Күңел күзең сукыр булмасын

14 декабрь 2012 ел 14:42

Сау-сәламәт, өрлек кебек ир-егетләрнең кризиска, заманага сылтап, түбән тәгәрәүләрен күреп, йөрәк әрни. Ә бит арабызда бик ачы язмышлы, батыр йөрәкле кешеләр бар, шаклар катарлык. Шундый ирләрнең берсе Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яши. Рафаил абый Фәләхов ул. Аның дөм сукыр калуына инде ун ел икән.

Кечкенәдән табигатькә гашыйк Рафаил абый, бераз үскәч, табигать күренешләрен кәгазьгә төшерә башлый. Кызыклы, матур күренешләрне фотога төшерү белән дә мавыга. Баш-аягы белән иҗатка чумган, ислам динен куәтләп шигырьләр, нәсерләр язу белән дә мавыккан Рафаил абыйның әсәрләре газеталарда басыла. Ә төп һөнәре иҗаттан ерак була аның – рентгенолог-лаборант. Аннан – электрик. “Ул вакытта трансформаторлар бик иске иде, кыска ялганыш нәтиҗәсендә шартлау булды һәм очкын-ялкын күземә бәрде, – дип сөйли Рафаил абый. – Күп тә үтмәде, башта бер күзем сукырайды, өч ел узгач, икенчесе дә күрми башлады. Бу – сәламәтлек өчен зарарлы һөнәрләрем нәтиҗәседер инде. Дөм сукырлыкта яшәү баштарак бик авыр булды. Нишләргә белмичә, ишегалдында көннәр буе бәрелә-сугыла йөри идем. Эч пошуга түзәр чамам калмый иде. Гомер юлында нинди генә кыенлыклар кичерсәм дә, бу кадәр чарасызлыкта калганым юк иде. Хатыным Илсөягә рәхмәт, ул нык сабырлык күрсәтте, ярдәм итте”. Рафаил абый белән инде 41 ел янәшә атлаучы Илсөя апа, чыннан да, ирен көйләп кенә тора. Бергәләп алты бала үстергәннәр: дүрт кыз, ике малай. Ләкин Фәләховлар гаиләсенә бала хәсрәте дә кичерергә язган икән: “Казаньоргсинтез” заводында эшләүче кызлары фаҗигале төстә үлеп киткән. Аның сабый баласын Рафаил абый белән Илсөя апа тәрбияләп үстергән.

– Мин кайвакыт көненә ике-өч шигырь язам, тик аларны күчерергә Илсөянең генә вакыты аз, аның эше бик күп, – ди Рафаил абый. – Төнге уникедә дә торып язам, таң атканда да. Язылган өстенә язылмасын дип, бер юл язам да, кәгазьне бөклим, аннан тагын язам, тагын бөклим. Бер фикеремне язып куйыйм әле дип утырам да, китә инде шуннан... Хәзерге вакытта алты китап чыгарырлык материалым бар. Бер өлешен басмага әзерлиләр дә инде, ярдәм итүчеләр табылыр дип ышанам.

Рафаил абый белән Илсөя апаның биш баласы да авыл тормышын сайлаган. Унике оныклары бар. Гөрләтеп яшәп яталар.

– Балалар бик булыша, алар булмаса мал да асрый алмас идек. Аллага шөкер, бик игелекле, шәфкатьле, тәртипле булып үстеләр. Әле менә өйгә су керттеләр, – дип сөенеп сөйли Илсөя апа.

Җиңел гәүдәле, ачык йөзле, тәмле телле, сөйкемле бу апага 65 яшьне һич тә бирерлек түгел. Тәкәнеш урта мәктәбендә 37 ел башлангыч сыйныфларны укыткан ул.

Якты дөньяны күрмәгән килеш тә аның матурлыгын тоеп, шигырьләр язучы Рафаил абыйга, сабыр, итагатьле Илсөя апага карап сокланып утырдым. Менә нинди парлардан үрнәк алып яшәргә кирәк! Тормышның гүзәллеген күрү өчен маңгай күзенең генә ачык булуы җитми шул, ә күңел күзенең ачык, якты булуы кирәк.

Фирая МИҢНЕГАЛИЕВА,

Мамадыш

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана