Изге эш белән йөргән кешенең йөзе якты була, диләр. Әлеге әйтемнең дөреслегенә бу көннәрдә тагын бер кат ышандым. Якташларым – Мөслим районы егетләре Гарифҗан Миңнеханов белән Рәшит Вилданов, Нурлат шәһәре эшкуары Розалия Зарипова турында әйтүем. Алла боерса, аларның башлангычы белән республикабыздагы мәчетләр саны өчкә артып, Мөслим районының Туйгелде авылында – “Кыйбла”, Лаеш районының Олы Кабан авылында – “Хава”, Нурлат шәһәрендә “Миңнегөл” мәчетләре калкып чыгачак.
– Татарстанда мең ярымлап мәчет бар, җитмәгәнмени инде, бу хакта күпме язарга була?! – дип әйтергә мөмкин кайберәүләр. Алай түгел шул. Беренчедән, искегә тисәң, исең китәр дигәндәй, элегрәк салынганнар, ни хәтле генә карап-төзәткәләп торсаң да, әле тегеннән, әле моннан бүселеп чыга. Икенчедән, моңарчы мәчетләре бөтенләй булмаган авыллар да байтак кына. Өченчедән, намаз укучы мөселманнар ишәйгәч, яңа мәчетләргә ихтыяҗ арта.
Гарифҗанның хыялы
Туйгелде авылы мәчете әнә шул борынгылар исәбенә керә. Заманында бик яхшы, юан нарат бүрәнәләрдән салынса да, йөз илле еллар чамасы торып, бер төштән икенче төшкә күчерелгәнгә һәм советлар чорында төрле максатларда файдаланылганга, шактый тузган инде ул. Шуңа күрә дә, авыл картлары белән киңәшләшеп, яңа мәчет салдыру ниятенә кереште Гарифҗан. Экология министрлыгында эшләве өстенә болай да тиктормас, аралашырга яратучан кордашым үз таныш-белешләрен генә түгел, безнекеләрен дә барлап, мәчет төзелешенә катнашы, ярдәме тияргә мөмкин булганнарны кузгатып килә иде. Иде дип шуңа әйтәм: ун көн элек инсульт дигән албасты ябышты үзенә. Узган якшәмбе хастаханәгә хәл белешергә кергән идем. Көч җыеп килсә дә, бер күзе ачылып бетми әле. Йомшак кына елмаеп хәл-әхвәл сорашкач, Туйгелдесен искә төшереп, Мирфәиз абыйга шалтыраттыңмы, мәчеткә нигез салу көнен билгеләгәннәрме әле, дип сорап куйды. Мин аңа Мирфәиз ага Галиевнең, унынчы май көнен тәгаенләдек, бөтен авылдашны чакырабыз, дигән сүзен җиткердем. Алла боерса, аякка бассам, нигез салу мәрасименә кайтмый калмабыз, дип бәхетле елмаеп куйды хастабыз.
“Тарсус”ның игезәге
Икенче якташым, адашым Рәшит Вилдановны күпләр теш сырхауханәсе җитәкчесе буларак белә. Казанга килеп урнашып берничә ел яшәде дә, каладан егерме чакрым ераклыктагы Олы Кабан авылында шәп кенә йорт салып керде ул.
Урыс авылы саналса да, хәзер ярты халкы татар Кабанның. Биш вакыт намаз укучы якташым күршедәге Кече Кабан авылына да намазга йөри ала алуын (анысы да хәзер татарлашып килә). Яңа нигездә дүрт ел яшәгәч, нигә үз авылыбызда да мәчет салмаска, ялан-ялан күршегә йөрү мәшәкатьле бит, янәшәдәге олы юлдан үтеп йөрүчеләргә дә уңайлы булыр, дигән карарга килә якташым. Ният – эшнең яртысы, бөтенесе диярлек мин уйлаганча җай килеп тора, дип, кош тоткандай очынып йөри бүген адаш. Лаеш район башлыгына бик рәхмәтле. Олы юл буендагы җир кишәрлеген алырга булышкан, шул төштән уза торган җир асты коммуникацияләрен күчертүне ашыктырган икән. Үз чиратында Вилданов мәчет янәшәсендә әниләр һәм бәбиләргә ял итеп йөрү урыны, спорт мәйданчыгы ясарга вәгъдә биргән. Инде монда кирәк кадәр кирпеч кайтартылган, булачак төзелеш мәйданы койма белән әйләндереп алынган, мәчет нигезен бушлай салып бирәбез, дип торучы төзүчеләре дә бар икән. “Кабанда йорт салып бетерүгә бирегә күчәчәкбез”, – дип аңлатты шул егетләрнең берсе.
Казанга килгәнче шактый вакыт Азнакайда эшләп алган иде Рәшит. Шунда җирле нефтьчеләр Төркиядәге кардәш шәһәрләре Тарсус эшкуарлары белән бергәләп бик матур мәчет корган булган икән. Менә шул Аллаһ йорты үрнәгендә, шуның игезәген Кабанда корырга булган адаш. Нигә булачак мәчет “Хава” дип аталачак соң? Хәзрәти Хава белән әнкәсенең исеме бер үк икән. Тәвәккәлләп изге эшкә алынучыларга юлын ачармын, дигән Раббыбыз. Бу көннәрдә мәчеткә нигез салу мәрасиме белән бер үк вакытта диярлек Олы Кабанда тагын бер бәйрәм – яңа клуб ачу тантанасы көтелә.
“Миңнегөл” мәчете
Иншалла, Нурлаттагы җиденче сәҗдә урыны булачак әлеге Аллаһ йорты. Узган атнакич районга эш сәфәренә баргач, бер эшкуар мөслимәбез мәчет салдырып ята, барып күрергә теләмисезме, дип тәкъдим иттеләр безгә. Мондый эшкә хатын-кызның алынуы сирәк күренеш , дип шатланып риза булдык. Шунысы кызык: монысы да төзетүчесенең әнисе исемендә, монысы да юл буе мәчете булачак икән. Казан тарафыннан Нурлатка килеп кергән төштә ул. “Әүвәл туган авылыбызда – Урта Чаллыда салдырмакчы идек. Анда үз заманында патшага 25 ел хезмәт итеп кайткан Ситдыйк бабабыз мәчет төзеткән. Хәзерге мәчетебез яхшы гына әле. Шуңа күрә, туганнарым белән киңәшләштек тә, Аллаһ йортын Нурлатның үзендә салдырырга булдык. Улым Роберт – беренче ярдәмчем, туганнарым да булыша. Дөрес, ниятем бераз үзгәрде. Әүвәл агач мәчет салдыру иде исәбем. Ике миллион сум акчам бар – шул җитәр дип уйлаган идем. Тора-бара мәхәлләбез өчен агач мәчет кечкенәрәк булыр дип, ташына алындык. Проектын Чистайдагы архитекторлар – Минәсхәт Әхмәтвәлиев җитәкчелегендәге осталар сызып бирде. Алла боерса, ике катлы, ике манаралы бик матур мәчет килеп чыгачак”,– дип сөйләде безгә мебель кибете тотучы Розалия ханым Зарипова. Монда эшнең яртысыннан артыгы эшләнгән инде: түбәсе ябылган, ике зур, биш кечкенә манараның нигезләре салынган, рәвешен күз алдына китерерлек хәлгә килгән гыйбадәтханә. Чыннан да, Нурлатның күрке булачак бу. Әмма эшне тәмамлар өчен тагын дүрт-биш миллион сум кирәк булыр әле дип чамаладым мин, үземчә. Дөрес чамалыйсыз, дип көлемсерәп куйды Розалия ханым хисаплауларымны ишеткәч. “ВТ” тарафыннан бер этәргеч булыр дип без үз чиратыбызда мәчетнең исәп-хисап счетын газетабызда бастырып чыгарырга булдык.
– Өметләнеп торган зур байларыбыз юк. Хәллерәк егетләребез, авылдан чыккан җитәкчеләр бар. Бер авылдашыбыз да читтә калмас дип уйлыйм – саваплы эш бит. Мәчетне салу гына түгел, аны тоту да – мәхәллә өстендәге бурыч, вазифа ул,– дип искәртүемне сораган иде якташым Мирфәиз ага, изге эшкә алынулары хакында язуымны белгәч. Мин шуны җиткерергә тырыштым.
Рәшит Минхаҗ
(“Ватаным Татарстан”, /№ 60, 25.04.2014/)