Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

13.08.2012 11:10

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Менә инде изге Рамазан аеның да санаулы көннәре калып килә. Аның ахыргы ун көне һәр мөселман кешесе өчен аеруча кадерле вә кыйммәтле: Кадер кичәсенең (“кодрәт һәм язмыш төне”) нәкъ менә шул төннәргә яшерелгән булуы мөмкин. Бу көнне, иң әүвәл Ләүхүл-Мәхфүздә язылган Коръән күкнең түбән катламнарына төшерелгән, аннан соң Җәбраил фәрештә Аллаһы Тәгаләнең кушуы буенча аны 23 ел дәвамында Пәйгамбәребезгә (сгв) җиткергән. Безнең барыбызга да Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) болай дип әйткән хәдисе билгеле: «Сез Кадер кичәсен рамазан аеның соңгы ун көненең так төннәреннән эзләгез». Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде) җиткергән: «Рамазанның соңгы төннәрендә Пәйгамбәр йокламады һәм үзенең барлык якыннарын да әлеге төннәрдә Аллаһка бирелеп гыйбадәт кылырга өндәде».

Кадер кичәсе – дәрәҗә һәм мәртәбә төне. Бу төндә язмышлар, гамәлләр, дөнья кыйммәтләре хәл ителә. Әгәр дә төннең Аллаһка гыйбадәт кылып җанланып китүе Кадер кичәсе белән туры килә икән, Аллаһның бүләкләве безнең бу төнгә хас аерым билгеләрне күрү-күрмәвебезгә бәйле булмаячак. Әбу Һөрәйрәнең сүзләреннән Пәйгамбәребезнең болай дип әйткәнен җиткерәләр: «Ләйләтүл-Кадер төнен Аллаһның бүләгенә өмет итеп һәм шуңа ышаныч белдереп үткәргәннәрнең моңа хәтле кылган гөнаһлары ярлыканыр». Икенче бер хәдистә әйтелә: «... аның соң эшләнәчәк гөнаһлары да ярлыкана».

Коръәндә Ләйләтүл-Кадер төненә тулы бер сүрә багышланган – 97 нче сүрә – “Кадер” сүрәсе. Әлеге төндә игелек-иминлек бирүче һәм аны өләшүче фәрештәләр җиргә төшәчәкләр, ә шайтан чылбырга богаулап куелачак һәм беркемгә дә зыян сала алмаячак. Төн “язмыш хәл ителү төне” дип атала, чөнки бу төндә киләсе елның Кадер кичәсенә кадәр бар тереклеккә яшәү өчен кирәк булган нәрсәләр тәкъдир кылына. Бу төндә шулай ук түбәндәге эчтәлекле дога кылу мәслихәт: «Әй Аллам! Син Гафу итүче. Син Гафу итәргә яратасың. Гафу ит мине, гөнаһларымнан ярлыка!»

Төнге гыйбадәтләрнең дәрәҗәсе турында күп кенә аятьләр бар һәм бу турыда бихисап хәдисләр китерелә. Әлеге хәдисләргә нигезләнеп, Мостафа Мөхәммәд Гаммәрәт “Әт-тархибә” хикәятендә болай дип яза: «Төнге гыйбадәтләр калебне һәм күзләрне тынычландыра, җанга рәхәт булып китә, иблиснең төене чишелеп, гыйбадәт кылу өчен тән җиңеләя. Төнге гыйбадәт Җәннәткә юл сала, Җәһәннәмнән саклый, Кыямәт көненең Гарасат мәйданында сорау алу кыенлыгыннан азат итәчәк. Әгәр дога кабул ителү вакытына туры килә икән, теләкләр чынга аша. Төнге гыйбадәтләр сәламәтлекне һәм күрү сәләтен яхшырта, авырулардан ерагайта.

Төнне гыйбадәттә үткәрү кешенең дәрәҗәсен күтәрә, Аллаһы Тәгалә ул кешегә шәфкать, мәрхәмәт белән караячак, ул Аллаһның күләгәсендә булачак, эш-гамәлләрдә уңышка һәм бәхеткә ирешер, Аллаһ аны начарлыклардан саклаячак, һәм аңардан курку тойгысы юкка чыгар».

Барлык мөселманнарга да әлеге төннәрне гыйбадәттә үткәрү өчен Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә көч-куәт бирсә һәм догаларыбызны кабуллардан кылса иде.

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана