Мөселман кардәшләребез – Көнбатышта

30 ноябрь 2012 ел 14:32

Гыйбадәтханәне ул төзелгән ташлар олыламый, киресенчә,

гыйбадәтханә үзе ул ташларга мәгънә бирә.

                               (Антуан де Сент-Экзюпери)

Мөселманнарның мөселман булмаган Көнбатыш җәмгыятьләрендә тамыр җәю проблемасы ислам динен тотучылар белән башка дин һәм яшәеш мәсләкләренең тарафдарлары арасындагы мөнәсәбәтләр даирәсендә ХХ йөз урталарыннан башлап әлегәчә иң актуаль һәм кискен мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әледән әле бу илләрнең иҗтимагый тормышында җәнҗаллар чыгып, мөселманнарга каршы ниндидер чыгышлар яки киресенчә булган вакыйгалар уңае белән протест күрсәтү дулкыннары да булгалый. Андый конфронтацияләр еш кына шәхси-көнкүреш кысаларыннан чыгып та китәләр һәм кайвакыт Көнбатыш илләренең хакимият органнары тарафыннан да оештырылып җибәреләләр. Франциядә, мәсәлән, җәмәгать урыннарында никаб киеп йөрүне тыю турында 2010 елда кабул ителгән канунны гына да искә төшереп үтү җитәр. Шундый ук канун Бельгиядә дә кабул ителде.

Әлбәттә, мондый очракларда Ислам тарафдарларының дини хисләрен аңларга була, алар Көнбатыш илләре хакимият даирәләренең моның ише сәяси активлыкларын, мөселманнарны дини мотивлар буенча кысу һәм  дискриминацияләү дип кабул итәләр. Бу очракта, Көнбатыш демократиясенең сыйфаты буенча куелган сораулар бик урынлы: ул демократия үзе игълан иткән принциплар буенча абсолют чикләрдә эш итәме, әллә  кешеләрне категорияләренә карап сайлап алу юлы белән барамы?

«… Мөселманнарга карата бельгиялеләрнең башка стандартлар кулланылуы аңлашыла башлый. Безгә мөнәсәбәт башка, безнең өчен аерым кануннар языла, чөнки без җәмгыятьнең башка өлешләреннән, өстенлек итүче нормативлардан аерылып торабыз һәм аның эченә органик рәвештә кереп китә алмыйбыз” (Изабель Прэль – Бельгиянең мөселман башкарма оешмасы вице-президенты, http://nohchipress.info).

Ләкин бу проблеманың башка ягы да бар. Ул мөселманнарның үзләренә, аларның бу илләргә барып чыгу сәбәпләреннән башлап, аларның шактый өлешенең яңа мәдәни-этник шартлардагы яшәү рәвеше, тәртибе һәм дә социаль-сәяси активлыгына кадәр кагыла.

Көнбатыш илләрендә мөселман иммигрантлар барлыкка килү тарихын карап карыйк. Бу феномен сәбәпләрен, метрополиягә элеккеге колонияләрдән чыгучыларның килеп төпләнүенә сылтау ясап, мөселман дөньясының элеккеге колониаль үткәненә генә калдырып калып булмый. Алай аңлату мөселман Шәрыгындагы сәясәтнең традицион уенчылары – Франция белән Бөекбритания өчен кабул итәрлек дип исәпләнә алырга мөмкин кебек булса да, Германия, АКШ, Канада һәм күп кенә башка илләр өчен кабул итәрлек түгел, чөнки бу илләрнең мөселман дөньясында колонияләре булмаган, ләкин, шуңа да карамастан, бу илләрдә мөселманнарның өлеше ярыйсы гына.

Мөселманнарның Көнбатыш дөньясына массакүләм килеп төпләнүләренең сәбәпләре нидә соң? Сәбәбе бик гади: кеше кайда яхшы, шуны эзли, мөселманнар да бу универсаль кагыйдәгә искәрмә булып тормыйлар. Шулай итеп, массакүләм миграцияне хәрәкәтләндерүче төп көчләр булып икътисади, сәяси, ягъни күп тапкырлар сөйләнгән шәхес иреге һәм кеше хокуклары сәбәп булып тора. Мөселманнарның Көнбатыш яшәү рәвеше биргән бу бәрәкәтләрне аңлый алулары куанычлы:

«Без Франциядә хатын-кызлар ирегенең ни рәвешле аңлануын Әфганстанда хатын-кызлар ирегенең ничек булуыннан аера белергә тиешбез. Монда – урамда булган вакытта хатын-кыз һәрвакыт полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала, ягъни Франциянең җәмәгать пространствосында аңа куркынычсызлык тәэмин ителгән”

 (Рәшид Некказ. Бизнесмен. Франция. http://www.islam-today.ru).

Некказ әфәндедән өзек китерүне исә Әфганстанда хатын-кызларга куркынычсызлык тәэмин ителми кебегрәк нәтиҗәләр белән дә дәвам иттерергә мөмкин булыр иде. Ләкин бу мәсьәлә ошбу мәкаләбезнең кысаларыннан чыгып китә, шуңа күрә карала торган темага кире кайтыйк. Хәзерге вакытта безгә, әгәр дә мөселманнар җитәрлек дәрәҗәдә аек акыл күрсәтеп, чынбарлыкны адекват кабул итсәләр һәм чит монастырьга үз уставың белән йөрмиләр, дигән гади һәм борынгы хакыйкатьне аңларлык һәм аның буенча тормыш алып барырлык дәрәҗәдә генә булса да элементар психик сәламәтлеккә ия булсалар, мөселманнарның Көнбатыш җәмгыятьләренә интеграциясе проблемасы чишелгән булыр иде икәнлеген аңларга  вакыт. Иран һәм Согуд Гарәбстанында европача киенгән хатын-кызның берүзенә генә аның белән бергә баручы җирле кешедән башка урамнан үтү мөмкинме соң? Юк, бу мөмкин эш түгел, чөнки бу илләрдә җирле традицияләрне хөрмәт итүне һәм хатын-кызларның тиешенчә киенүен, тиешле кыяфәттә булуын таләп итүче махсус кануннар кабул ителгән. Ләкин, ислам традицияләре тарафдарлары булмаган хатын-кызлар өчен андый таләпләр кую каян алынган соң? Бәлки, андый таләпләр, мөселман булмаган хатын-кызлар мөселманнар арасында мөсеманча киенергә тиеш, дигән таләпләр Коръәннең үзендә үк язылгандыр? Юк, Коръәндә андый күрсәтмәләр бирелмәгән. Димәк,  башка дин  вәкилләрен ислам дресс-кодын үтәргә мәҗбүр итү – Изге Язмаларның “дин эшләрендә мәҗбүр итү кулланылырга тиеш түгел” дигән күрсәтмәсенә каршы килә. Шуңа да карамастан, мондый хәл мөселман илләрендә норма кебек кабул ителә. Ә ул вакытта, Көнбатыш илләре хөкүмәтләренең үз дәүләтләре мәнфәгатьләрен яклап, кешеләрнең тышкы кыяфәте буенча кайбер нормалар куеп кануннар кабул итүе ни өчен мөселманнар тарафыннан дискриминация буларак кабул ителә? Ачык күренеп тора, бу мәсьәлә гади дини диспут кысаларына гына сыеп бетми, чөнки ул, элементар мораль кагыйдәләрне үтәүгә генә кайтып кала. Ә бу мораль кагыйдәләр бик гади: чынлап та тәрбияле дини кеше, башкалар арасыннан артык аерылып торырга тырышмаячак һәм үзенең кайсы дин вәкиле икәнлеген башкаларга кирәгеннән артык фаш итеп, күрсәтеп йөрмәячәк.

Ләкин бу проблеманың әйтелмәгән бер ягы бар. Ул шуннан гыйбарәт: Көнбатыш илләре хакимиятләре, тыю буенча шундый чаралар кабул итеп, үзләре үк ... ислам тарафдарлары булып чыгыш ясыйлар! Мондый раслау, әлбәттә, бәхәсле дә кебек, тик беренче карашка гына. Алда әйтеп кителгән тыюлар, мәсәлән, Бельгияне алыйк, бары тик хатын-кыз киемнәренең йөзне каплап йөртә торган өлешләренә генә кагыла. Әгәр дә без Коръәнгә мөрәҗәгать итсәк, анда хатын-кызларга йөзләрен ниндидер тукыма артына яшерергә кирәклеге турында таләпләр бар, дип интерпретация бирерлек берни дә таба алмабыз. Шулай итеп, безнең бу эшебез бөтенләй башка юнәлеш ала: үзләрен мөселманнар дип күрсәтүче Көнбатыш хатын-кызлары Коръәндә күрсәтелмәгәнчә эш итәләр, ә Көнбатыш илләренең кануннары бу хатын-кызларны Коръән таләпләре буенча киенергә мәҗбүр итә. Димәк, проблема кайбер мөселман хатын-кызларының кайсы диндә икәнлекләрен демонстрацияләп, башкалардан аерылып торырга тырышуларында. Ә чынбарлыкта исә, моның чын динилеккә бер катнашы да юк,  ул чамасыз күпергән эго-нәфеснең ямьсез бер чагылышы гына. Әлбәттә, кайбер мөселман галимнәре язган шәригатькә сылтамалар ясарга була, анда без хатын-кызларның ничек киенеп йөрү турындагы кайбер кагыйдәләрен дә таба алабыз, тик кайсы мөһимрәк соң: Аллаһ иңдергән Коръәнме, әллә гади бер галимнәр язган шәригатьме? Әгәр дә шәригать Коръән Сүзләренең үзенә үк каршы килә икән, бу исә шәригатьнең үз проблемалары, ә йөзләрен каплап, тоташ кара киемнәр киеп йөрүче кешеләр арасында яшәргә туры килүе аркасында үзләрен бик уңайсыз хәлдә тойган Көнбатыш илләре халкының түгел.

 

Күзәтүне Айдар Хәйретдинов әзерләде

“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана