Бүген бөтен Россия халкы Краснодар өлкәсендәге су басу һәм Украинада килеп чыккан автоһәлакәт фаҗигасе өчен сызлана. ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.
Кайгылы авыр көннәрдә, барчабызны тетрәндергән фаҗигаләр вакытында мәрхүмнәр өчен дога кылу, Аллаһы Тәгаләдән аларның гөнаһларын ярлыкауны сорау – һәрберебез алдындагы изге бурыч.
Аллаһы Тәгалә фаҗигагә тарыганнарны үзенең рәхим-шәфкатеннән аермасын, мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерсен иде!
Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына югалту ачысын түземлек белән үткәреп җибәрүләрен телим! Без дә сезнең кайгыгызны уртаклашабыз, күңелләребез сезнең белән сыкрана, йөрәкләребез әлеге кайгыдан әрни. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да сабырлык һәм көч биреп, киләсе көннәребезне фаҗига, бәла-казалардан сакласа иде.
Үзәкләшкән Дини оешма –
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары
Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз