Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителү көне уңаеннан Мөфти мөрәҗәгате

21.05.2024 10:36

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Газиз милләттәшләр!

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Ел саен 21 майда татар халкы тарихында зур әһәмияткә ия булган Идел буе Болгарстанында  рәсми рәвештә ислам динен кабул итүне билгеләп үтү гадәткә кергән.

Коръәндә болай диелә:

فَمَن يُرِدِ اللَّهُ أَن يَهْدِيَهُ يَشْرَحْ صَدْرَهُ لِلْإِسْلَامِ وَمَن يُرِدْ أَن يُضِلَّهُ يَجْعَلْ صَدْرَهُ ضَيِّقًا حَرَجًا كَأَنَّمَا يَصَّعَّدُ فِي السَّمَاءِ كَذَلِكَ يَجْعَلُ اللَّهُ الرِّجْسَ عَلَى الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ

Мәгънәсе: “Аллаһ кемне дә булса (туры юлга) һидаят итәргә теләсә, Ул аның күкрәген Ислам өчен ачар. Әмма кемне дә булса (туры) юлдан яздырырга теләсә, аның күкрәген кысар һәм (эченә иман нуры керә алмаслык итеп) тарайтыр, (шул сәбәпле, Исламга чакырылган чагында) гүяки, ул (авырлык белән, сулый алмыйча,) күккә менә. Аллаһ ышанмаган кешеләр өстенә шулай кабахәтлек җибәрә (“Терлек” сүрәсе, 125 нче аять). Бу аятьтән аңлашылганча, ислам кануннарын үтәп яшәү кешене ике дөньяда бәхеткә илтә, чөнки иманлы булуы аркасында, ул күңел тынычлыгына һәм Аллаһның яклавына ирешә, яхшы эшләргә омтыла. Әгәр дә кешенең йөрәгендә Раббыбызга карата сөю булмаса, ул кысылып, шикләр, гөнаһлар һәм нәфесләр упкынында бата, һәм игелек аңа барып ирешми. Ягъни имансызлык - кеше өчен иң зур афәттер.

Коръәндә Аллаһ безгә төрле халыклар язмышы турында сөйли һәм шуны ассызыклый: күпләр нәкъ менә имансызлыклары аркасында җәзага тартылган һәм җир йөзеннән юкка чыгарылган. Алар, Аллаһның хакыйкый пәйгамбәрләр тарафыннан тапшырылган сүзләрен ялганга чыгарып, әхлаксызлык таратып, үз-үзләрен һәлакәткә барып җиткергән. Шуңа күрә татар халкы өчен ата-бабаларыбызның ислам динен кабул итүе – Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләге, рәхмәте һәм шул ук вакытта котылу да. Ул безне үзенең иң яраткан җәмгыяте – Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ өммәтеннән булу бәхетенә лаек итте.

Ислам диненең татар мәдәниятенә үтеп керүенә 1100 елдан артык, ягъни халкыбыз гомеренең күп өлешен хак дин тотып яши. Татар тарихының иң якты сәхифәләре милләтебездә исламның чәчәк ату чоры белән бәйле: безнең иң олы һәм мәшһүр казанышыбыз – ул "Казан басмасы", дөньякүләм танылган иң бөек галимебез – ул дин галиме Мәрҗани…

Газиз милләтәшләр! Ислам татарларга милләт буларак формалашырга ярдәм иткән. Аллаһы Тәгалә, Аның диненә хезмәт итсен өчен дип, халкыбызга мөселман булуны насыйп кылган. Әгәр дә без бу төп бурычыбызны истә тотсак, башка барлык эшләрдә дә Аллаһ безгә Үзенең мәрхәмәтен иңдерәчәк. Чөнки Ул мөэминнәргә авыр юлны һәрвакытта да җиңеләйтә.

Йә Раббым, без Сиңа ике дөньяның бәла-казасыннан, гөнаһларыннан һәм газапларыннан сыенабыз! Синең татар халкына иманлы һәм әхлаклы дәвамчыларны бүләк итүне һәм хаталарыбызны яркылавыңны сорыйбыз. Безне имансызлыктан сакла һәм безне яраткан халыкларыңнан насыйп кыл.

اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْكُفْرِ وَالْفَقْرِ، وَعَذَابِ الْقَبْرِ

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы