا وَ مِنْ سَيِّئَاتِ أَعْمَالِنَا مَنْ يَهْدِهِ اللهُ فَلاَ مُضِلَّ لَهُ وَ مَنْ يُضْلِلْهُ فَلاَ هَادِيَ لَهُ وَ أَشْهَدُ أَنْ لاَ إلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ وَ أَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَدًا عَبْدُهُ وَ رَسُولُهُ ۞ اَللَّهُمَّ صَلِّ وَ سَلِّمْ عَلَى جَمِيعِ الْأَنْبِيَاءِ وَ الْمُرْسَلِينَ وَ عَلَى مَلاَئِكَتِكَ الْمُقَرَّبِينَ وَ عَلَى عِبَادِكَ الصَّالِحِينَ وَ عَلَى أَهْلِ طَاعَتِكَ أَجْمَعِينَ مِنْ أَهْلِ السَّمَاوَاتِ وَ الْأَرَضِينَ ۞ اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِلْمُؤْمِنِينَ وَ الْمُؤْمِنَاتِ وَ الْمُسْلِمِينَ وَ الْمُسْلِمَاتِ اَلْأَحْيَاءِ مِنْهُمْ وَ الْأَمْوَاتِ وَ ارْحَمْنَا مَعَهُمْ وَ احْشُرْنَا مَعَهُمْ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الراَحِمِينَ ۞

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы