Рөстәм БАТРОВ:Мөселман кинофестивалендә күрсәтелә торган фильмнар бөтен гаилә белән утырып карарлык булырга тиеш

16 август 2012 ел 13:03

Казан халыкара мөселман кинофестиваленә карата таләпләр ел саен арта бара, аны оештыручылар узган еллардагы кимчелекләрне, ялгышлыкларны исәпкә алып, елның-елында кинофорумны камилрәк итәргә омтыла. Бигрәк тә узган елда “Чужая” нәфис фильмының баш героинясы ролен башкарган Сибиль Кикелли белән бәйле гаугадан соң кинофестивальне оештыру нечкәлекләренә карата аеруча игътибар артты дип әйтергә була. Бу фильмнарны сайлап алуга гына түгел, хәтта фестивальгә чакырыласы кунакларның шәхесенә һәм хәтта ки аларның киемнәренә дә кагыла. “Мир” кинотеатрында узган матбугат очрашуында мөселман кинофестиваленә кагылышлы яңалыкларны игълан итәр өчен, матбугат вәкилләрен дә җыйдылар.

2005 елдан бирле төрле исемнәр белән уздырылып килгән әлеге фестивальдә нинди кинотасмалар күрсәтү кирәк дигән сорау берничә тапкыр күтәрелде. Кинофорумның Россия һәм дөнья җәмәгатьчелегендә ислам һәм мөселманнар турында объектив караш тудыру максатын куйганлыгын искә алсак, сорауга җавап та табыла кебек. Әмма бу фестиваль максатларының берсе генә.

Рөстәм Батров: “Ислам кануннарын бозу күренешләре булган фильмнарны үткәрмәскә тырыштык”


2011 елдагы вакыйгалар исә кинофестивальне оештыруга яңача якын килергә кирәклеген күрсәтте. Фильмнарны сайлап алу комиссиясенә ислам белгече кертелү дә шул үзгәрешләр белән белән бәйле. Матбугат очрашуында РИУ проректоры, Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр Советы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров фикеренчә, “без мөселман мәдәнияты мәнфәгатьләренә хезмәт итүче, мөселман мәдәнияты кыйммәтләрен пропагандалаучы, тамашачыларны рухи эзләнүләргә, тормышы турында уйланырга этәрүче фильмнар турында сүз алып барырга тиешбез”.

Әмма сайлап алу комиссиясенә кердең дә, фестивальдә күрсәтелергә яраклы тасмаларны сайлап алдың эше җиңел генә булып чыкмаган. “Мөселман киноларын сайлап алу критерийлары гади түгел. Чөнки фестивальнең концепциясе дә анык, төгәл формалаштырылмаган”, - дип саный Ислам белгече. Нәтиҗәдә дин белгечләре фестивальнең дөньяви чара булуыннан чыгып эш иткән.

“Димәк, мөселман һәм ислам фильмнары арасында чик уздырырга кирәк. Ислам киносы – ул тулысынча ислам кануннары буенча төшерелгән кино, ул исламны дин буларак пропагандалый. Бу киноны карарга эчтән дә әзер булырга кирәк. Ислам контекстында төшерелгән киноны тамашачы һәрвакытта аңлап та җиткермәскә мөмкин. Шулай булгач, без мөселман киносы турында сүз алып барабыз. Шул ук вакытта моңа анык кына билгеләмә дә юк.

Ел саен кинофестивальнең концепциясе турында дискуссия күтәрелә. Без үзебез өчен бу фильмнар мөселман мәдәнияты кыйммәтләрен чагылдырырырга тиеш дигән критерий булдырдык. Бу һәрвакытта да ислам киносы булмаска да мөмкин. Ислам киносы – ул ничек булырга тиешлек турында. Ә мөселман киносы мөселманның көндәлек тормышы, мөселманнар һәм мөселман илләре хакында, мөселманнар эшләгән фильмнар. Бер сүз белән әйткәндә, бу киноны бөтен гаилә белән утырып карап булырга тиеш. Өстәвенә аның мөселман төсмерле булуы зарур.

Картиналарда “ятак” һәм башка шундый ислам кануннары бозылган күренешләр булса, без мөселман мәдәнияты кыйммәтләрен пропагандалаучы фестивальдә бу киноларны күрсәтү дөрес булмас дигән фикергә килдек, мондый эшләрне үткәрмәскә тырыштык.

Төшереп калдырылган фильмнар арасында шулай ук бер кешенең рухи эзләнүләре һәм тәңречелеккә килүе турындагы “Тәңре” фильмы. “Кешенең наркомания белән тәңречелек арасыннан икенчесен сайлап алуы яхшыдыр да, әмма тәңречелек христиан диненнән, исламнан да өстенрәк итеп күрсәтелә. Мөселман кинофестивале контекстында бу фильмны күрсәтү бик үк акылга ятышлы түгел”, - дип белдерде Рөстәм Батров.

Василий Антипов: “Үзебез тәкъдим иткән исемлеккә шәрә хатын-кызлар, ятсыз күренешләр, ачыктан-ачык агрессия булган фильмнар кермәде”


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: алдагы матбугат очрашуларының берсендә фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы, Россия каналында чыгучы “Мөселманнар” тапшыруы җитәкчесе Василий Антипов сайлап алу комиссиясенең фикерләре белән Голәмәләр Советыныкы килешкәнлеген хәбәр иткән иде. “Бу фестивальнең этик нормалары бар. Казан фестивалендә “хәләл кино” күрсәтәләр дигән фикер яшәп килә. Без бу нормаларны исәпкә алырга, чикне үтеп чыкмаска тырыштык. Үзебез тәкъдим иткән исемлеккә шәрә хатын-кызлар, ятсыз күренешләр, ачыктан-ачык агрессия булган фильмнар кермәде”, - дигән иде ул, ислам белгечләре киңәшләшеп эшләү практикасының алга таба да дәвам итәчәгенә өмет итеп.

Чулпан Хамматова һәм Марат Башаров мөселман кинофестивале кунаклары булырмы?


Тамашачы бит ул сизгер халык: фестивальдә нинди кинолар күрсәтелүенә генә түгел, килгән кунакларның тышкы кыяфәтенә, үзен ничек тотышына да игътибар итә. Шуңадырмы быел оештыручылар чакырыласы кунакларны “җиз иләктән уздырганнар” дигән фикер калды. Матбугат очрашуы вакытында кинофорумга кунак итеп теге яки бу кешене чакырганда аның милләте (бу очракта татар), актер булуы гына түгел, ә шәхесенә карата сорауларның булу-булмау мәсьәләсенең дә зур роль уйнавы аңлашылды.

Алдан хәбәр ителгәнчә, фестивальгә режиссер Андрей Кончаловский, танылган Россия актерлары Дмитрий Певцов, Сергей Шәкүров киләчәк.

Милләттәшләребезне иң куандырган хәбәр, миңа калса, фестивальгә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Лилиан Наврозошвили килүе булгандыр. Аңа фестивальнең ябылышын алып баруны ышанып тапшырганнар. Казанда туып-үскән кыз Санкт-Петербург Яшь тамашачы театрында эшли.

Әлбәттә, ел саен кинофорум чит ил “йолдызы”ннан башка узмый. Фестивальнең пиар директоры Альбина Нәфигова хәбәр иткәнчә, быел Англия һәм Американың театр, кино һәм телевидение актрисасы Джулия Ормондның килү мөмкинлеге гаять зур. Әмма әлегә берәү дә бу актриса килер дип тулысынча гарантия бирми. Төгәл мәгълүматны бу атна ахырында-киләсе атна башында белергә мөмкин булачак.

Хәзерге вакытта Россия актерлары Егор Бероев һәм Ксения Алферова белән сөйләшүләр алып барыла. “Безнең фестивальгә Ирина Алферова килергә теләгән иде. Әмма ул аягын сындырган һәм фестивальдә үзен бик уңайлы хис итмәмен дип уйлый. Җәрәхәте күптәнге булса да, ул актриса, “йолдызлар келәме” ... Аны аңларга була”, - дип хәбәр итте А.Нәфыйгова.

Аның сүзләренчә, быел кунаклар фестивальдә “туй генераллары” буларак кына катнашырга теләми. Актерлар үзләре, кино гына түгел, башка өлкәләрдә дә алып барган эшчәнлеге белән таныштырырга тели. Фестиваль алар өчен фикер алышу, мәдәниятлар диалогы урыны буларак кабул ителә.

Журналистлар фестивальгә милләттәшләребез Чулпан Хамматованы һәм Марат Башаровны чакыру белән кызыксынды. Чулпан Хамматова белән сөйләшүләр апрель-май айларыннан ук алып барылса да, әлегә нәтиҗәләр бирмәгән. “Чулпан Хамматова – бик мәшгуль. Хәзер яңа проектта төшә. Ул үзе фестивальгә килергә бик тели. Шуңа күрә аның кинофорумда булуы да мөмкин. Әмма ул тулысынча ышандырып та бетерми”, - диде А.Нәфыйгова, “бер генә минутка” актер Константин Хабенскийның да “кереп чыгу” мөмкинлеге турында хәбәр итеп. Шулай ук продюсер, сценарист, режиссер Алексей Пиманов та хәләл җефете белән фестивальгә килергә теләк белдергән булган.

Ә Марат Башаровның нигә фестивальдә булмау нечкәлекләрен оештыручылар ачып бирергә ашыкмый. Альбина Нәфыйгова белдергәнчә, аның кандидатурасы кунак буларак каралган, “әмма бер фикергә киленмәгән”. “Эш акча да түгел, аның шәхесенә карата фикер каршылыгы бар”, - диде пиар директор, аның киләсе елга килү мөмкинлеге барлыгын әйтеп.

Журналистларны шулай ук фестивальгә килгән кунакларның киемнәре, өс-башына кагылышлы мәсьәлә дә (дресс-код) кызыксындырды. Моңа җавап итеп актерларны чакыру белән шөгыльләнүче А.Нәфыйгова: “Менә фестивальне мөселманның йорты дип күз алдына китерик. Анда кунак килде, ди. Әгәр кунак зыялы икән, ул мөселманга ошамаган киемдә килмәячәк”, - диде. “Дресс-кодка килгәндә, без, әлбәттә, кунакларның тышкы киемнән һәм уралган шарфлардан булу-булмавын күзәтәчәкбез”, - дип ышандырды пиар директор.

Голәмәләр Советы рәисе Рөстәм Батров фикеренчә, кунакларның сәхнәгә ничек чыгу мәсьәләсенә оештыручылар нык игътибар итәргә тиеш. Артистларның нәкъ менә халыкара мөселман фестиваленә килүләре турында ныклап төшендерү дә зарар итмәс. Чөнки алдагы елларда сәхнәгә эчкән килеш чыгу һәм “йолдызлы келәм”дә тәмәке тарту очраклары да күзәтелгән иде. Әгәр без мөселман кинофестивале аша Казанны һәм Татарстанны популярлаштыру максатын куябыз икән, монда оештыру эшләренең энәсеннән җебенә кадәр уйланылган булырга тиешлеге бәхәссез.

5 сентябрьдә старт алачак кинофорумга кагылышлы кайбер сораулар ачык килеш кала. Мәсәлән, оештыручылар матбугат очрашуы вакытында мөселман киносы фестивален оештыруның башында торган Россия мөфтиләре Советы рәисе Равил Гайнетдинның кинофорумда булу-булмавы турында оештыручылар мәгълүмат җиткермәде.

Шулай ук фестивальнең жюри рәисе турында да әлегә мәгълүматлар биреп җиткерелми. Хәзерге вакытта ике кандидатура карала. Аның танылган кинорежиссер, абруйлы оста булачагы хәбәр ителә. Ә жюри үзе тулысынча тупланып беткән диярлек.

Фестиваль кысаларындагы фильмнар “Мир”, “Родина”, “Корстон”, “Киномир”, “Киномечта” кинотеатрларында күрсәтеләчәк. “Мир” кинотеатрында – ретроспектива, “Родина”да – үзара ярыша торган фильмнар, ә “Киномакс” һәм “Киномечта”да конкурстан тыш программа барачак.

Быел фестивальгә сайлап алу комиссиясе хөкеменә 55 илдән 300 дән артык фильм җибәрелгән иде. Нәтиҗәдә 20 илдән тулы һәм кыска метражлы документаль фильмнар, тулы һәм кыска метражлы нәфис фильмнар) 40 фильм гына сайлап алынды. Шулай итеп, агымдагы елның фестиваль фильмнарын Һиндстан, Төркия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Финляндия, Польша, Бәхрәйн, Венесуэла, Занзибар, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Россия, Татарстан һ.б тәкъдим итә. Сицилия, Йәмән һәм Монтенегро форумда беренче тапкыр катнаша.

Казаннан фестиваль программасына Фәрит Дәүләтшинның “Эт” тулы метражлы нәфис фильмы, Илдар Ягъфәровның “Югалган” кыска метражлы нәфис фильмы һәм Сергей Яковлевның “Проломнаядагы аптека” кыска метражлы документаль фильмы кертелде. Тәнкыйтьчеләр бу эшләрне фестивальдә катнашырга лаеклы дип тапты.

Фәрит Дәүләтшин: “Безгә инде күптәннән бер көчле җәмгыятькә берләшергә, Татарстан кинематографиясен алга җибәрергә кирәк”

Шуңадырмы әллә башка сәбәптәнме егерме елдан артык Үзбәкстанда кино төшергән, Татарстанда 5 ел яшәүче режиссер Фәрит Дәүләтшин (аның “Күк капусы ачылганда” нәфис фильмы конкурстан тыш программага кертелде) бу фестивальне үзе өчен һәм, гомумән, бөтен Татарстан өчен зур бәйрәм, дип саный. “Бик күп театр, эстрада фестивальләре уза. Әмма кино – ул бөтенләй башка. Анда халык күп йөри, кино кешене күп җәлеп итә, алар безнең һәм башка илләрнең фильмнарын карый ала. Билгеле: бүгенге көндә Интернет аша теләсә кайсы фильмны чыгарып алып була.

Әмма фестиваль бу фильмнарны “тудырган” кешеләр белән “тере” очрашулар һәм тәэсирләр алып килә. Беренчедән, алар белән теге яки бу агым, формалар турында фикер алышасың. Нәфис фильмнар эшләүчеләргә һәрвакыт бу өлкәдәге, Европа һәм Америка киносындагы яңалыклардан хәбәрдар булырга, бүгенге юнәлешләрне һәм формаларны белергә, вакыйгалар үзәгендә “кайнарга” кирәк.

Бу фестиваль, миңа калса, бик күп кешеләрне берләштерә. Кинофестивальләрдә Татарстанда бик күп режиссерлар бар дигәнне ишетергә туры килә, әмма тормышта мин аларны очратмыйм. Ә фестивальдә без очрашабыз, сөйләшәбез. Минемчә, безгә инде күптәннән бер көчле җәмгыятькә берләшергә, Татарстан кинематографиясен алга җибәрергә кирәк. Мин моны 2005 елда кинофестиваленең жюри составында эшләгәндә үк аңладым”, - диде Фәрит Дәүләтшин.

Татар телендә беренче тулы метражлы нәфис фильм төшергән режиссер Илдар Ягъфәров та бу фестивальне вакыйга, дип саный. “Без бу фестивальдә очрашабыз, фикерләшәбез. Чөнки ел буена беркемне күрмисең, кино төшерәсең, вакыт та юк. Ә менә фестивальдән без энергия алабыз, бер-беребез белән киңәшләшәбез, бәхәсләшәбез. Иң мөһиме – фестиваль Татарстанда кино булырга тиешлекне искә төшереп тора”, - диде ул.

Голәмәләр Советы рәисе Рөстәм Батров исә бу фестиваль Татарстан кино үсешенә генә этәргеч бирми, үз тормышыбыз, тарихыбыз, рухыбыз турында уйланырга этәрә, дип исәпли. Ул быел кинофорумга тәкъдим ителгән “Югалган”, “Бибинур” кебек фильмнарның шул хакта булуын искәртте. “Бу вакыйга кешеләр булып калырга, этләргә әйләнмәскә ярдәм итә”, - диде ислам белгече.

VIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленә кагылышлы яңалыкларны Римма ГАТИНА тыңлап кайтты. ТАТАР-ИНФОРМ

 

Башка журналлар

Күңел күзең сукыр булмасын

14 декабрь 2012 ел 14:42

Иман һәм вакыт

14 декабрь 2012 ел 14:29

Коръән укучылар көч сынашты

07 декабрь 2012 ел 10:34
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы