Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының Кызыл Яр авылында, әллә ни дини сала саналмаса да, имам вазыйфасын башкаручы өч кеше бар. Рухани эшләрнең ничегрәк оештырылуы хакында мәчетнең имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов белән әңгәмә кордык.
– Хәзрәт, кайда гыйлем алдыгыз?
– Авылыбыздан 25 чакрымда гына Ырыссу мәдрәсәсе бар. Рәсми телдә “Фәнис” мәдрәсәсе дип атала ул. Алланың рәхмәте белән шуның җитәкчесе Марат хәзрәтне күреп сөйләштем, укырга чакырды. Авылдагы бабайлар белем бирә-бирүен. Ул ничектер берьяклырак кебек. Төрле фәннән гыйлем аласы, гарәп телен өйрәнәсе килә. Безнең Әбүхәнифә мәзһәбе, Матуриди гакыйдәсе бит инде. Нәрсә соң бу, нигәдер аңлашылып бетми кебек сораулар туды да, барырга карар кылдым. 2009–2013 елларда шунда читтән торып укыдым. Укып бетергәч, имам-хатыйп итеп сайлап куйдылар, аңарчы 3-4 ел имам ярдәмчесе булып йөргән идем. Мин үзем ун елдан артык Баулы шәһәренең үзендә, районның газ хезмәтендә эшлим.
– Җомга намазларына, башка намазларга кайтып өлгереп буламы соң?
– Минем өчен бәхеттер инде. Шундый шәп бабайларым бар: Мәгъдәнур хәзрәт, Габделәхәт хәзрәт. Минзаһит абый азрак кына картайды. Менә Тәлгат абый, Зиннур азан әйтә. Һәрвакыт биш мәртәбә азан әйтелә дип әйтә алмыйм. Чынлыкта 3-5 арасында тирбәлә. Кайбер көнне өч, кайчагында биш тапкыр. Әлхәмделилла, азан әйтүчеләребез бар. Мин бит сменалы эштә эшлим. Бүген 12 сәгать – иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр – көндезге якта, иртәгә төнлә туры килә. Бүген беренче сменада булганга мәчеткә бара алмасам, иртәгә көн буе өйдә, мәчеттәге эшләремне эшли алам. Аннан соң төнгелектән кайтам да, өйлә намазыннан соң тагын буш, мәчеткә барам. Җомга көннәренә килгәндә, аена берсе генә эшкә туры килә. Менә ул көнне әлеге ике имамыбыз җомга үткәрә. Ни кызганыч, 60 яше тулып пенсиягә чыксалар да, байтак кеше мәчеткә килергә ашыкмый. Әле кичә генә шундый бер авылдашым белән сөйләштем, намазга даими йөр, дип үгетләдем. Гаетләргә килә югыйсә. Җеназа үткәрергә кеше юк диярлек. Бу бабайлар да картайса, бер имам гына әллә ни майтаралмый. Ярдәмчеләр кирәк.
– Намазга күпме кеше йөри?
– Кичәгенәк, мәсәлән, ястү намазына биш кеше килде. Өйлә намазында да шулай – 3-5 кеше. Ахшамда инде бер-ике кеше. Без болай бүлештек: иртәнге азанга Мәгъдәнур хәзрәт җаваплы. Иртәнге намазга ул, Тәлгат абый, Зиннур килә. Өйлә намазына, азанга Габделәхәт хәзрәт җаваплы. Икенде белән ахшамны үзем алып барырга тырышам. Ястү намазына да менә Мәгъдәнур хәзрәт алынды. Җомга намазына гадәттә 14-15 кеше йөри. Кунаклар кайтканда егермеләп ир-ат җыела.
– Утка, суга, газга түләүдә кыенлыклар бармы?
– Бар. Менә август-сентябрь-октябрьгә газга ун меңләп сум түләргә дип кәгазь килгән. Югыйсә алай ук янмады да. Ярый, ансын гына җыештыралабыз. Бу бит башы гына. Әле салкын кыш киләчәк. Биш айга җыела ул... Экономияләргә тырышабыз инде. Аллага шөкер, электр чыбыкларын алмаштырдык. Утыбызга түләп тора алабыз. Әмма янгынны кисәтү җиһазларын, күзәтү камерасын (кушкачтын аларын да куйдык) эшләтүгә кайдан акча табаргадыр – белмим. Анда чутлап күрсәткәннәр иде – йөз мең диме – егылып китә яздык. Әлбәттә, аз-маз сәдака керә инде. Бездә гадәттә дини мәҗлесләрдә таратылган хәер акчасын мәчеткә китереп бирәләр. Әмма башка чыгымнар да бар бит әле. Җәй көне, басым булганда су килә иде, хәзер бик әкренәйде, кышын бөтенләй туктарга мөмкин. Нигез суык булганга, былтыр су туңды. Әлегә, Аллага шөкер, су бушка.
– Радикаль секталарның йогынты ясарга тырышканы булмадымы соң?
– Аллага шөкер, авылыбыз олы юл буенда булса да, ниндидер тискәре йогынты ясарга тырышканнары юк. Андый нәрсәне бабайларыбыз бик тиз күреп алыр иде.
– Мәчеткә кеше күбрәк килсен дисәк, укытырга кирәк. Дини гыйлем бирәсезме?
– Халыкка сигез ел дини гыйлем бирәбез. “Фәнис” мәдрәсәсендә авылыбыздан ике кыз укыды (минекеләр инде алар), кызларым өч ел сабак бирде. Дүртенче ел хәзер бәләкәй кызым укыта. Ул үзе Казанда РИУда укый. Ул кайтып каникул вакытында сабак бирә. Без гадәттә мәктәп балаларын каникул вакытында (кайчагында 4 көн, кайвакыт 7 көнгә дә сузыла) җәлеп итәбез. Менә бу юлы көзге каникулда укыттык, иншалла, кышкы каникулда, Яңа ел бәйрәме көннәрендә дә гыйлем бирербез дип торабыз. Язгы, җәйге каникулда да, билгеле, тик тормыйбыз. Өлкәннәрне менә быел 3 ноябрьдән укыта башладык. Мәгъдәнур хәзрәт, Габделәхәт хәзрәт һәм үзем мәшгуль бу эш белән. Дүшәмбе, чәршәмбе – Габделәхәт хәзрәт, сишәмбе, пәнҗешәмбе Мәгъдәнур хәзрәт сабак бирә, кичке дәресләрне үзем укытырмын дип торам. Кеше азрак булгач, ир-атларны һәм хатын-кызларны бүлеп тормыйча гына шөгыльләнәбез. Икенче, өченче, дүртенче ел укый торган унлап кешебез бар. Хәзерге вакытта Ырыссу мәдрәсәсендә читтән торып өч авылдашыбыз укый.
– Менә Балтач, Кукмара якларында матур гадәт бар: имамнар, бер-берсенең мәхәлләсенә барып, вәгазь-нәсыйхәт сөйли, яңа кеше килгәч, халыкка да кызыграк, үтемлерәк була. Бер үк кеше ялыктыра да...
– Чынлап та шулай. Менә имам-мөхтәсибебез Әнвәр хәзрәт быел инде берничә мәртәбә килеп вәгазьләп китте. Әле менә безне Исергәп авылында җыеп “Фәнис” мәдрәсәсе ректоры Марат хәзрәт Мәрдәншин вәгазьләде. Аннан соң Ырыссудан Ильяс хәзрәт килеп вәгазь сөйли. Гомумән, баулылар белән ютазылылар алмашып-аралашып яши дип әйтергә була. Мин үзем, мәсәлән, фикъһе мәсьәләсендә сорау туганда Ырыссуга, остазым Мансур хәзрәткә шалтыратам. Безнең төбәк өчен бер дини үзәк бу – “Фәнис” мәдрәсәсе. Ерак барып тормыйча гына, яхшы дини гыйлем алып була анда.
Рәшит Минхаҗ
(“Ватаным Татарстан”, /№ 164, 14.11.2014/)