Якынлашып килүче Корбан гаете уңаеннан Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзовның мөрәҗәгате

01.11.2011 11:05

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне дә иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. 

Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.

Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләгәнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә.

Әлеге бәйрәм республикабыздагы халыкара дуслыкны, бердәм хезмәттәшлекне ныгытуга, мөселман өммәтен берләштерүгә ярдәм итүенә чын күңелдән ышанам.

Ихластан татарстанлыларны Корбан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп әйләсә иде. Кылган догаларыбызны, изгелекләребезне биргән садакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылып, калебләребезне бәйләп, мөселман өммәтен берләштерсә иде.

 

 

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары

Диния нәзарәте рәисе, Мөфти                                                                                                              Илдус хәзрәт Фәйзов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана