Низаг чыкмасын дисәк

02 декабрь 2013 ел 15:34

Ыгы-зыгылы көннәрдә яшибез. 16 ноябрь төнендә Чис­тайда һәм Яңа Чишмә районында чиркәүгә ут төртү очраклары булды. Хәер, гый­бадәтханәләрне яндырырга тырышуның беренче очрагы гына түгел бу. Җәй көне башкалабыз янындагы Зур Клыки бистәсендәге мәчеткә дә ут салып киткән­нәр иде. “Мондый хәлләрне ничек аңларга?“ – дип без ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

– Манараларны кискән, чиркәүләрне бетергән кешеләр­гә нәрсә булганын ишетеп, укып торабыз. Кемнеңдер кулы корыган, кемдер аяксыз калган яисә башка бер бәлагә юлыккан. Дин күзлегеннән караганда, болай зыян салу – гөнаһ. Хәтта сугыш вакытларында да башка диндәгеләрнең гыйбадәтханә­ләренә тимәгез, дип әйтә торган булган пәйгамбәребез. Күрәсең, кемнәрдер ике халыкны, ике дин вәкилләрен сугыштырырга тели – Алла сакласын. Чиркәүгә, мәчеткә тию гөнаһ дип белеп, мондый гамәлләрдән ераграк булсак иде.


– Татарстан архиепискобы Анастасий әлеге очраклардан соң һәр чиркәүгә видеокүрсә­тү җайланмалары куярга кушкан, диләр.


– Һөҗүм булмаса да, бик зарур гамәл бу. Әйтик, җомга көннәрне, гадәттә, мәчет янында машина куярга урын булмый. Шунда ваемсызланып кемнең­дер машинасын бәрдереп кит­кән чакта да кирәк мондый җайланма. Кайбер җирләрдә исерекләрнең мәчеткә кереп каравылчыга бәйләнүе, йә булмаса, яхшырак киемнәрне киеп, искесен калдырып китү очрак­лары да булгалый. Кеше, Аллаһы тәгаләдән курыкмаса, шушы камералар төшереп алуы бар, дип өркеп торсын иде.


– Мәчет, чиркәү әһелләре бер-берсен белергә, аралашып яшәргә тиеш. Бер кечкенә шәһәрдә ике-өч чиркәү, ике-өч мәчет булып, аларның җитәкчеләре бер-берсен танымаса, белмәсә, моны аңлавы кыен, дип сөйләгән иде бер хәзрәт.


– Әлбәттә, бер-берсен белеп, бергә эшләргә тиешләр. Мин байтак еллар Бөгелмәдә имам-мөхтәсиб вазыйфасын башкардым. Әле дә еш кайтып йөрим. Анда Борис атакай белән еш күрешәбез. Хәтта бергәләп футбол уйнадык. Шушы көннәрдә аның белән бергәләп Бөгел­мәнең үзәк район хастаханә­сендә гыйбадәт бүлмәләре ачачакбыз. Менә шулай бергәләп эшләмәсәк, безне сугыштырырга, ызгыштырырга теләүчеләр максатына ирешә­чәк. Әле самолет егылып төшкән көнне дә православ дин әһеле – танк училищесы коман­дирының тәрбия эшләре буенча урынбасары Виктор атакай белән аэропортта бергә булдык, моргка бергә бардык. Дөрес, училищеда мөселман­нардан бер дин әһеле дә юк икән. Анда укучы татар егетләренең, безгә хәзрәт килеп вәгазь сөй­ләсен иде, дип теләк белдер­гәннәрен әйтте миңа атакай. Шәт,  нәзарәтнең  дәгъ­ват бүлегеннән егетләрне шунда юлларбыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 202, 29.11.2013/)

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана