Мөслимәләргә оратор сәләте кирәкме?

29 апрель 2013 ел 09:26

Мөселман гаиләсендә хатын-кыз бала тәрбияләргә, авыр эштә эшләмичә, өй җылысын саклап, ире кайтуга ашарга пешереп торырга тиеш, дип күзаллана. Әмма бүгенге вәзгыять мондый кануннар белән генә чикләнә алмый. “Мөслимәләр арасында актив кызлар кирәк. Белемле, талантлы яшь буынның булуын телибез”, – ди Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина. 

Россия ислам университетында икенче тапкыр уздырылучы “Мөслимәләр арасында вәгазь сөйләү һәм ораторлык сәләтен үстерү” бәйгесе әнә шундый шигарьләр белән башланып китте. Чыннан да, соңгы вакытларда мөслимә туташларыбыз, үз-үзен чикләп, “яра­мый”лар белән яшәргә өйрәнеп китте. Җырларга ярамый, активлык күрсәтергә ярамый, ачык  төстәге яулыклар бәй­ләр­гә ярамый, дигән язылмаган кануннар уйлап чыгара башладылар. Гарәп илләрендәге гореф-гадәтләрне безнең җирлеккә яраштырып, биредә дә шулай яшәргә кирәк, дигән фикерне алга сөрәләр. Чынлыкта исә ул алай була алмый. Гамәлдә вәзгыять башкачарак. 

Заманча мөслимә нинди булырга тиеш, аларны нәрсә кызыксындыра, бүгенге җәмгыять­тә аларның роле нинди? Бәйге­дә катнашкан 19 мөслимә туташыбыз һәм хатын-кызларыбыз әнә шул сорауларга җавап бирде. “Мөхәммәдия”, “Госмания” мәд­рәсәсендә, Россия ислам университеты шәкертләрен бү­ген нәрсә борчуы миңа да кызык булды. Чөнки һәр катнашучы үзенең күңелен бимазалаган сорауга җавап табарга тырышкан. 

Күпләрне бүген никах мәсьә­ләсе борчый икән. Катнашучы­ларның шактые гаилә бәхете, өйләнешкән парларның аерылышу сәбәпләрен ачыклаган. Бу – чыннан да, көн кадагына суга торган тема. Ир һәм хатын үз вазыйфаларын аңламый икән. Хатын: “Мине ирем хөрмәт итми, акчалата тәэмин итми”, – дип зарланса, үз чиратында ирнең дә хәләленә карата зарлары бар. “Мине тыңламый, хатын-кызга хас вазыйфаларны, кануннарны үтәми”, – ди. Менә шуннан ике арада низаг чыга, озак та тормый, Коръән буенча гына яшим, дип антлар эчкән парлар аерылышырга мәҗбүр була. 

“Ни өчен аерылышалар? Чөнки кияүгә чыгучы кыз яки өйләнүче егет бары тик үзен бәхетле итү өчен генә никахлаша. Иремне, хатынымны бәхет­ле итү өчен гаилә кордым дип уйламый. Төп сәбәп – әнә шул. Чөнки тормыштагы авырлык­ларны җиңә белергә кирәклек­не, Аллаһ ризалыгы өчен бә­хетле гаилә корып яшәргә ки­рәклекне уйламыйлар”, – ди “Госмания” мәдрәсәсе шәкерте Карина Гәрәева. 

Бәхетне кияүгә чыгу, балалар табу дип кенә чикләп куючылар да ялгыша, әлбәттә. Кемдер шәп эшкә урнашуын бәхет дип саный. Әмма бәхет болардан гына тормый. Ислам кануннары белән яшәү, Аллаһ тыйганнардан тыелып, аның кушканнарын гына үтәп гомер кичерү – менә бу, чыннан да, бәхет. Ораторлык сәләтләрен эшкә җигеп, бу хакта оста итеп бәян иткән туташларыбызны тыңлап, сокланып утырдым. Күңелләрен борчыган сорауларын кабыргасы белән куеп, шартлатып үз сүзләрен әйтә белүче гүзәл затларыбыз җи­тәрлек икән шул бездә.  Бүген әйләнә-тирәбезне чорнап алган, эчке дөньябызны агулаган нәфес хакында да, тәүбә турында да эчтәлекле вәгазьләр сөй­ләнде. Минҗе­мәүлия Игнеева­ның дога көче турындагы чыгышы да кызыклы иде. “Бервакыт мәчеткә өч кыз килеп керде. Иртәгә имтихан иде, безгә дога укый алмассызмы, диләр. Без нишләптер авыр вакытта гына Аллаһка мөрә­җәгать итәбез, тормышыбыз җайлы, сау-сәламәт вакытта Аны онытабыз”, – ди Мин­җемәү­лия ханым. 

Күпхатынлылык темасы залдагы туташ-ханымнар арасында иң күп бәхәс кузгаткандыр, мөгаен. “Хатын-кызларның кү­бесе күпхатынлылыкны түбән­сетү дип кабул итә, – ди Сафармох Перова. – Шәригать буенча дүрт хатынга өйләнергә ярый. Әмма без, нәфис затлар, күбрәк хискә биреләбез. Кабул итмибез. Дөньяда ир затларына караганда хатын-кызлар күб­рәк. Ә калган хатын-кызлар ниш­ләргә тиеш? Кияүгә чыкмыйча, карт кыз булып калсыннармы? Никахсыз бала тапканчы, шә­ригать кануннары буенча икенче яки өченче хатынлыкка чыгу хәер­лерәк түгелме икән?!”

Коръәндә дүрт хатын алырга рөхсәт ителсә дә, берсе белән яшәү хәерлерәк дигән өлешен онытып җибәрәбез бугай. “Үзең икенче яки өченче хатынга ризамы соң?” – дигән сорауга Сафармох: “Коръәндә әйтелгән икән, килешергә кирәк”, – дип җавап бирде. Күпхатынлылык темасы залдагы ханымнарны шулкадәр дулкынландырган ки, хәтта жюрида утырган Наилә Җиһаншина да сүзсез кала алмады: “Кызлар, күпхатынлылык­ка бик җиңел карарга ярамый, – диде. – Дөрес, Гарәп илләрендә бу киң таралган. Әмма аларда да бу мәсьәлә гади түгел. Күптән түгел Мәдинә шәһәрендә булырга туры килде. Бер караганда, изге урын, анда Коръән кушканча яшиләр. Бактың исә, анда да күпхатынлы гаиләләрдә ызгыш һәм талаш юк түгел икән. Беренче хатын икенчесен яратмый, өченчесе – дүртенчесен. Хәтта алар да килешә алмый”. 

Әлбәттә, бу сорау ачык кала. Кем дә кем бу тормыш белән килешеп, хәләл ирен башка хатын белән бүләргә тели икән, андыйларга юл ачык. Әмма шәри­гать кануннары белән яшәүче­ләр дә күпхатынлылыкны тулаем кабул итеп бетерми. 

Оратор кызларның темалары төрле өлкәләрне колачлады. Әмма алар арасында ”иң-иң”нәрен сайлап алырга кирәк ләбаса. Беренчелекне бертавыштан Россия ислам университеты шәкерте Айгөл Сәет­газинага тапшырдылар. Тумышы белән Теләче районы Олы Мишә авылы кызы вәгазен башлаганчы ук: “Мин үз ана телемдә сөйлим”, – дип әйтеп китте. Моңа кадәр барлык мөслимәләр дә русча вәгазь сөйләгән булса, бу әле татар телендәге тәүге чыгыш иде. Аннан соң Сөмбел Шәрифуллина да татарча сөй­ләде. Унтугыз катнашучы арасында ике чыгышның гына татарча булуы безне бизәми, әлбәттә. Алга таба оештыручылар моны истә тотарлар дип уйлыйбыз. Ә җиңүче туташыбыз Айгөлгә килгәндә, аның чыгышы, җырлы сөйләме белән мастер-класслар үткәрергә була, дип бәяләделәр. Җор сүзле, көр фикерле мөслимәләр безгә бик тә кирәк. Бүгенге заманда аеруча. 

 

Алсу ХӘСӘНОВА,

"ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН"

 

 

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана