Балалар ислам динен дөрес аңласын...

11 июнь 2014 ел 14:28

Урта яшьтәге бер ханым белән очраклы гына танышып сөйләшеп киттек.

- Хәзергеләр динне дөрес тотмый. Газеталардан укып беләбез, имамнар да акча, байлык артыннан чаба. Шулай булгач, кемгә ышанырга кала соң?! – диде ул, ярсуын яшерә алмыйча.

– Аллаһка ышаныгыз!

– Аллаһка ышанам һәм әбиләребез тоткан динне генә дин дип саныйм. Алар хәзергеләр кебек кыланмый иде. Намаз укырга вакытым юк. Җәһәннәм, җәһәннәм, диләр. Ташласалар ташларлар, янсак янарбыз инде… Аллаһ безне бу җиргә җәфа чиксеннәр өчен җибәргән…

Мөселманга бу рәвешле фикерләүче кешеләр белән очрашканда, иң хәерлесе: “Йә Аллаһ, бу бәндәңне туры юлга күндер”, – дип дога кылу. Пәйгамбәребез (с.г.в.) еш кына: “Әй йөрәкләрнең халәтен үзгәртүче, минем йөрәгемне Үзеңнең динеңдә ныгыт”, – дип дога кыла торган булган. Шушы ук доганы “…фәлән кешенең йөрәген Үзеңнең динеңдә ныгыт”, – дип тә әйтеп була.

Динне дөрес аңлап бетермәүчеләрне күрү – ул гыйбрәт алу өчен бер сәбәп тә. Бер мөхтәрәм галимнән: “Сез әдәпкә кемнән өйрәндегез?” – дип сорагач, “Әдәпсезләрдән”, – дип җавап биргән. Начар сүз яки гамәлне күргәч, болай эшләргә ярамый дигән уй туган аңарда. Дөнья бозылды, адәм балалары гөнаһка батты, дип зарланып йөрсә, башкалар күзенә әдәпле кеше булып күренә алмас иде.

“Ислам – идеаль, әмма мөселманнар идеаль түгел” дигән гыйбарә дә юктан гына тумаган. Адәм баласының хаталануы яки яман сүзләр сөйләп, кирәкмәс гамәлләр эшләп ташларга хирыслыгы диннең камил булмавын күрсәтми бит. Шуңа күрә Аллаһ дине турында кардәшләребезгә карап фикер йөртә алмыйбыз. Әгәр ике тегүчегә бер үк төрле тукыма биреп, берсенең теккән киеме бик матур, ә икенченеке “брак” булып чыкса, тукыма начар булган димибез ич. Дин дә, шуның сыман. Алтынны сазга батырсаң да, алтын булып кала дигәндәй, ислам да мөселманның хатасы сәбәпле генә үзенең камиллеген югалта алмый.

Бүгенге мөселманнар арасында шундый сәерләре дә очрап куя. Димәк, балаларны тәрбияләгәндә, ислам динен дөрес аңлауларын максат итеп куярга кирәк безгә. Гадәттә, бала күргән нәрсәгә күбрәк ышана. Ә Аллаһның нинди зат булуы турында аңлатканда, төрле чагыштырулар куллану отышлы булыр иде. Мәсәлән: “Ана карынында ятучы бала әнисен күрми, күрә дә алмый. Ә бит анасы бар! Ул аны тукландырып тора. Аллаһ Тәгалә дә шулай. Без Аны бу дөньяда күрә алмыйбыз”. Һавада кислород бар икәнен беләбез, әмма күрмибез. Акылыбыз бар икәнен беләбез, әмма күрмибез. Шундый мисалларны күбрәк китерергә, кеше барлык нәрсәне дә күрә алмавын, аңа андый сәләт бирелмәгәнлеген балага аңлатып торырга, күңеленә сеңдерергә кирәк. Ул әкренләп “мин күрмәгән әйбер юк дигән сүз түгел әле” дип фикер йөртә башласын. Шулай ук башка кешеләрнең ниятен “укырга” ярамаганлыгын да аңлар, чөнки ул анда ниләр “язылганын” күрми бит. Шулай итеп, начар сүздән, гамәлдән сакланырга кирәклеген төшендерү дә җиңелләшер, иншаллаһ.

Бүгенге балалар мәгълүмат ташкыны чорында яши дияргә яратабыз. Ә безгә, ата-аналарга, шул мәгълүматның кирәген генә алырга өйрәтү бурычы куелганлыгын да онытмыйк. “Янсак янарбыз инде…” дип әйтүне бернигә санамый торган, зәгыйфь иманлы буын үсмәсен, дисәк.

 

Хәдисләр:

  1.  Акыллы кеше шулдыр ки, ул башкаларның хәленнән гыйбрәт алыр, акылсыз шулдыр ки, башкалар аның хәленнән гыйбрәт алыр. Баласы белән кечкенә генә күңелсезлек булса да, әти-әни аны уртага салып сөйләшә, бу хәлнең нинди сабак бирүен ачыклый икән, сабыен фикерләргә өйрәтә дигән сүз. 
  2. Дин – нәсыйхәттер. Яки дин үгет-нәсыйхәтләр белән куәтләнер, чөнки бу гамәлдә файда күп. Шулай ук балалар тәрбияләгәндә дә.
  3. Гыйлемнең иң куәтлесе һәм иң файдалысы – ул адәм баласын яралткан Аллаһны тану. Бу гыйлемне балаларыбызга да өйрәтергә насыйп булсын.
  4. Ике зат туймас: берсе – гыйлем алуга, икенчесе – дөнья малына омтылучы. Гыйлем алучының максаты – дөрес, нияте – эчкерсез булса, Аллаһ Тәгалә аңа бу юлны җиңеләйтәчәк.
  5. Дөреслектә пәйгамбәрләр үзләреннән соң динар да, дирһәм дә калдырмаган. Бары тик гыйлем генә калдырган.

Нурия Әлмиева, "Гаилә һәм мәктәп"

 

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана