Калебләребез ник гафиллектә?

26 октябрь 2012 ел 10:12

Ял көнемдә, Казанга барырга дип, юлга кузгалдым. Мәшләк авылына җиткәч танышымны очраттым. Без бер машинада бардык. Ул мине таныган, мин генә аны танымыйча интектем. Һәрвакытта күзләре янып торган, көчле, акчага да интекми яшәгән, тормышны яратучы бу ханым сулыгып, тартылып киткән. “И, кызый, яшь кенә көенчә әнием вафат булды бит әле”, – дип сүзен башлады ул. “Үлемнең яше, карты юк инде аның. Безгә бит әниләр йөздә, илледә дә әни булып кала”, – дигән уй баштан йөгереп узды. Гөлсылу апаны (танышымның әнисе) күптәннән яхшы беләм. Бер оешмада баш хисапчы булып эшләде. Фатирында булганым бар. Аларның ничек яшәүләрен күреп сокланып кайткан идем.

– Менә, син дини белем алып йөрисең. Күп нәрсәләрне хәзер беләсеңдер.

– Күп булмаса да, беләм инде. Пәйгамбәребезнең (сгв) хәдисе дә бар бит. Бишектән алып ләхеткәчә белем алырга кушкан. Дини белемнәрне күбрәк үзләштергән саен, тирәнрәк үтеп керсәң, үзеңне гел берни белмәгән кебек хис итәсең.

Танышымның әнисе юл фаҗигасенә юлыккан икән. Берүзе шушы кызын үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгарды. Кызын тудыруга ире белән аерылды. “Мин бит үзем акчаны табам, миңа нәрсәгә ир”, – дип шаккаттырган иде. “Нигә дип мин ирне ашатып, киемнәрен карап торырга тиеш. Минем бит болай да эшем авыр, җитәкчем дә мине хөрмәт итә, акчаны күп итеп түли”. Акчаның күп булуы әйбәт анысы. Ул бит ишекләрне ачып керергә ярдәм итә. Гөлсылу апаның кызына әниеңә күп итеп догалар укып тор дип киңәш иттем. Үземнең сумкада һәрвакыт “Һәфтияк Шәриф” йөри. Аны алып биреп, “Фатиха” сүрәсен укы”, –дидем. – Әниең сөенсен, хәзер аңа догалар гына булыша”.

“Адәм баласы Аллаһы Тәгаләне авыр кайгылардан соң яки берәр якын кешесен югалткан чагында гына исенә төшерә. Ә башка вакытларда алдын-артын карамыйча, дөнья куа, мәңгелеккә теге дөньяга барачагы һәм аңа әзерләнергә кирәклеге турында уйлап та карамый”, – дигән уй башымнан йөгереп узды. Ахирәткә барачагын һәм аңа әзерләнү зарур икәнен күпләр аңламый. Әлегә безнең күбебез гафиллектә. Гел акча турында уйлыйбыз. Ата-ананы, олыларны, бергә эшли торган хезмәттәшләреңне хөрмәт итү юк дәрәҗәсендә. Яшьрәк вакытта күбебез картлык килмәс, мин һаман да яшь булырмын, дип уйлый. Җинаятьчелек, наркомания чамадан тыш. Адәм баласы Җир йөзенә кунакка гына килгәнен онытмасын иде. Шул кыска гына гомерне иманлы булып, лаеклы яшәп үткәрик. Кешене иман ныклыгы, өмет, ышаныч, мәхәббәт дигән бөек көч яшәтә, шул егәр бирә.

Фирая МИНГАЛИЕВА,

Мамадыш шәһәре, "Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана