Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Ассәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм укытучылар!

05.10.2011 11:07

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне профессиональ бәйрәмегез – Укытучылар көне белән тәбрик итәм.

Укытучы – катлаулы һәм үтә дә җаваплы һөнәр.  Һәркем дә шундый белгечлекне сайларга кыймый, һәркемнең дә үзенең гомерен остазлык итүгә батырчылыгы да җитми. Бер уйласаң, укытучы ул һөнәр генә түгел, Аллаһы Тәгалә тарафыннан аерым кешеләргә җибәрелгән сәләт, талант.

Шуңа да укытучыларны УЛ күпкырлы хезмәт ияләре итеп яралткан. Әйтик, бүгенге көндә Сез гыйлем генә биреп калмыйча, кешеләргә тормышта үз сукмакларын, юлларын, кыйблаларын табарга булышасыз. Шуңа да укучылар өчен генә түгел, җәмгыятебез өчен дә һәрвакытта да үрнәк булып торасыз.

Вакыт кына түгел, замана таләпләре дә, укучылар да һәрдаим үзгәреп тора. Шуңа да карамастан, Сезнең җаваплылык аз гына да кимеми, ә киресенчә, елдан-ел нәтиҗәле хезмәт күрсәтеп киләсез. Бары үз эшен ихластан яратып эшләгән һәм, бернинди киртәләргә дә карамастан, үз миссиясен дәвам иткәннәр генә уңышка ирешә.

Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә җибәргән авырлыкларда сынмыйча, рухи яктан ныгырга һәм ихтыяр көчегезне арттырырга язсын. Эшегез Сезгә бары тик шатлык, рухи канәгатьлелек һәм иҗади уңышлар гына китерсен!

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрберебезгә дә билгеләнгән вазыйфаларыбызда сабырлык, саулык һәм уңышлар насыйп әйләсен!

 

Ихтирам белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния

нәзарәте рәисе, Мөфти                                                         Илдус хәзрәт Фәйз

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана