Уразада рух та, тән дә чистара!

25 июль 2012 ел 10:37

20 июльдә Рамазан башланды. Ураза – Исламның биш мәҗбүри кагыйдәләреннән берсе.

Ислам – ул дин генә түгел, ә тормыш рәвеше

Ул беркайчан да торгынлык идеологиясе булмады, ә һәрвакыт фикер, идея, үсеш һәм белем дине булды. Бу айда ураза тоту ел буена кылган гөнаһлардан арынырга булыша. Рамазан – үз-үзеңә хисап бирү ае, бу айда без кабат-кабат үз тормышыбызны баштан кичерергә, үз гамәллә­ребезгә чит кеше күзлегеннән карарга, уебызда Аллаһы Тә­галә алдына килеп басарга һәм шундый сорауларга җавап бирергә тырышырга тиеш: мин дөрес яшимме? Дө­рес эшлимме? Җирдәге го­меремдә миңа бирелгән кадерле көннәрне бушка сарыф итмимме? Рамазан безгә чистарырга булыша, кешеләргә игътибарлырак, игелеклерәк булырга өйрәтә. Тик кешенең вөҗ­даны (иманы) гына аның тәкъвалыгына һәм бозыклыгына үлчәү булып тора, шунлыктан ул кайсы гөнаһлары кичерелгән, ә кайсылары ки­черелмәгәнлеге турында бер­­­кайчан да белми. Бу Кыя­мәт көнендә генә ачыклана.

Ураза тоту 12 яшьтән өлкән бөтен мөселманнар өчен фарыздыр. Авыручылар, йөкле яки бала имезгән хатыннар, сәфәрчеләр уразаны шушы халәтләреннән арынгач тотарга тиеш. Көчсез картлар яки шифалану мөмкинлекләре булмаган авырулар шушы ай ахырында сәдака би­рерләр. 30 көн буена ураза тоту Аллаһы Тәбарәкә вә Тәга­ләнең Җәбраил галәйһис­сәлам аша Мөхәммәд Пәйгамбәргә нәкъ шушы айда Коръән Кәримне иңдерә башлавына бәйләнгән.

Бу айның кеше сәламәтлеге өчен әһәмияте гаять зур. Бүген инде галимнәр ай яктысында ашау белән кояш яктысында ашау бер булмауны раслады. Әйтик, аш каза­нының актив ритмы иртәнге биш-җиделәрдә күзәтелә, аннары ашказанында хасил булган эчке кодрәт эчәкләргә юнәлтелә. Ашамый торганда кеше организмы элек тупланган артык май катламы һәм башка зыянлы матдәләрдән котыла. Тәнебездәге шул ашау калдыклары (шлаклар), эшкәртелеп бетерелмәгән тоз һәм артык сулар кайбер шешенгән әгъзалардан (ту­бык-тез, умыртка сөяге һ.б.) юылырлар – һәм без чистарынырбыз. Сулышыбыз нормалаша. Шуны да исәптә тотарга кирәк: мөселман, җәдвәле һиҗри буенча әлеге изге ел саен 10-12 көнгә иртәрәк килә.

Аллаһы Тәгалә өч төрле тереклек иясен яраткан: фә­рештәләр, хайваннар һәм ке­шеләрне. Беренчеләренә ул акыл гына биргән, шунлыктан алар гөнаһ кыла, явызлык эшли алмый; икенче­ләренә – тик теләк һәм дәрт кенә. Ә ке­шеләргә ул тегесен дә, монысын да биргән һәм кешене бөтен җан ияләреннән югары күтәргән, кеше­ләргә яхшылык белән игелеклелек арасында сайлап алу мөмкинлеге биргән. Бу тормышта ымсыну һәм вәсвә­сәдән ничек котылырга, үз теләкләреңне ничек тыярга? Нәкъ менә шунда ураза ке­шедәге дәртләрне, нәфесне җиңү өчен иң яхшы чара булып тора. Ураза вакытында мөселман кешесе үзе­нең ихтыяр көчен бергә туплап, хайвани дәртләрдән арына һәм үзенең калебен – кү­ңелен сафландыра, чөнки һәр нәрсәдән тыелып тору кешенең рухын пакьләндерә һәм югары күтәрә.

Ураза тотканда махсус ашау-эчү кагыйдәләренә таянырга кирәк. Кичен, кояш баегач, ураза тотучы кеше җиңелчә генә авыз ача, ягъни ифтар кыла. Иртән, таң ал­дыннан, уразага керер алдыннан ул сәхәр ашый. Гадәттә, ифтар кылырга, ягъни авыз ачарга туганнарын, якын­нарын, күршеләрен һәм хезмәттәшләрен чакыралар. Авыз ачарга чакырып, сыйлаучы мөэмин-мөселман үз гө­наһларының ярлыкалануына өмет итә ала. Авыз ачар алдыннан Коръән укып дога кылына, Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Пәйгамбәрләре Мө­хәммәд ­га­­ләй­һис­сәламның кылган эшләре, уразаның килеп чыгышы, оҗмах нигъ­мәтләре һәм тәмуг газаплары турында һәм аралаштырып дөнья хәлләре турында да сөйләнелә.

Ризык тәмле һәм төрледән-төрле, туклыклы һәм витаминнарга бай булырга тиеш. Матур итеп хәстәрләнгән өстәл, нәфис савыт-саба, кайнар ашларның тәмле исе һәм сусыл җиләк-җимеш белән шәрекъ тәм-томнары­ның ачык төсләре гомуми аш табынына аерым бер шатлык өсти. Дөньядагы төрле ил һәм илебездәге төрле төбәк мөселманнарының гадәткә кергән үз ашамлыклары бар. Ул тормыш рәвешенә, климат шартларына, теге яки бу ри­зыкның булуына бәйләнгән. Әмма бөтен аш әзерләү рецептларында да бер кагыйдә үтәлә – Ислам тыйган продуктларны кулланмаска. Шә­ригать катгый рәвештә ашарга ярамаган һәм шулай ук яраклы яки яраксыз дип табылган һәм куллану шелтә­ләнә торган ризыкларны билгели. Тәңкәле балыклар итен ашарга ярый, ләкин тәңкәсез балыкларны ашау өнәп бетерелми.

Ат, качыр, ишәк итен ашау өнәп бетерелми, әмма тыелмый да. Гарәпләр һәм фарсылар елкы итен ашамый диярлек, кымыз да эчми, ә татар, казакъ, үзбәк, кыргыз, монгол, уйгур халыклары арасында елкы ите һәм кымыз бик киң таралган.

Алкогольле һәм башка исерткеч эчемлекләр, спирт яки шәраб кушып әзерләнгән ашамлыклар куллану шундый ук зур гөнаһ санала. Мөхәммәднең бер хәдисендә болай диелә: “Хәмер – гөнаһларның нигезе һәм чыганагы, аны эчкән кеше акылын югалта. Ул Аллаһы Тәгаләне санга сукмый, гөнаһ кыла, беркемне дә ихтирам итми, туганнарының хокукларын танымый, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдән качмый. Иман һәм тәкъвалык рухы аның тәнен калдырып китә, анда Ходайдан ерак булган әшә­келек һәм бозыклык рухы гына кала. Аны Аллаһы Тәгалә, фәрештәләр, пәйгамбәрләр һәм мөэмин-мөселманнар каргар, ләгънәт укыр. Кырык көн буена аның догасы кабул булмас. Кыямәт көнендә аның йөзе кара булыр, теле авызыннан асылынып торыр, түшенә селәгәе агар, күкрә­геннән ачы тавыш чыгар”. Коръән дә исерткеч эчемлекләр эчүне катгый рәвештә тыя (4 нче сүрә, 46 нчы аять).

Башка диннәрдәге кебек үк, ашаганда мөселманның үз-үзен тоту кагыйдәләре һәм йолалары бар. Ашарга утырганда һәм ашаганнан соң мөселман тиешле дога кылырга тиеш. Ашагач та йокларга ятарга ярамый, әмма уң аякны сулы өстенә куеп аркада ятып торырга әйбәт. Теләгәндә вак йотым белән әз-әзләп су эчәргә тәкъдим ителә. Шешә, кувшин яисә башка савыт муеныннан эчү гөнаһ санала. Елгадан, инеш­тән яки чишмәдән бүксәгә ятып авыз белән суырып су эчәргә ярамый. Эчәр өчен суны уч белән алырга кирәк. Суны баскан килеш яки шулай ук майлы ризыктан соң эчәргә ярамый. Кайнар чәйне өреп суытканчы, аның суынганын көтү әйбәтрәк.

Быел ураза (бу җиңел булмаган сынау) 19 августта Фитыр бәйрәме – Гайделфитыр-Ураза бәйрәме белән тәмамлана.

Ураза бәйрәме – гаилә бәйрәме. Бөтен туганнар, гаилә әгъзалары бергә җыелырга, беркая да китмәскә тырыша, чөнки бу көндә мәрхүмнәрнең рухы туган йортка, туганнары янына кайта, дип санала. Бәйрәм көнне хатыннарга (хәләл җефетләргә) һәм балаларга бү­ләкләр бирелә, күршеләр берсен-берсе сыйлый. Иртән, бәйрәм вәгазенә барыр алдыннан, мөселман­нар пакь­ләнү йоласын (тәһарәт) кыла. Бу чистарыну һәм башка пөхтәлек кенә түгел, ә эчке дөньяны, уй-ниятләрне дини-этик мәгъ­нәдә сафландыру. Чиста, матур кием кияләр. Мәчетләрдә гыйбадәт кылына.

Бу бәйрәмдә, үзебезгә сө­енеч алу белән генә чикләнмичә, бөтен мәрхүм туган-тумачаларны искә төшерергә, каберләренә барып, анда дога укырга тиешбез. «Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!» Соңгы елда вафат булганнарның гаиләләре бу көнне туганнарын һәм мулла чакырып, аларның рухын искә алу мәҗлесе үткәрә.

Ураза бәйрәмен тагын Корбан бәйрәме белән чагыштырып, кече бәйрәм дип тә атыйлар. Корбан бәйрәме – Гаид-Әзха Ураза тәмамлан­ганнан соң 70 көн узгач үткәрелә (агымдагы елда – 25 октябрь) һәм өч көн дәвам итә.

ХАҖИ АБДУЛЛА ДУБИН

"Ватаным Татарстан" газетасыннан

Башка журналлар

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы