“Булгария” теплоходы фаҗигасенә бер ел булуга бәйле Мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең мөрәҗәгате

10.07.2012 11:13

«Болгария» теплоходы батуына бүген нәкъ бер ел булды, шулай да әлеге фаҗигане онытырга мөмкин түгел, вакыт узган саен йөрәкләребезне ныграк әрнетә, күңелләребезне һаман да сыкрандыра.

2011 елның 10 июле – илебез тарихы өчен зур фаҗига көне, якыннарын һәм дусларын югалтканнар өчен иң зур сынау буларак кереп калды. “Болгария” фаҗигасе 120дән артык кешене якты дөньядан алып китте, шул исәптән әле яңа гына яши башлаган сабыйларның гомерләрен өзде. Һәрберебезнең күңелләрен тетрәндереп, сызлануга дучар итте. Адәм баласы – Аллаһы Тәгалә яралткан могҗиза, шуңа да һәр кешенең гомере бәһасез, әлеге фаҗига йөзләгән кешеләрне якты дөньядан алып китеп, күңелләребезне зур югалту ачысы белән тутырды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән әлеге фаҗигадә якыннарын-туганнарын югалткан гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашам. “Болгария” фаҗигасендә һәлак булган ватандашларыбызны хәтеребездә саклау, рухлары өчен дога кылу, аларның туганнары һәм якыннары өчен сабырлык, күңел тынычлыгы сорау – һәрберебезнең бурычы. Узган җәйдә Иделнең Кубышев сусаклагычында күпме кешенең гомерен өзгән фаҗига корбаннары өчен, бүген республикабызның барлык мәчетләрендә дә искә алып дога кылачаклар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана