Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Татарстан хаҗилары кайтуы уңаеннан мөрәҗәгате

07.11.2012 11:08

Бу көннәрдә Татарстан хаҗилары туган якларына әйләнеп кайталар. Алар ерак изге сәфәрдән гомергә истә калырлык дулкынланулар, тирән кичерешләр аша рухи яктан баеп, ә иң мөһиме,меңләгән мөселман кардәшләребез белән бергә Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычларын үтәп - хаҗ кылып кайталар.

Коръәни-Кәримдә әлеге изге бурычыбыз турында ачык  әйтелгән: “Анда ап-ачык аятьләр, Ибраһим баскан җир бар. Анда кергән кеше иминлектә булыр. Юлын тапкан (көче җиткән, хәленнән килгән) кешеләрне Аллаһ ризалыгы өчен анда (Хаҗга) барырга бурычлы итте. Берәрсе инкяр итә икән, Аллаһ аңа (һәм галәмдәге бернигә дә) мохтаҗ түгел” (“Әл-Гыймран (Гыймранның гаиләсе)” сүрәсенең 97 нче аяте).  

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  һәм шәхсән үз исемемнән изге урынга барып, иманнарын ныгытып, рухи көч алып кайткан дин кардәшләрем өчен шатлыгымны белдерәсем килә. Барчабызга да Аллаһы Тәгалә Хаҗ сәфәрләре кылырга насыйп әйләсен, хаҗиларга изге сәфәрләре ике дөньяда да бәрәкәт китерсен. Кылган хаҗларыбыз кабул булсын!

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана