Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде! Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мөгаллимнәребезне һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән котлыйм!
Мөхәммәт (сгв): “Аллаһы Тәгалә, фәрештәләр, җир һәм күк ияләре – хәтта кырмыскалар һәм судагы балыклар да укытучыларга игелек кылуда фатиха бирәләр”, - дигән. Укытучы һөнәре ислам динендә бик югары бәяләнә.
Ул шулай ук: “Арагыздан иң яхшысы – белем алып, аны башкаларга тараткан кеше,”- дигән. Башка бер хәдисендә Рәсүлебез Мөхәммәт (сгв): “Укытучыгыз сезгә әтиегез кебек”, - ди. Имам Суфьян әс-Сәүри болай дигән: “Мин кешеләргә белем бирүдән дә зур гыйбадәтне белмим”. Мөгаллимлек итү дәрәҗәсе ислам динендә шул кадәр зур!
Укытучы - кешелекнең гасырлар буе туплаган белемен безгә җиткерүче кеше. Зур ихтыяр көче, сабырлык сорый торган мөгаллимлек сәләте һәр кешегә дә бирелми. Гыйлем җиткерү җәмгыять һәм Аллаһы Тәгалә алдында зур җаваплылык та. Җәмгыятьнең киләчәге хәзерге укытучылар хезмәтеннән күзаллана. Шуңа күрә укытучыларның абруе һәрвакыт югары.
Хөрмәтле укытучылар! Аллаһы Тәгалә гыйлем ияләре буларак сезнең дәрәҗәгезне югары күтәрә. Белемнәрегезне ихлас күңелдән яшь буынга җиткереп, аларның игелеген, хезмәтегезнең әҗер-савабын күрергә язсын!