Һәрдаим өлкәннәребезне хөрмәт итәргә насыйп итсен!

01.10.2012 11:10

Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде! Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү! Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән өлкән буын вәкилләрен ихластан Өлкәннәр көне белән котлыйм! Әбиләребез, бабайларыбыз газаплар-авырлыклар күреп, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, без яхшы тормышта яшәсен өчен җәмгыятебезгә бик күп хезмәт иткән кешеләр – зур хөрмәткә лаеклы өлкәннәр. Аларга сугыш елларында илне сакларга һәм сугыштан соң илне аякка бастыру чорында, аннары да төрле каршылыкларны җиңеп, зур сынаулар аша узарга туры килгән. Бүгенге замананың да төрле авырлыклары олы буынны читләтеп узмый.

Хәзерге көндә динебезне таратуга, республикабызда бер-бер артлы мәчетләр ачылуга зур өлеш керткән, милләтебезне иманлы итәргә тырышкан дин әһелләренең шактый өлешен олы ихтирамга лаек өлкән яшьтәге муллалар тәшкил итә. Алар безнең  өчен остазлар, мөгаллимнәр. Күпләребез нәкъ менә авылларга иман нуры бирергә тырышкан татар бабайларының, ак яулыклы әбиләребезнең нәсыйхәтләрен, вәгазьләрен тыңлап Аллаһы Тәгалә юлына басты; алар бәндәләрне иманга, туры юлга чакырып яши.

Өлкәннәрнең мәрхәмәте, тәҗрибәсе, беркайчан да өметләрен, сабырлыкларын югалтмыйча бары яхшылыкка омтылып яшәүләре яшь буын өчен зур үрнәк.

Олы кешеләрне, иң беренче чиратта, үзеңнең олыгайган әти-әниеңне, туган-тумачаларыңны, күршеләреңне, юлыңда очраган өлкәннәрне ихтирам итсәң, игътибарлылык күрсәтсәң, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә  дәрәҗәләребезне күтәрер. 

Аерым бер көннәрдә генә түгел, һәрдаим өлкәннәребезне хөрмәт итәргә насыйп итсен. Чөнки безнең дә олыгаясыбыз бар, килер бер көн, без дә алар кебек картаербыз. Безне дә яшь буын ихтирам итсен өчен, Аллаһы Тәгалә безгә башка бәндәләрен ихтирам иттерсен өчен, пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) сөннәтен үтәп, өлкәннәребезгә хәер-хөрмәт күрсәтеп яшәү мөһим. Безнең өлкәннәргә карата яхшы мөнәсәбәт – ул үзебездән соң килгән буынны тәрбияләү, аларны тәүфыйклы итү.

Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламаса иде! Өлкәннәргә балалар, оныклар ярдәмен тоеп, җан тынычлыгы табып, урыннары өйләренең түрендә булып, кадер-хөрмәттә яшәргә язса иде!

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана