Иман һәм вакыт

14 декабрь 2012 ел 14:29

Сәхабәләр, бүгенге көндә күп кенә мөселманнар яттан белгән сүрәне укып бетерми торып, таралышмаганнар. Бу сүрә сәхабәләр өчен шигарь (девиз) булган һәм шуңа да алар аны шулай еш укыганнар. Бу очракта сүз Коръәндәге “Гасыр” сүрәсе турында бара. Гасыр – йөзьеллык, гомумән, замана, вакыт, чор, дәвер мәгънәләрен үз эченә ала. Аның беренче аятендә (мәгънәсе): “Гасырлар исеме белән ант итәмен ки”, – диелә.

Бу сүрә Аллаһы Тәгаләнең икенде намазы вакыты белән ант итүеннән башланып китә. Вакыт – бар әйберләр өчен дә хас булган дүрт үлчәмнең берсе. Аллаһы Тәгалә яраткан һәр әйбер дә вакыт йогынтысына насыйп ителә, ягъни һәрберсенең дә башы (әүвәлге халәте) бар һәм дә ул ахыргы ноктага таба хәрәкәт итә. Һәр яратылганга ниндидер бер вакыт аралыгы бирелгән. “Кеше – ул Вакыт”, – ди галимнәр. Моңа иң гүзәл билгеләмәне имам Хәсән әл-Басри биргән: “Чынлап та, кеше билгеле бер сандагы көннәрдән генә тора. Һәр үтеп киткән көн белән бергә, ул бу кешедән дә кими”.

Һәрбер сәгать, һәр минут, һәр секунд саен без үзебезнең тормыш азагына – үлемебезгә якынаябыз. Кешенең төп капиталы – вакыт. Вакыт – без кадерен белмәгән төп байлык. Вакыт безне тормышыбызның иң мөһим моментына – безнең бу дөньядан икенчесенә күчү мизгеленә алып бара. Әгәр дә безнең үлгәч ни көтәсен белү буенча ныклы ышануларыбыз булса, бик сирәкләребез генә төнлә йоклый алган булыр иде. Без һәрберебез дә: “Безнең барыбызны да алда үлем көтә”, – дип әйтәбез, ә килеп җитәчәк ул сәгатьнең никадәр җитди булуын аңлап бетермибез. Үлем – кире кагып булмый торган факт; тормышны да, үлемне дә Аллаһы Тәгалә Үзе яраткан. Аллаһы Тәгалә Коръәндә (мәгънәсе): “Аллаһ кемнең игелек кылачагын сынап карар өчен, үлемне, яшәеш-тормышны бар итте. Аллаһ – җиңү белмәс кодрәт иясе, чиксез мәрхәмәтле ярлыкаучы” (“Мөлек (Падишалык)” сүрәсенең 2 нче аяте), – дип белгертә. Шунысына да игътибар итәргә кирәк: Аллаһы Тәгалә “үлемне һәм тереклекне бар кылып”, иң әүвәл үлемне искә ала. Бу – үлемнең, мәңгелек дөньяга күчү мизгеленең мөһимлеге, аның әһәмиятле булуы турында сөйли. Үлем – без бу мизгелдә сайлап алу мөмкинлегенә ия булуы белән мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйткән: “Аллаһның бөеклеге белән ант итәм, бу фани дөньядан соң – оҗмах яки тамугтан тыш – башка яшәр урын юк” (Хәмзәт бине Һөмрәннән “Җәмигу әс-сәгыйрь”). Беркем дә Оҗмах белән Тәмуг арасындагы урталыкны сайлый алмый.

Үлемнең әһәмиятлелеген аңлау һәркемдә (аның Аллаһка ышануы һәм үз инанулары буенча) төрлечә. Шуңа да Аллаһы Тәгалә вакытның мөһимлеген ассызыклап, алда әйтеп кителгән аятьтә ант итә.

Аннан соң Ул (мәгънәсе): “Кеше һәрвакыт уңышсызлыкка очрый” (“Гасыр” сүрәсенең 2 нче аяте), – ди. Вакытны үткәрү буенча кешеләр ике төргә бүленә. Беренчеләре – вакытны ашау, йоклау, төрле тамашалар карап ләззәтләнү өчен сарыф итә, бу тормыштан барысын да тулысынча алып калырга тели. Үзенә бирелгән вакытның кадерен белмичә, тормышын бушка әрәм итә. Андый кеше Җирнең хайваннар дөньясындагы башка вәкилләреннән бер ягы белән дә аерылмый. Кешеләрнең икенче төрләре бу тормышның кадерен белә, аның Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бердәнбер мөмкинлек икәнен, үлемнең кисәк кенә килгәнен дә яхшы аңлый. Аллаһка инану төрлечә була, шуңа да Аллаһы Тәгалә (мәгънәсе): “Бары тик иман китереп, игелек кылганнар гына, бер-берләренә Хакыйкатьне исбат иткәннәр, бер-берләренә түзем, сабыр булырга өндәгәннәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар” (“Гасыр” сүрәсенең 3 нче аяте), – ди.

Руслан хәзрәт МОРТАЗИН,

Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые,

Актаныш Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана