Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан гаете белән котлавы

27.06.2023 13:00

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Бүген, 27 июньдә, кояш баеганнан соң, иң олы мөселман бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете җитә. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче шушы мөбарәк көн белән тәбрик итәм!

Иртәгә иртә таңнан ук дин кардәшләребез, бөек бәйрәмгә шатланып, Татарстанның барлык мәчетләрендә гает намазын уку өчен җыелачак һәм Раббыбызга сансыз нигъмәтләре өчен хәмед-сәналар кылачак, иншәАллаһ. Хактыр ки, бу гаетнең асыл мәгънәсе шуннан гыйбарәт: ул кешеләрне Аллаһыга карата тугрылыкларын күрсәтергә, үзләренең малларын Аның ризалыгы өчен корбан итәргә һәм Яралтучының сансыз рәхмәтләрен аңларга өйрәтә. Башка сүз белән әйткәндә, Аллаһыга якынлашу өчен, тәкъвалы, игелекле булырга һәм шөкер кылырга кыла белергә кирәк.

Мәгълүм ки, Корбан гаете бөек пәйгамбәр Ибраһим галәйһисәлам исеме белән бәйле. Аның Аллаһыга карага бетмәс тугрылыгы һәм көчле иманы шушы бәйрәмне бөтен дөнья мөселманнары олыласын өчен сәбәп булып тора. Хәдистә әйтелә:

عَنْ زَيْدِ بْنِ أَرْقَمَ ، قَالَ : قَالَ أَصْحَابُ رَسُولِ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : يَا رَسُولَ اللَّهِ مَا هَذِهِ الْأَضَاحِيُّ ؟ قَالَ : " سُنَّةُ أَبِيكُمْ إِبْرَاهِيمَ ". قَالُوا : فَمَا لَنَا فِيهَا يَا رَسُولَ اللَّهِ ؟ قَالَ : " بِكُلِّ شَعَرَةٍ حَسَنَةٌ ".

Ягъни: “Зәйед ибне Әркама радыһаллаһүганһү хәбәр иткәнчә: «Сәхабәләр сораган: “И Аллаһның рәсүле ﷺ, корбан чалу – нәрсә ул?” Пәйгамбәребез әйткән: “Ул – сезнең атагыз Ибраһим галәйһисәламнең дине”. Алар сораган: “Бу гыйбадәтне кылып, без нәрсә казанабыз?”. Пәйгамбәребезﷺ әйткән: “Корбанлыкның һәр чәч бөртегеннән сезгә савап языла” (Ибне Мәдҗаһ, 3127).

Гәрчә кешелек тарихында иң беренче корбанны әле атабыз Адәм галәйһисәламнең ике улы кыла. Коръәндә бу хакта болай диелә:

وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ ابْنَيْ آدَمَ بِالْحَقِّ إِذْ قَرَّبَا قُرْبَانًا فَتُقُبِّلَ مِنْ أَحَدِهِمَا وَلَمْ يُتَقَبَّلْ مِنَ الْآخَرِ قَالَ لَأَقْتُلَنَّكَ قَالَ إِنَّمَا يَتَقَبَّلُ اللَّهُ مِنَ الْمُتَّقِينَ

“Аларга Адәмнең (Һабил белән Кабил исемле) ике улының хәбәрен хак белән укы. Менә ул икәү берәр корбан тәкъдим иттеләр; аларның берсеннән (бу корбан) кабул ителде, икенчесеннән исә кабул ителмәде. Ул (корбаны кабул ителмәгән Кабил Һабилгә) “Мин сине, һичшиксез, үтерәчәкмен”, - диде. Ул исә әйтте: Аллаһ тәкъвалык ияләреннән генә (корбаннарын) кабул итә” («әл-Мәидә» («Табын») сүрәсе, 27 аять). Шушы аятьтән аңлашылганча, Раббыбыз Аллаһ безгә корбаннарның кабул ителү шартын билгеләгән: ул бары тик Аның ризалыгы өчен һәм ихластан игелек кылу нияте белән генә чалынырга тиеш.  Шуңа күрә корбанның хак максатлары хайванның канын түгүдән түгел, ә аның ите, ягъни ризык белән мохтаҗларны тәэмин итү, гөнаһлардан чистарыну һәм Аллаһыга, сиңа, фәкырьләрдән аермалы буларак, мал биргәне өчен, шөкер кылудан гыйбарәт. Менә ни өчен Корбан гаетен Татарстанда мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә куанып каршылый: мескеннәрга, аларның дин һәм милләтләренә карамыйча, күчтәнәчләр таратыла.

Газиз милләттәшләрем! Шушы мөкатдәс гает көннәрендә Аллаһ Тəгалə безнең корбаннарны кабул итеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде дә, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп әйләсә иде. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана