Коръән – бәхетле тормыш һәм уңышка ирешү инструкциясе
- Сәламләү
Барча галәмнәрне юктан бар кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләп торучы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Безне хак юлга күндерүче, барчаларыбызга иң күркәм үрнәк булучы, сөекле, нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ﷺгә, барлык сәхабәләренә күңелләребезнең түрләреннән чыккан сәламнәребез, салават-шәрифәләребез һәм һәртөрле изге догаларыбыз ирешсә иде.
Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен иртә таңнан Ураза гаете намазына җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне динебезнең иң күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!
- Президентларның котлавы
Безгә Ураза гаете уңаеннан үзләренең котлауларын Россия Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Рәисебез Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов та юллады. Аларның тәбрикләрен җиткерәм:
Россия Президентының Ураза бәйрәме белән котлавы
Сердечно поздравляю мусульман России с праздником Ураза-байрам, знаменующим окончание священного месяца Рамадан.
На протяжении столетий Ураза-байрам олицетворяет для последователей ислама радость обновления, стремление к нравственному совершенствованию, чистоте помыслов и поступков. Мусульмане России бережно хранят богатейшие исторические, культурные, религиозные традиции предков и, следуя отеческим заветам, отмечают этот праздник в своих общинах и семейном кругу, оказывают помощь нуждающимся.
Мусульманские организации созидательно участвуют в жизни страны, в реализации востребованных патриотических, просветительских, благотворительных инициатив, плодотворно взаимодействуют с государственными и общественными структурами, уделяют приоритетное внимание воспитанию подрастающего поколения. Поддерживают участников и ветеранов специальной военной операции, их родных и близких. Вносят большой вклад в укрепление сплоченности нашего народа, сбережение межнационального согласия.
Желаю мусульманам России здоровья, успехов и всего наилучшего.
Президент России Владимир Владимирович Путин
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның
Ураза бәйрәме уңаеннан
ТӘБРИКЛӘВЕ
Кадерле ватандашлар!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан котлыйм.
Бүген бөтен дөнья мөселманнары бу изге айда Коръән Кәримне, күңелләргә игелекле эшләр башкару омтылышын иңдерүе өчен Аллаһы Тәгаләгә ихластан мактау-мәдхияләрен күндереп, дога кылалар.
Ураза гаете безгә Аллаһның рәхмәте киңлеге, аның нигъмәтләренең кадере, рухи хәзинәләребезнең, шуларның иң әһәмиятлеләреннән булган гаилә төзү, илаһи бүләк – ана булу бәхете, кардәшлек турындагы дини күзаллауларның кыйммәте хакында искәртә. Татар халкы рухи мәдәниятендә зур урын тоткан бу бәйрәмнең бөек асылы быел Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан илдә игълан ителгән Гаилә елы чараларында да ачык чагылыш таба.
Мөселманнар өчен гаилә кору изге бурыч булудан тыш, Аллаһның ризалыгына ирешү юлы да. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәллам туганлыкны һәм нәсел-нәсәпне ныгытуны васыять итте. Шунысы куанычлы, Татарстан Республикасында кардәшләрне һәм дусларны кунакчыл йортларда бер табынга җыйган күркәм ифтар мәҗлесләре уздыру гадәткә керде.
Уникенче тапкыр үткәрелгән Республика ифтары илебез мөселманнарының һәм тулаем җәмгыятьнең рухи бердәмлеккә омтылуына дәлил булып тора. Күп меңләгән дин тотучылар катнашкан ифтарда махсус хәрби операция ветераннары, аларның туганнары, шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең якыннары да бар иде. Җиңү яулауны, яралыларның җәрәхәтләре тизрәк төзәлүне сорап һәм һәлак булган сугышчыларның рухына Рамазан аенда кылган догалар кабул булса иде.
Татарстан башкаласында быел Россия Федерациясенең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлтелгән гаять әһәмиятле халыкара вакыйгалар булачак. Алар дәүләтләр арасында һәм дини-иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә дустанә, нәтиҗәле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәр дип уйлыйм.
Ураза гаете һәрберебезгә күңел күтәренкелеге, үз көчебезгә ышану өстәр, Аллаһыбыз хакына, уртак Ватаныбыз һәм Татарстаныбыз мәнфәгатьләрендә хәерле гамәлләргә бәрәкәтле этәргеч бирер дип ышанам.
Һәммәгезгә бәхет, игелек, муллык һәм иминлек телим. Аллаһ иманыбызны ныгытсын, яшәү дәрте, җаныбызга мәрхәмәт һәм мәхәббәт җылысы өстәсен!
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов
2.1. Россиядә – Гаилә елы һәм МХО
Җитәкчеләребезгә котлаулар өчен зур рәхмәт. Алар алдында бүген бик катлаулы бурычлар тора: берьяктан – илебезнең чикләрен дошманнардан якларга, икенче яктан – үз җәмгыятебезне әхлакый таркалудан сакларга. Бу ике бурыч бер-берсенә бик нык бәйләнгән, чөнки берсендә оттырсак, икенчесендә дә җиңеләчәкбез. Дошманнарга Россиянең байлыклары гына түгел, рухы да кирәк. Шуңа күрә махсус хәрби операциядән безнең бер генә чыгу юлы бар: ул - җиңү! Солдатлар анда җир өчен генә түгел, безнең рухи кыйммәтләр өчен көрәшә. Без - монда, тыныч тормышта яшибез, ә алар яу кырында кулларына корал тотып гомерләрен безнең өчен фида кыла. Мондый фидакарьлеккә бернинди тиң юк. Без алар алдында - түләп бетермәслек бурычлы. Ә шулай булгач, ичмасам үзебезнең әхлаксызлык, рәхмәтсезлек, таркаулык белән аларның күңелләрен кайтармыйк. Бездән аларга иң яхшы ярдәм – бердәм булу, рухи кыйммәтләрне саклау. Шулчакта алар өчен ышанычлы тыл булырбыз. Ә рухи кыйммәтләрне гаилә саклый. Дин һәм милләт, әхлак гаиләдән башлана. Раббыбыз гаиләне әманәт итеп сакларга куша. Шуңа күрә Президент Путин Россиядә Гаилә елын игълан итеп, бик акыллы карар кылды. Рамазан ае һәм Ураза гаете дә асылда – гаилә һәм әхлак бәйрәме, туганлык җепләрен ныгытучы чаралар.
- Рамазан калебләрне пакьландырды
Газиз дин кардәшләрем, Рамазан ае тәмам. Барыбызның да башында хәзер бер генә уй: уразаларым кабул булды микән? Ураза кабул булуның бер билгесе бар: әгәр кеше Рамазаннан соң да игелекле гамәлләрен һәм гыйбадәтләрен дәвам итә икән, димәк, уразасы кабул булган дигән сүз. Ягъни Рамазан ае кешене яхшыга үзгәртергә тиеш. Ә Аллаһ Тәгалә, әгәр дә адәм баласы Аңа таба бер генә адым ясаса да, шул кешенең каршысына ун адым ясар, ди. Нәрсәдә чагыла ул? Иң беренче чиратта - догалар кабул булуда!
Имам ал-Куртуби болай язып калдырган:
Бервакыт Ибраһим бине Әдһәм Басраның бер базарында йөргәндә, халык аңа әйтә: “Әй Ибраһим, Аллаһы Тәгалә Коръәндә:
إن الله تعالى يقول: وقال ربكم ادعوني أستجب لكم(غافر60)
“Миңа дога кылыгыз, җавап бирермен” дип әйтә, без исә дога кылабыз, әмма безгә җавап бирелми!”
Ә ул болай дигән: “Чөнки сезнең калебләрегез - үле, бу ун нәрсәдә чагыла:
1. Сез Аллаһны таныйсыз, әмма Аның хакын бирмисез.
2. Коръәнне укыйсыз, әмма аның буенча яшәмисез.
3. Пәйгамбәребезне яратам дип әйтәсез, әмма сөннәте буенча гамәл итүне калдырдыгыз.
4. Сез Аллаһ биргән нигъмәтләрдән файдаланасыз, әмма Аңа шөкер кылмыйсыз.
5. Шайтан дошманыбыз дисез, әмма аңа иярәсез.
6. Җәннәтне сагынабыз дисез, әмма анда керү өчен гамәл итмисез.
7. Җәһәннәмнән куркабыз дисез, әмма аннан качмыйсыз.
8. Үлем хак икәнен беләсез, ләкин аңа әзерләнмисез.
9. Һәм сез бер-берегезнең гаепләрен тикшереп, үзегезнең хата-кимчелекләрегез турында оныттыгыз.
10. Кардәшләрегезгә җеназалар укыйсыз, ә үзегез шуннан гыйбрәт алмыйсыз. Сезгә ничек җавап бирелсен?” (Тәфсир әл-куртуби 18:08). Менә, җәмәгать, әгәр дә догалар кабул булсын, тормышлар рәтләнсен дисәгез, Аллаһ кушканча, Аның сүзеннән чыкмыйча, Коръән буенча яшәргә кирәк икән. Менә шул хакта сөйләшик әле!
- Коръән – бәхетле тормыш һәм уңышка ирешү инструкциясе
Раббыбыз Үзенең Китабында бәхетле тормышның бөтен инструкциясен безгә язып калдырган инде. Иртәдән кичкә кадәр тормышны ничек җайларга, акча каян табарга дип баш ватасы юк! Анда уңышка ирештерә торган бөтен бизнес-планнар һәм икътисади үрнәкләр китерелгән инде. Мисал өчен, мул-бай тормышта яшәү өчен ике төп кагыйдә бар:
- Беренчесе: риба – хәрам,
- Икенчесе: зәкәт – фарыз.
Аларны каян беләбез? Коръәннән. Анда байлыкка ирешүнең формуласы болай китерелә:
يَمْحَقُ اللَّهُ الرِّبَا وَيُرْبِي الصَّدَقَاتِ وَاللَّهُ لَا يُحِبُّ كُلَّ كَفَّارٍ أَثِيمٍ
“Аллаһ рибаны юк итә, сәдакаларны исә арттыра. Аллаһ (рибаны хәләл санаган) кәфер һәм (хәрәм ашаган) гөнаһлы беркемне дә сөйми” (“Әл Бәкара”, 276 аять). Ягъни Раббыбыз риба аша алынган мал-мөлкәтнең бәрәкәтен бетерә, ә сәдака һәм зәкәткә тотылган милекнекен - киресенчә арттыра икән. Димәк, байыйсың килсә, зәкәт түлә!
Әгәр дә кемгәдер рибалы килешүләр белән сату-алулар табыш китерә, ә зәкәт чыгару акчаны киметә, дип тоела икән, ул нык ялгыша. Риба ярдәмендә баеган кеше үзенең малын барыбер югалтачак һәм файдасын күрмиячәк. Азмә әллә банкротка чыккан мисаллар? Кеше акчасы булмаган килеш ниндидер ялтыравыклы рекламага кызыгып кредит ала да аны кайтара алмый. Бүген кибетләрдә ни генә юк, Аллаһка шөкер. Киштәләрдән күзләр камаша! Ләкин үз-үзебезне алдаламыйк: яшәү өчен бу әйберләрнең барысы да кирә́кми бит. Сез СВОда хезмәт итүче солдатлардан, яки шул җирдә яшәүче халыктан яшәү өчен ни җитә дип сорагыз әле! Алар тормыш ихтыяҗин бездән яхшырак белә. Тылда, рәхәт тормышта яшәүчеләр кредит акчасына нидер сатып ала.
Нәфес - ул шундый инде: аның бер теләге барлыкка килдеме, ул безне үзенә буйсындыра башлый. Басып ала. Кеше аңа иярә һәм аның кубызына бии. Нәтиҗәдә кешенең торыр җире булмаска мөмкин, ләкин ул үзенә бик кыйммәтле машина ала! Шул рәвешле ул үзен кыйммәтле машина́ хуҗасы итеп тоя башлый инде, шулай итеп, нәфесен канәгатьләндерә. Ләкин бит машина кредитка алынгач, син түгел, машина синең хуҗаң булып чыга! Ул түгел, син бит бөтен акчаңны шуңа сарыф итәсең! Әле – бу бер хәл. Үз машинасына гашыйк булган кешеләр дә бар. Ә Коръәндә әйтелә:
زُيِّنَ لِلنَّاسِ حُبُّ الشَّهَوَاتِ مِنَ النِّسَاءِ وَالْبَنِينَ وَالْقَنَاطِيرِ الْمُقَنطَرَةِ مِنَ الذَّهَبِ وَالْفِضَّةِ وَالْخَيْلِ الْمُسَوَّمَةِ وَالْأَنْعَامِ وَالْحَرْثِ ذَلِكَ مَتَاعُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَاللَّهُ عِندَهُ حُسْنُ الْمَآبِ
Ягъни: “Күңел тартылган нәрсәләрне: хатыннарны, улларны, кыйнтар-кыйнтар җыелган алтын-көмешне, тамгаланган (матур һәм токымлы) атларны, терлекне һәм игенлекләрне ярату кешеләр өчен зиннәтләндереп күрсәтелде. Бу – дөнья тормышының нәрсәләре. (Иң) яхшы кайтачак урын исә – Аллаһ хозурында” (“Әлү Гыймран”, 14 аять). Башкача әйткәндә, фанилыктагы байлык чынлыкта берни тормый һәм аның аркасында үзеңне һәм якыннарыңны гөнаһ кылуга һәм авырлыкларга дучар итүдән бернинди мәгънә юк. Бай булу – һич тә гөнаһ түгел. Әмма байлыкны йөрәктә түгел, ә кесәдә сакларга кирәк. Кесәдән аны Аллаһ ризалыгы өчен чыгарып салу – бик җиңел. Ә инде йөрәккә үтеп керсә, аннан тартып алу бик кыен була.
- Шөкер кылыйк!
Имам Әгъзам Әбү Хәнифә турында шундый риваять бар. Бер тапкыр дәрес алып барганда, аңа хәбәр җиткерәләр: “И имам! Синең кәрваннарны талаганнар!”. Имам мыегын да селкетмичә “Әлхәмдулилләһ” дип тыныч кына җавап бирә һәм дәрес укытуын дәвам итә. Бераздан шул ук кеше тагын ишекне бәреп керә дә сөенечен җиткерә: “И имам! Хата килеп чыккан, таланган кәрваннар – синеке түгел икән, синекеләр - исән-имин!”. Ә Әбү Хәнифә тагын берни булмагандай “Әлхәмдулилләһ” ди. Шәкертләре аптырый: ничек инде ике капма-каршы хәбәргә бер төрле реакция булырга мөмкин?! Имам әйткән: “Беренче яңалыкны ишеткәч, мин кальбемә карадым – анда югалган мал өчен бернинди үкенеч тапмадым. Аллаһ йөрәгемдә дөнья байлыгына сөю өчен урын калдырмаганга күрә, мин шөкер кылдым. Икенче хәбәрне ишеткәч тә мин кальбемә карадым – анда мал өчен куаныч юк иде. Һәм мин, Аллаһ йөрәгемдә дөнья байлыгына сөю өчен урын калдырмаганга күрә, тагын шөкер кылдым”.
Бүген кешеләр нәфесләренә бирелеп, булганына шөкер кыла белмичә, күңел төшенкелегенә еш биреләләр. Уңышка ирешү өчен, Аллаһыга тәвәккәл итәргә кирәк, аның нигъмәтләренә куанырга һәм шөкер кылырга. Коръәндә ничек диелә?
لَئِن شَكَرْتُمْ لَأَزِيدَنَّكُمْ وَلَئِن كَفَرْتُمْ إِنَّ عَذَابِي لَشَدِيدٌ
“Раббыгыз: “Әгәр шөкер итсәгез, һичшиксез, сезгә арттырачакмын. Әгәр рәхмәтле булмасагыз, һичшиксез, Минем газабым бик каты”, - дип игълан итте” (“Ибраһим” сүрәсе, 7 аять). Менә сезгә Аллаһыдан уңышка ирешүнең тагын бер сере! Ул - булганына шөкер итү. Баедыңмы син, бөлгенлеккә төштеңме - “Әлхәмдулилләһ шөкер” дияргә кирәк. Чөнки Аллаһыдан килгән һәрнәрсә хәерлегә генә була, бу дөньядагы муллык та, кимлек тә я сынау, я әҗер буларак җибәрелә, я җәза, я мәгъфирәт буларак.
- Акча эшләү юллары хәләл булырга тиеш
Җәмәгать, динебез бай булудан тыймый, ә киресенчә мул тормышта яшәргә өйрәтә. Беләсезме Пәйгамбәребез ﷺ ничек әйткән?
العبادة عشرة أجزاء فتسعة فيها في طلب الحلال
“Гыйбадәт кылуның уннан тугыз өлеше (9/10) хәләл ризык эшләп табуны тәшкил итә” (“әл-Мугни”, Гыйракый). Нәрсә дигән сүз бу? Дөньяны куабыз-куабыз, ләкин кешенең бу дөньядагы һәр гамәле – дингә кагыламы ул, юкмы – Аллаһ ризалыгы өчен дигән ният белән кылынырга тиеш. Бу дөньяда, әлбәттә, акчасыз булмый – гаиләне тәэмин итәргә, балаларны укытырга, киендерергә, ашатырга, хатынны йортка кертергә, кәсеп итәргә кирәк... Бу – ир кешенең Аллаһ тарафыннан йөкләнгән бурычы. Һәм без шушы бурычларны Аллаһ хакына башкарырга тиешбез. Шундый бер хәдис бар:
عَنْ كَعْبِ بْنِ عُجْرَة، قَالَ: مَرَّ عَلَى النَّبِيِّ ﷺ رَجُلٌ، فَرَأَى أَصْحَابُ رَسُولِ ﷺ مِنْ جِلْدِهِ وَنَشَاطِهِ، فَقَالُوا: يَا رَسُولَ اللهِ: لَوْ كَانَ هَذَا فِي سَبِيلِ اللهِ؟ فَقَالَ رَسُولُ اللهِ ﷺ: «إِنْ كَانَ خَرَجَ يَسْعَى عَلَى وَلَدِهِ صِغَارًا فَهُوَ فِي سَبِيلِ اللهِ، وَإِنْ كَانَ خَرَجَ يَسْعَى عَلَى أَبَوَيْنِ شَيْخَيْنِ كَبِيرَيْنِ فَهُوَ فِي سَبِيلِ اللهِ، وَإِنْ كَانَ يَسْعَى عَلَى نَفْسِهِ يُعِفُّهَا فَهُوَ فِي سَبِيلِ اللهِ، وَإِنْ كَانَ خَرَجَ رِيَاءً وَمُفَاخَرَةً فَهُوَ فِي سَبِيلِ الشَّيْطَانِ
Бервакыт Аллаһы Илчесе ﷺ үзенең сәхабәләре белән бергә утырганда, аларның яныннан бер тырыш һәм эшчән егет үтеп китә икән. Сәхәбәләр әйткән: “Йә Расуләллаһ, әгәр дә бу егет үзенең тырышлыгын һәм көчен Аллаһы юлында сарыф итсә, ничек күркәм булыр иде!”. Моңа җавап итеп Аллаһы Илчесе ﷺ болай дигән: “Әгәр ул үзенең кечкенә яшьтәге балалары өчен чыккан икән – ул Аллаһы юлында, әгәр ул үзенең өлкән яшьтәге әти-әнисе өчен чыккан икән – ул Аллаһы юлында, һәм әгәр ул кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәс өчен үзен саклау өчен чыккан икән – ул Аллаһы юлында. Әмма рия һәм тәкәбберлек өчен чыккан икән, ул шайтан юлында булып саналачак” (Табарани, "Могҗәму-л-кәбир", 282, "Могҗәму-с-сәгыйр", 940).
Шул рәвешле, мөселманнарның йөрәкләрендә - Коръән, тәннәрендә – сихәт һәм гайрәт, кесәләрендә акча булганда, һичшиксез, өммәтебез көчле булыр. Шундыйлардан булырга омтылырга кирәк, җәмәгать! Ә моның өчен – Коръән буенча яшәргә. Революциягә кадәр яшәгән татар байларын карагыз әле! Менә бу мәчетне Барудиның әтисе Мөхәммәтҗан Галиев салдырган. Искиткеч язмышлы кеше! Үз куллары белән күн читекләр тегеп, ул беренче гильдия сәүдәгәре, бүгенге тел белән әйткәндә, олигарх дәрәҗәсенә җитә, хәтта императорның коронациясенә чакырыла! Үзенең акчаларын ул мәчет-мәдрәсәләр салдыруга тоткан. Шунысы кызык: Мөхәммәтҗан бай үзенең бер генә улын купец итеп тәрбияли, ә калган өчесен ул имамлыкка укыта! Ул татар халкына Баруди кебек бөек шәхесне тәрбияләп үстерә. Шул була инде ул: акчаны йөрәккә кертмичә кесәдә саклау! Байлык — ул зур җаваплылык, җәмәгать! Бай буласың килсә, аның өчен үлгәннән соң хисап тотарга да әзер бул. Ә Кыямәт көне хисабы - ул сезгә де́бет белән кре́дитны килештерү генә түгел! Анда бернинди бухгалтер да ярдәм итмәячәк.
Әйткәнемчә, байлыкка ирешү юллары хәләл булырга тиеш. Кызганычка каршы, бүген күп кеше үзенең акчалары хәрәм яки хәләл булуына бик җиңел карый. Акча аларның кесәләренә нинди юл белән керә – уйламыйлар да. Бу байларга да, мохтаҗларга да бертигез кагыла. Ә бит хәрәм юллар белән тапкан акчага сатып алынган ризык та, кием дә, йорт та, машина да, бөтен булган байлыгың да сиңа хәрәм булачак, дигән сүз. Имам Әхмәдтән болай хәбәр ителгән:
مَنِ اشْتَرَى ثَوْبًا بِعَشَرَةِ دَرَاهِمَ، وَفِيهِ دِرْهَمٌ حَرَامٌ، لَمْ يَقْبَلِ اللهُ لَهُ صَلَاةً مَادَامَ عَلَيْهِ،
«Әгәр дә мөселманның 10 дирхәмлек киемендә бер дирхәме намуссыз юл белән табылган булса, аның намазы кабул булмый!” (Имам Әхмәд, 5734).
- Риба ни өчен тыелган?
Әмма шуңа карамастан, бүгенге җәмгыятьтә киң таралган бер хәрам бар – ул кредит акчасы яки процентлар хисабына яшәү. Коръәндә ап-ачык итеп рибаның хәрам икәне әйтелә. Ни өчен? Чөнки, беренчедән, процентлар байларны баета, ә мохтаҗларны тагы да зуррак бурычларга батыра. Икенчедән, риба кешеләргә һәм дәүләт икътисадына зур зыян китерә. Мисал өчен, инфляция – ул рибачылык галәмәте. Кредитлар артык күп бирелгәндә, “пузырь” барлыкка килә: акчалар үзләренең хакын югалата, халык үзенең икътисади ихтыяҗларын җиңел генә каплый башлый. Бер караганда, шәп тә кебек! Ләкин бермәлне җитештерелгән товарларның күләме кредитларның күләмен куып җитә алмый башлый. Нәтиҗәдә, хаклар арта башлый, һәм тагын инфляция барлыкка килә, һәм ул тагын халыкның кесәсенә бәрә.
Процентлы кредитларны кайтарам дип, күпме кеше үз милкен саткан, күпме гаилә таркалган, күпме бәндә үз-үзенә кул салган. Аллаһ Тәгалә кемгәдер болай да җитәрлек байлык биргән, ә ул шуның өстенә, процентлар да таләп итә. Менә шушы гаделсезлекне булдырмас өчен, исламда риба тыела да инде. Бер хәдистә әйтелә:
دِرْهَمُ رِبًا أَشَدُّ عَلَى اللهِ مِنْ سِتٍّ وَثَلَاثِينَ زَنْيَةً
”Риба ярдәмендә алынган һәм тотылган бер дирхәм 36 тапкыр зина кылган хәтле гөнаһтан да авыррак” (Байхакы, «Шу’аб аль-Иман», 5130).
- Россиядә ислам финанслары эшли башлады
Газиз кардәшләр! Әлхәмдүллиләһ, бүгенге көндә Татарстанда мөселманнар өчен процентсыз хәләл финанс продуктлар бар.
Торак, машина һәм башка кыйммәтле әйберләр кирәккәндә, өлешләп түләү мөмкинлеге эшләнде. Хәләл инвестицияләр, карталар, лизинг, факторинг, пенсия фонды дисеңме... Татарстанда алар барысы да гамәлдә. Бу продуктлар – беренче карлыгачлар гына, алар әлегә кыйммәт. Әмма базарның ихтыяҗ һәм тәкъдим законнары, һичшиксез, хәләл банк продуктларын да халык өчен кызыклы итәчәк.
Иң мөһиме хәләл продуктларны Нәзарәт тикшереп тора. Шәригатьтән бернинди тайпылу булмасын өчен! Без моның өчен җавап тотабыз. Ләкин аерым төбәкләрдә һәм Диния Нәзарәте тикшермәгән оешмаларда тайпылышлар бар. Шуңа күрә игътибарлы булырга кирәк.
- Рибаның капма-каршысы – зәкәт
Рибаны - хәрам, ә зәкәтне фарыз дидек. Ягъни зәкәт - рибаның капма-каршысы. Байлар зәкәт түләсә, тормышта кешеләр арасында социаль баланс сакланыр иде. Бу бик җитди сорау, чөнки Коръәндә болай диелә:
وَيَصُدُّونَ عَن سَبِيلِ اللَّهِ وَالَّذِينَ يَكْنِزُونَ الذَّهَبَ وَالْفِضَّةَ وَلَا يُنفِقُونَهَا فِي سَبِيلِ اللَّهِ فَبَشِّرْهُم بِعَذَابٍ أَلِيمٍ
“Алтын һәм көмеш җыйган һәм аларны Аллаһ юлында (зәкәт биреп) сарыф итмәгән кешеләрне тилмерткеч бер газап көтәчәге турында хәбәр бир. (“Тәүбә”, 34 аять). Ягъни зәкәт түләү – фарыз гамәл. Түләргә тиешле кеше аны түләмәсә, ул исламның бер баганасын үтәми һәм зур гөнаһ кыла булып чыга. Сәдака ирекле рәвештә бирелә. Аны бирмәгән өчен җәза юк. Ә зәкәт түләнергә тиеш. Ел саен һәм билгеле бер күләмдә. Нисаб барлыкка килдеме, димәк, син баегансың булып санала һәм бер елдан соң зәкәт чыгарырга тиеш.
Зәкәт ни өчен фарыз кылынган соң? Беренчедән, ул кешеләр арасында кардәшлекне ныгыта. Мохтаҗ кеше үзенең бай күршесе өчен дога кыла, аның байлыгы барлыгына ихластан куана, чөнки ул байлыктан аңа ел саен зәкәт чыгарыла. Икенчедән, байлык – ул сынау, Аллаһ аны безгә иманыбызны тикшерү өчен бирә. Байлык – безнеке түгел, Аныкы гына! Без аны дин юлында сарыф итеп яки мохтаҗлар аша кайтарырга тиешбез. Кайтара белсәк, ике дөньяда әҗерләрен күрербез.
- Мөселманның төп капиталы - иман
Менә шулай, җәмәгать. Мөселманның төп капиталы иман икән. Бай буласың килсә, намус белән һәм Аллаһ хакына дигән ният белән эшлә, хәрәмнән ерак тор һәм зәкәт чыгар. Чынлыкта, байлык ул – канәгатьлектә, ә азатлык – нәфес теләкләрен калдыруда. Без бит беләбез: Ризыкландыручы – Аллаһ кына. Ул мохтаҗ булырга язган икән, әллә нинди кредитлар һәм ришвәтләр алып та баеп булмый. Ләкин бу хәрам акчаларны Ахирәттә җәза аша кайтарырга кирәк булачак. Һәм киресенчә: әгәр дә Раббыбыз безгә байлык насыйп иткән икән, сәдака һәм зәкәт чыгарып, дин юлында юмартлык һәм игелек кылып аны югалтып булмый. Акчаны бары нәфес һәм комсызлык кына бетерә.
Коръән буенча яшик һәм гөнаһтан ерак торыйк. Калебләрне мал белән төенләмик, кардәшләр. Югыйсә, мал белән бергә күңелгә нәфес тә керер һәм шайтанга буйсындырыр. Шайтанга иярү кешене ике дөньяда харап итә. Коръәндә болай әйтелә:
الشَّيْطَانُ يَعِدُكُمُ الْفَقْرَ وَيَأْمُرُكُم بِالْفَحْشَاءِ وَاللَّهُ يَعِدُكُم مَّغْفِرَةً مِّنْهُ وَفَضْلًا وَاللَّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ
“Шайтан сезгә фәкыйрьлек вәгъдә итә һәм яманлыкны (саранлыкны) боера. Аллаһ исә (иң яраткан нәрсәләрегезне Аның юлында биргән очракта) сезгә Үз катыннан мәгъфирәт һәм фазыл вәгъдә итә. Аллаһ – чиксез Мәрхәмәт иясе, Белүче” (“әл-Бәкара”, 268 аять).
Газиз милләттәшләрем! Быелгы Рамазан ае тарихка, кызганычка каршы, “Крокус сити холда” теракт белән кереп калачак. Анда якыннарын югалткан кешеләргә Аллаһ – сабырлык, җәрәхәтләр алганнарга шифасын бирсен. Бу терактның максаты Россиядә исламофобияне көчәйтү һәм бездәге динара һәм халыклар арасындагы дуслыкны җимерү булды. Әмма Президент ачык итеп әйтте: бу атышны эшләгән бәндәләрнең милләте дә, дине дә юк. Мөселман кешесе Рамазан аенда да, башка вакытта да мондый гамәл кыла алмый! Коръәндә Аллаһ болай кисәтә:
مِنْ أَجْلِ ذَلِكَ كَتَبْنَا عَلَى بَنِي إِسْرَائِيلَ أَنَّهُ مَن قَتَلَ نَفْسًا بِغَيْرِ نَفْسٍ أَوْ فَسَادٍ فِي الْأَرْضِ فَكَأَنَّمَا قَتَلَ النَّاسَ جَمِيعًا
Ягъни: “Шул сәбәпле, Без Исраил улларына әмер иттек: кем дә кем бер җан өчен яки җирдә бозыклык булмыйча нахакка бер җанны үтерсә, гүя бөтен кешелекне үтергән кебек булыр” (“Әл Мәидә” сүрәсе, 32 аять).
Бу аятьтән соң Фәләстинне дә искә аласым килә. Рамазан аеның бер генә көнендә һәм төнендә дә без аны догадан калдырмадык. Рамазаннан соң да армыйча андагы халык өчен, дин кардәшләребез өчен Аллаһыдан тынычлык һәм яклау сорыйк. Я Рабби, бу изге җирләрдә вәхшиләрчә кан кою тукталсын, Фәләстинне азатлыкка, ә безнең илебезне имин тормышка ирештер, залимнәрне харап ит, җәберләнгән кешеләргә ярдәм ит, махсус хәрби операциядә хезмәт кылучы кардәшләребезне рәхмәтеңнән ташлама, чөнки Синең яклауда булганнар гына җиңүгә ирешә дип ихлас догалар кылыйк. Бәлки телләребездән догалар төшмәсә, кешелек дөньясында мәрхәмәт артыр.
Хөрмәтле дин кардәшләрем, бер-беребезгә миһербанлы булыйк! Ураза гаете хөрмәтенә барыгызны да күркәм бер ният кылырга чакырам: кемгә үпкәбезне саклыйбыз, шуларның барысын да гафу итик! Безне белеп һәм белмичә, хаталанып һәм юри кыерсыткан кардәшләребезне кичерик. Менә шушы мизгелдә, җәмәгать каршында һәрберебез үз-үзенә әйтсен: кемгәдер ачуланганмын икән, Аллаһ ризалыгы өчен мин аны кичерәм. Һәм кемнедер рәнҗеткәнмен икән, аннан Аллаһ ризалыгы өчен мин гафу үтенәм. Гафу сорагыз, гафу итегез һәм Раббыбыз каршында истигфар кылыгыз. Аллаһ – Гафу Итүче, гафу сораганны ярата һәм гафу итәргә ярата.
Вәссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
خطبة عيد رمضان
بِـــسْــــــــــــــــــــــــــــــــــــــــــمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ وَ لِلَّهِ الْحَمْدُ ۞ سُبْحَانَ مَنْ نَوَرَ قُلُوبَ الْعَارِفينَ بِنُورِ الْمَعْرِفَةِ وَ الْإِيمَانِ وَ شَرَحَ صُدُورَ الصَّادِقِينَ بِشَرْحِ الْهِدَايَةِ وَ الْعِرْفَانِ وَ أَكْرَمَ عِبَادَهُ الْمُؤْمِنِينَ بِصِيَامِ شَهْرِ رَمَضَانَ ۞ اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ وَ لِلَّهِ الْحَمْدُ ۞ سُبْحَانَ مَنْ فَتَحَ عَلَى الصَّائِمِينَ أَبْوَابَ الرَّحْمَةِ وَ الْغُفْرَانِ وَ غَلَّقَ عَلَى الصَّائِمِينَ أَبْوَابَ النِّيرَانِ فِي شَهْرِ رَمَضَانَ ۞ وَعَدَ لِلصَّائِمِينَ دُخُولَ بَابِ مِنْ أَبْوَابَ الْجِنَانِ كَمَا أَخْبَرَنَا نَبِيُّنَا نَبِيُ آخِرِ الزَّمَانِ: إِنَ لِلْجَنَّةِ بَابًا يُقَالُ لَهُ الرَّيَّانُ لاَ يَدْخُلُهُ إِلاَّ الصَّائِمُونَ فِي شَهْرِ رَمَضَانَ ، شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِّنَ الْهُدَىٰ وَالْفُرْقَانِ ۞ اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ وَ لِلَّهِ الْحَمْدُ ۞ وَ أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ذُوالْعَفْوِ وَ الْغُفْرَانِ وَ أَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَدًا عَبْدُهُ وَ رَسُولُهُ صَلَى اللهُ تَعَالَى عَلَيْهِ وَ عَلَى آلِهِ وَ أَصْحَابِهِ صَلاَةً مُوصِلَةً إِلَى دَارِ الْجِنَانِ ۞ أَيُّهَا النَّاسُ، أُوصِيكُمْ عِبَادَ اللهِ وَ نَفْسِي أَوَّلاً بِتَقْوَى اللهِ ۞ أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ، بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ ۞ إِنَّ اللَّـهَ مَعَ الَّذِينَ اتَّقَوا وَّالَّذِينَ هُم مُّحْسِنُونَ ۞ بَارَكَ اللهُ لَنَا وَ لَكُمْ فِي الْقُرآنِ الْعَظِيمِ وَ نَفَعَنَا وَ إِيَّاكُمْ بِالْآياَتِ وَ الذِّكْرِ الْحَكِيمِ إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ الْجَوَّادُ الْكَرِيمُ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ السَّمِيعُ الدُّعَاءِ
خطبة ثانية
إِنَّ الْحَمْدَ لِلَّهِ نَحْمَدُهَ وَ نَسْتَعِينُهُ وَ نَسْتَغْفِرُهُ وَ نُؤْمِنُ بِهِ وَ نَتَوَكَّلُ عَلَيْهِ وَ نَعُوذَ بِاللهِ مِنْ شُرُورِ أًنْفُسِنَا وَ مِنْ سَيِّئَاتِ أَعْمَالِنَا مَنْ يَهْدِهِ اللهُ فَلاَ مُضِلَّ لَهُ وَ مَنْ يُضْلِلْهُ فَلاَ هَادِيَ لَهُ وَ أَشْهَدُ أَنْ لاَ إلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ وَ أَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَدًا عَبْدُهُ وَ رَسُولُهُ ۞ اَللَّهُمَّ صَلِّ وَ سَلِّمْ عَلَى جَمِيعِ الْأَنْبِيَاءِ وَ الْمُرْسَلِينَ وَ عَلَى مَلاَئِكَتِكَ الْمُقَرَّبِينَ وَ عَلَى عِبَادِكَ الصَّالِحِينَ وَ عَلَى أَهْلِ طَاعَتِكَ أَجْمَعِينَ مِنْ أَهْلِ السَّمَاوَاتِ وَ الْأَرَضِينَ ۞ اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِلْمُؤْمِنِينَ وَ الْمُؤْمِنَاتِ وَ الْمُسْلِمِينَ وَ الْمُسْلِمَاتِ اَلْأَحْيَاءِ مِنْهُمْ وَ الْأَمْوَاتِ وَ ارْحَمْنَا مَعَهُمْ وَ احْشُرْنَا مَعَهُمْ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الراَحِمِينَ ۞