Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде!
7 сентябрь көнне илебез коточкыч фаҗига кичерде – Як-42 очкычы Ярославль өлкәсенең “Туношна” һава аланыннан күккә күтәрелгәндә ватылып килеп төшеп, кырыктан артык кеше һәлак булды.
Якыныңны югалту – һәркем өчен дә иң авыр хәсрәтләрнең берсе. Үлем котылгысыз һәм ул барыбызга да киләчәк. Көчле, гайрәтле яшьләрнең үлеме үтә дә кызганыч.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән илебез өстенә төшкән әлеге тирән кайгы һәм зур югалту ачысын бүлешәм, Аллаһы Тәгаләдән вафат булганнарның туганнарына сабырлык һәм түземлелек бирүен сорыйм.
Үзәкләшкән дини оешма –
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,
Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов