Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Ассәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Ике ел элек узган корылтайда эшебезне Хәнәфи мәзхәбенә һәм Матуриди гакыйдәсенә туры китереп алып барырга килештек. Бу карар безнең барлык гамәлләргә: дәгъватка, дини йолаларны үтәүгә, эчке сәясәткә һәм халыкара мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Эшебез алга таба да шул юнәлештә дәвам итәр, Инша Аллаһ.
Бүген бу хакта артык сөйләп тормыйм, кайбер мөһим проблемаларга кагылышлы фикерләремне җиткерәм.
Беренчедән, нәзарәтнең төп эшебергәлеккә, үсешкә омтылыш булырга тиеш. Дөрес, безнең кайбер карашлар туры килмәскә дә мөмкин, без бит төрле. Аллаһы Тәгалә безне шундый итеп яраткан. Әмма барыбыз да – мөселманнар. Шуңа күрә төрлелек таркалырга дигән сүз түгел. Коръәндә әйтелә: “Ий мөэминнәр! Барчагыз да бер булып Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз! Бер-берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде. Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз” (Гыймран сүрәсе, 103 нче аяте)”. Мөселманнар булуыбыз берләшүгә, килешеп эшләүгә нигез булып тора. Коръәндә язылган: “Мөселманнар үзара кардәш”.
Без бар кешегә ачык, һәркем белән мөгалләмә корырга, килешергә, сөйләшергә әзер.Әмма экстремизм һәм террорлыкны яклаучылар белән бер юлда түгел. Берәүнең дә башка кеше гомерен кыярга, исламны астыртын, сәяси максатларда файдаланырга хокукы юк. Әһәмиятле сорауларда бабаларыбыз тәҗрибәсенә, тарихи мираска таяначакбыз. Кабаттан нидер уйлап табарга кирәкми. Мөселманнарга хас проблемалар элек тә, йөз ел элек тә булган. Аларны чишү юлларын танылган татар дин әһелләре хезмәтләреннән табарга мөмкин. Бу безнең көч, өстенлек.
Икенчедән, динебезгә чакыру һәм аның кыйммәтләрен халыкка җиткерү төп бурыч. Кайберәүләр Татарстан мөселманнары арасында низаглар чыгармакчы булды. Бик күпләр “җиһад”, “хиҗап”, “шәригать” һәм башка дини терминнарны бутый, хәзрәтләр турында да пычрак сүзләр яза. Нәтиҗәдә, исламга карата тискәре караш туа башлады.
Без, гадәти кешеләр, барыбызга да кимчелекләр хас. Шулай да Аллаһы Тәгалә безгә дин әһеле булу җаваплылыгын биргән. Шуңа күрә дә үзгәрешне үзебездән башларга чакырам. Хәзрәтләрнең гыйлеме, гаделлеге, ихласлыгыбарлык мөселманнарга карата фикерне формалаштыра. Газет, телевизор, радио аша да динебезгә чакырыйк, халыкка ислам хакыйкатен җиткерик. Диннең кеше тормышындагы, җәмгыятьтәге ролен аңлатыйк. Шулай итеп кенә тирә-юнебездәге кешеләргә йогынты ясый алабыз.
Өченчедән, татарлар сан буенча Россиядә икенче урында торучы халык. Барыбыз да белә, татарлар Россиядә беренчеләрдән булып Исламны кабул иткән. Бабаларыбыз дистә гасырлар дәвамында мәгариф, нәшрият һәм динөлкәсендә әйдәп барганнар. Казан галимнәрен, дин белгечләрен дөнья күләмендә белгәннәр. Без дә бу эшне дәвам итәргә, барлык татарларны берләштерергә, толерантлыкны, тынычлыкны сакларга тиеш. Бүгенге көндә Татарстан дөнья күләмендә киң танылды. Республиканың рухи үсешен, кыйммәтен без дә билгелибез, шушы хакта да онытмасак иде.
Дүртенчедән,социаль хезмәт турында да берничә сүз әйтәсем килә. Аллаһ ризалыгы өчен иҗтимагый эш башкару матур күренеш. Мөхәммәд Пәйгамбәр (сгв): “Аллаһ башкаларга карата мәрхәмәт күрсәтмәүчеләрне кичерми”, - дигән. Иҗтимагый хезмәт аша мәрхәмәт кылыйк.
Халык бездән, имамнардан, нәзарәттән ярдәм көтә. Әлбәттә, берничә көн эчендә кыен хәлгә калган бөтен кешегә ярдәм итеп бетерү мөмкин түгел. Шулай да, әйдәгез, конкрет эшләр башкарыйк, мохтаҗларга, авыруларга сәдакалар җыюны, ашатуны оештырыйк, реаблитация, ярдәм итү үзәкләре ачыйк. Хәзер дә хәйрия эшләре белән шөгыльләнәбез, тик билгеле бер районнарда гына кебек. Социаль эшне киң җәелдерергә кирәк. Мөселман волонтерлары хәрәкәтен башларга, мөселманнарны хәйрия чараларына җәлеп итәргә чакырам. Мондый төр эшчәнлек төрле караштагы мөселманнарны “уртак эш”кә җәлеп итә һәм аларның берләшүенә китерә ала. Хәйриячелек белән шөгыльләнергә, социаль проблемаларны чишәргә тырышу өчен ниндидер махсус белемнәр кирәкми, бары башларга гына кирәк.
Бишенчедән, фәнгә, мәгарифкә зур игътибар бирү мөһим. Мәгариф өлкәсе көчле, тәҗрибәле мөгаллимнәр, галимнәр тирәсенә тупланырга тиеш. Татар халкының күпгасырлык мирасы яшьләрне рухи яктан тәрбияләүгә таяныч. Татар дини-рухи мирасын өйрәнгән, белгән халыкара дәрәҗәдәге дини белгечләр әзерләүне мөһим эш дип саныйм. Сез дә мине хупларсыз дип уйлыйм.
Шулай ук мәчетләрне, мәхәлләләрне матди яктан кайгыртырга кирәк. Дини уку йортларын тәмамлаучыларга эш табу һәм финанс яктан ярдәм итүне карарга тиешбез. Имамнар мәгърифәтчелек, дини кыйммәтләребезне тарату белән шөгыльләнсен. Вакытларын мәчет өчен акча эзләп йөрүгә исраф итмәсеннәр иде.
Безгә күп эшләр башкарырга туры киләчәк. Һәрберебезнең үз өлешен кертүен теләр идем. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен күркәм гамәлләр кылыйк, динебезгә хезмәт итик. Шул вакытта алдыбызга куйган максатларыбызга ирешербез.
Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да ныклык һәм сабырлык бирсен!
Камил хәзрәт Сәмыйгуллин,
Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы