Стататистика буенча, ел саен Татарстаннан төрле туроператорлар аркылы 1200-1300 кеше хаҗга китә. Быел да хаҗилар саны буенча күрсәткечләр алдагы еллардан калышмады. Сәфәр тиешле дәрәҗәдә узсын өчен барлык чаралар да күрелде. Бу турыда агымдагы елның хаҗ сәфәре нәтиҗәләренә багышланган пресс-конференциядә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге һәм «ДУМ РТ Хадж» программасы җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин хәбәр итте.
Быелгы хаҗны аккредитация узган «Хезмәт-тур» һәм «ДУМ РТ Хадж» туроператорлары оештырды. Беренче туроператор аша – 500, ә икенчесе аркылы Татарстан, шулай ук Сембер, Самара һәм башка өлкәләрдә яшәүче мең мөселман кешесе юллама алды.
– Россиянең башка төбәк мөфтиләре үз хаҗиларын Татарстан туроператорлары аша җибәрергә теләп мөрәҗәгать итә. Аларны вәгазьләр, татар-милли компонентларын саклый торган материаллар таратыла, хаҗны үз дине һәм милләте кешеләре белән бергә кылу җәлеп итә, – диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин.
Оештыручылар һәм хаҗилар сүзләреннән аңлашылганча, агымдагы ел хаҗы югары дәрәҗәдә үткән.
– Барлык планнар да үтәлде, алга куелган максатларга ирешелде, күпмедер дәрәҗәдә хәтта алдан уйланмаган һәм сөйләшенмәгән шартлар да яхшыртылды, – дип ассызыклады хәзрәт.
Яңа оешма барлыкка килгәннән соң, хаҗга бару бәясе 30 процентка очсызрак булуы хакында сүз дә булды – программа җитәкчесе сүзләренә караганда, Мәккәгә бару шартлары VIP-статуска туры килгән, башка туроператорлар куйган бәя белән чагыштырганда, 20-30 процентка арзангарак төшкән.
Хаҗга төрле VIP-програмаларда бару, оештыручыларның исәпләве буенча, 150-180 мең сумга төшә. Беренче төркем белән хаҗга китәргә теләк белдерүчеләргә юллама 98-108 мең сумга туры килгән. Соңрак, барырга теләүчеләр аларны 122 меңнән 144 мең сумга кадәр ала алган. Оештыручылар сүзләренә караганда, бәяләрнең төрле булуы салым тарифларының артуы һәм доллар курсының күтәрелүе белән бәйле.
Хәбибулла хәзрәт Нәфисуллин сүзләренә караганда, хаҗны оештыру шактый уңайлы һәм уңышлы булган. «Казаннан туп-туры Мәдинәгә оча торган авиарейслар оештыруда да уңыш елмайды. Ул гына да түгел, сәфәр алдыннан без Казанда һәм республикабызның төрле районнарында хаҗга әзерлек буенча лекцияләр үткәрдек. Дин сабаклары шулай ук Мәккәдә дә оештырылды», – дип өстәде оештыручы.
Мәдинәдә хаҗилар Әл-Хәрам мәчетеннән 100-150 метр ераклыкта гына урнашкан 4-5 йолдызлы кунакханәләрдә яшәгәннәр. Аларны ашату өчен бушлай «швед өстәле» оештырылган.
– Әлеге мәсьәлә алдан хәл ителмәгән иде, бу елдан-ел хаҗилар өчен зур проблема булып тора. Мәккәдә «швед өстәле» башта түләүле иде, әмма соңынан без пенсия яшендәге барлык хаҗиларны бушлай ашату турында карар кабул иттек. Хаҗиларның күпчелеге Татарстаннан – шактые пенсия яшендә, – дип сөйләде Хәбибулла Нәфисуллин.
Мәдинә буенча түләүсез экскурсия дә планга кертелмәгән була. Хаҗ кылыр алдыннан хаҗиларга Гарәфә үзәнен күрсәткәннәр, Коръән аятьләре беренче булып иңгән тауларга да алып менгәннәр.
– Әл-Хәрам мәчетеннән кунакханәгә кадәр туннель аша йөри торган автобуслар оештыра алуыбызны да зур уңыш, дип саныйм. Чөнки җир өсте транспорты белән барган очракта 800 метр җәяү барырга туры килгән булыр иде. Быелгы хаҗның тагын бер үзенчәлекле ягы күзәтелде: татар халкының барлык гореф-гадәтләрен истә тотып, корбан ашы оештырылды. Хаҗилар арасыннан булган Коръән-хафизлар Коръән укыдылар. Мәккәдә хаҗ кылган арада Изге Китапны тулысынча укып чыктылар, – диде Хәбибулла хәзрәт.
– Согуд Гарәбстаны да Татарстанның хаҗ сәфәрен тиешле дәрәҗәдә оештыруын бәяләде: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә үзенең рәхмәтен җиткерде һәм Әл-Хәрам мәчете төшкән бүләк тапшырды, – дип билгеләп үтте Ришат Хәмидуллин.
«Islam today» мәгълүмати-аналитик федераль порталы