Туган җирдән дә кадерлерәк нәрсә бар?!

24 апрель 2014 ел 13:58

Татар милләтенең язмышы ислам дине белән турыдан- туры бәйле. Дин безнең күп гасырлар дәвамында дәүләтле халык булып яшәвебездә зур роль уйнады, җәмгыятьтә әхлакый нормалар тәрбияләде, гомумән татарны татар итеп саклап калуга үзенең өлешен кертте,- дип горурланып сөйли Зур Чынлы авылының имам- хатыйбы Абдулбари Таһиров.

Әйе, Зур Чынлы районыбызның иң динле авылларыннан берсе. Заманча итеп төзелгән зур, якты мәчеткә даими рәвештә 35 кеше йөри. Авылда туып-үсеп читтә яшәсәләр дә, мәчеткә төрлечә ярдәм итеп торучылар да бар.

–Рәхмәт авылдашларыбызга, бигрәк тә Рамил Каюмовка олы хөрмәтебезне ирештерәсем килә. Аларның уртак тырышлыгы белән мәчеткә аппаратуралар, паласлар алдык. 12 пластик тәрәзә куйдык. Моннан тыш зиратларны ел саен төзекләндереп торабыз. Ерак Себердә эшләүче авылдашыбыз Наил Аббазов яңа зиратның әйләнә- тирәсен тотып алу өчен рәшәткәләр ясатып кайтарды,- дип сөйли Абдулбари ага. Авыл халкы Абдулбари Таһировны бөтен эшне оста оештыра, теләсә кем белән элемтәгә кереп проблеманы хәл итә ала,-дип сөйли.

Озак еллар ул Түбән Кама “Татэнергострой” берләшмәсенең ярдәмчел хуҗалыгында директор урынбасары булып хезмәт куйган. 2000 нче елда гаиләсе белән туган нигезенә күченеп кайткан. Үзе турында бик ачылып сөйләргә яратмаса да, кайбер сорауларыма җавап алу бәхетенә ирештем. Абдулбари Хәйрулла улы 1946 елның апрелендә Зур Чынлы авылында туган. Гаиләдәге балаларның алтысы да малай булганлыктан, аларга “бу эш синеке, монысы минеке” дип бүлешеп торырга туры килми. Әти-әниләре эштә вакытта, иң олы малай булганлыктан аңа үзеннән кече энекәшләрен тәрбияләү, беренче адымнар ясауда ярдәм итү кебек җаваплы вазифалар да йөкләнә. “Ходайга мең шөкер, бүген барыбыз да исән, төрле якларда яшәсәк тә күрешкәләп торабыз, бик сагынышабыз,”- ди ул. Бик яшьли колхоз эшендә бил бегә, 13- 14 яшьләрдә тракторчы ярдәмчесе хезмәтен башкара. Тракторчы, шофер булып эшли, хәрби хезмәттән кайткач авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча югары уку йортын тәмамлый. “Дин эшенә ничек алындыгыз?”, диюемә дә ул: ”Безнең гаилә элек-электән динле булган. Элек елларда авылыбызның Сәлахетдин исемле мулласы халыкны оештырып мәчет төзетә, әмма заманның катлаулылыгы нәтиҗәсендә аны колхоз идарәсе итеп үзгәртәләр. 1990 елда янә авыл картлары белән киңәшеп, ул бинаны яңадан мәчет иттереп башка урынга күтәрәләр. Ә ул җир участогына әтиебезнең бертуган энесе Абдулла Фәхретдинов хуҗа була. Әлбәттә, әти сорагач ул каршы килми. Төзелеш эшләренә дип әти белән әни ун мең сум сәдака бирәләр. Аннан соң әтиебез озак еллар мәчетнең хуҗалык эшләрен алып барды. Аларның исемнәре Кол-Шәриф мәчетенең сәдака бирүчеләр исемлеге тупланган китабында да бар.

Әтинең вафатыннан соң, без алты бала җыелып, төп нигезне япмаска дигән карарга килдек. Энеләрем барысы да бертавыштан “абый, әйдә син кайт,-диделәр. Шулай итеп мин янә туган авылда яши башладым, мәчеттә әтинең эшен дәвам иттердем. 2008 елдан имам- хатыйб вазифасын үтим“,-диде Абдулбари абый.

Быелның июнь башларында ул, Казанның 1000 еллыгы исемендәге югары уку йорты мәдрәсәсендә диплом якларга җыена. Җәй көннәрендә авыл балаларына мәчеттә дини гыйлем бирү традициягә әйләнгән. Венера Рамазанованың  бу  изге эштә куйган тырышлыгын сөйләп  бетергесез. Гарәп графикасы, коръән сүрәләрен өйрәнү һәм намаз уку буенча район күләмендә үткән конкурста авылдашлары Фаил Баһаветдинов беренче урынны яулаган.

–Үзебезнең өч балабыз да югары белемнәреннән тыш, дин эшен дә яхшы беләләр, намаз укыйлар, җиде оныгыбызның өчесе намазга басты. Без бик шат,-ди Абдулбари абыйның тормыш иптәше Флера ханым.

 

 


Рәшит ФӘТХУЛЛОВ, Чүпрәле

"Туган як"

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана