Кайгы көнендә Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовнең мөрәҗәгате

22.06.2011 11:13

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ветераннар!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

22 июнь – тарихыбыздагы фаҗигале көннәрнең берсе, ул хәтер һәм кайгы көне. Милли тарихыбыз календаренда Бөек Ватан сугышы башланган көн нәкъ шулай дип теркәлгән.

Ватаныбыз өчен ул милли рухи ныклыкны, Советлар союзының халыклар бердәмлеген сынау көне дә. Шушы беренче көннән үк халык үз туган иле, Ватаны белән булырга, аның өчен башын салырга, дошманга, ничек кенә авыр булса да, каршы торырга ант бирә. Һәм әлеге адым Ватан сугышының гына түгел, Икенче Бөтеньдөнья сугышының да нәтиҗәсен билгели.

Әлеге кара көннәрдә дин әһелләре дә читтә калмадылар – Аллаһтан җиңү сорадылар, дога кылдылар, Ватаннары өчен соңгы сулышкача көрәштеләр.

Сугыш совет чорының бар якларын да бәяләргә мөмкинчелек бирде. Нәкъ менә шул чакта моңа кадәр аннан ерак булган күпме солдатлар, офицерлар, гади кешеләр Аллаһка якынайдылар. Аларның гыйбадәтләре ихлас күңелдән булган. Халкыбызның рухи ныклыгы әлеге авыр елларда тагы да үскән.

Без әлеге елларның фаҗигасен күңелләребездә саклыйбыз, әле бүген дә аның кайтавазын ишетәбез. Инде ярты гасырдан артык Россия һәм дуслык илләре әлеге еллардан калган яраларны төзәтә. Әйе, без шәһәрләрне яңарттык, хәрәбәләрдән илебезне торгыздык, әмма безгә беркем дә миллионлаган һәлак булучыларны, әле тормыш корып, балалар да үстерергә өлгермәгән кешеләрне кайтара алмаячак. Алар Ватаннары өчен җан бирделәр, аның суверинететын һәм дәрәҗәсен якладылар. Иң мөһиме – алар безгә якты киләчәк бүләк иттеләр, шуңа да аларны онытырга безнең хакыбыз юк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана