Татарстан мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителү көне уңаеннан мөрәҗәгате

21.05.2023 06:28

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Газиз милләттәшләр!

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

21 май көне татар халкы тарихында зур әһәмияткә ия: бу көнне 922 елда Идел буе Болгар дәүләте халыклары рәсми рәвештә ислам динен кабул итүләре турында бөтен дөньяга игълан итә!

Коръәндә шундый аять бар:

وَلَقَدْ جِئْنَاهُم بِكِتَابٍ فَصَّلْنَاهُ عَلَى عِلْمٍ هُدًى وَرَحْمَةً لِّقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ

Ягъни: “Һичшиксез, иман китергән бер кавем өчен бер рәхмәт булсын дип, Без аларга бер китап бирдек һәм (иң өстен) гыйлем белән аны бәян иттек” (“Әл-Әграф” (“Киртәләр”) сүрәсе, 52 аять). Раббыбыз болгар кавемнәренә дә әнә шул рәвешле Үзенең иң олы бүләген бирә – иманлы халык итә, борынгы бабаларыбызның калебләрен динебезне аңлау өчен ача, күңелләренә Аллаһыга тугрылыкны иңдерә. Ә Яралтучыбыз Үзе теләгән кешеләрне генә иманлы итә:

فَمَن يُرِدِ اللَّهُ أَن يَهْدِيَهُ يَشْرَحْ صَدْرَهُ لِلْإِسْلَامِ وَمَن يُرِدْ أَن يُضِلَّهُ يَجْعَلْ صَدْرَهُ ضَيِّقًا حَرَجًا كَأَنَّمَا يَصَّعَّدُ فِي السَّمَاءِ كَذَلِكَ يَجْعَلُ اللَّهُ الرِّجْسَ عَلَى الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ

“Аллаһ кемне дә булса (туры юлга) һидаять итәргә теләсә, Ул аның күкрәген ислам өчен ачар (һәм аны хакыйкатьне бик җиңел итеп кабул итәрлек бер хәлгә китерер). Әмма кемне дә булса юлдан яздырырга теләсә, аның күкрәген кысар һәм (иман керә алмаслык итеп) тарайтыр, гүяки ул (сулый алмыйча, авырлык белән) күккә менә. Аллаһ ышанмаган кешеләр өстенә шулай кабахәтлек җибәрә (“Әл-Әнгам” (“Терлек”) сүрәсе, 125 аять). Шушы аятьтән чыгып, мөселман булу һәркем өчен иң зур бәхет булуы аңлашыла. Борынгы бабаларыбыз исламны кабул иткәннән бирле, татарларның да бәхеткә ирешү өчен үз юлы барлыкка килә. Ул - үзендә бер шик тә булмаган Коръән кануннары һәм сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте.

Хакыйкатьтә, татарларның иң зур казанышлары да – ислам дине белән бәйле. Дөньяга безне Коръәннең “Казан басмасы”, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиев кебек дин галимнәре, “Мөхәммәдия” шикелле мәшһүр мәдрәсәләр танытты... Тарихтагы татар дәүләтләренә килгәндә дә, алар барысы да мөселман дәүләтләре буларак билгеле. Бүген дә Татарстан Россиянең мөселман үзәге итеп дан казанды.

Кадерле дин кардәшләр! Раббыбыз татар милләтенә олы дәрәҗә насыйп иткән - мөселман булырга, ислам юлында хезмәт итәргә һәм Россия үзәгенннән торып бөтен тирә-якка динебезнең асыл кыйммәтләрен таратырга язган. Халкыбыз үзенең әнә шушы иң мөһим тәкъдирен онытмаска тиеш. Шул чакта безнең барлык эшләребезгә дә бәрәкәт иңәр, иншәАллаһ.

Аллаһы Тәгалә илебезгә имин-тыныч тормыш бирсен, республикабызны Үзенең киң рәхмәтләреннән калдырмасын, ихлас ниятләребезне тормышка ашырырга ярдәм итсен! Һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек, тыныч тормыш, ике дөнья бәхете телим.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана