Көчле кешене мәрхәмәтлелек бизи

06 июль 2012 ел 12:16

Кечкенә Самирага әле ике яшь тә тулмаган, ләкин ул бу гүзәл дөньяның төсләрен күрү бәхетеннән мәхрүм – бөтенләй күрми диярлек, ДЦП (церебраль паралич) булу сәбәпле, башка балалар кебек йөреп китә алмый.

Табиблар куйган диагноз – «Последствия перенесенной краниоспинальной травмы в сочетании с гипоксически-ишемическим поражением ЦНС (центральной нервной системы)».

Шулай да Украинада урнашкан халыкара клиникада (http://www.reha.lviv.ua) дәвалану мөмкинлеге бар. Акча гына кирәк.

Дуслар, сабыйга тормышның бар ямен тоярга булыша алабыз! Аңа ярдәм кулы сузсак, ул да, сезнең кебек үк, ямьле җәйгә, кошлар сайравына, матур болын чәчәкләренә сокланыр иде.

Моның өчен финанс ярдәме кирәк. Әйдәгез, ярдәмгә ашыгыйк! Бәлки бу дөньяда ук кылган игелекле гамәлләребез үзебезгә әйләнеп кайтыр, хыялларыбыз тормышка ашар.

“Көчле кешене мәрхәмәтлелек бизи”, – диләр мөселман Көнчыгышында.

 

Гайнетдинова Самираның әтисе язган хат:

“Камилла белән Самира – игезәкләр. Алар җитлекмичә туды. Камиллага тугач ук күзләренә операция ясадылар. Ул хәзер яхшы күрә. Ә Самирага табиблар операция кирәк түгел, диделәр. Бер яшенә кадәр ул бик начар күрә иде. Хәзер дә 30 процент кына күрә.

ДЦП аркасында ул үрмәли дә, утыра да, йөри дә алмый. Хәлләр яхшы түгел.

Кышын Мәскәүдә дәваланып кайттык, Казанда даими дәваланабыз. Күптән түгел генә инвалидлык бирделәр. Табиблар, баланы чит ил клиникаларында яисә Украинада аякка бастыру мөмкин булыр, диләр. Кая гына барсак та, бездән акча гына каералар, ә нәтиҗә юк. Ни кызганыч, мин бу сүзләрне Казан клиникалары турында әйтәм. Менә шундый хәлләр...”

 

         Акча күчерү өчен счёт:

Банк получателя: отделение "Банк Татарстан" 8610 г. Казань
БИК 049205603
ИНН 7707083893
КПП 165902001
К/счёт 30101810600000000603
Счёт № получателя 30301810842006006221

 

Реквизиты:

Получатель платежа: ООО «ДЕНЬГИ.МЭЙЛ.РУ»

ИНН: 7714782518

Расчетный счет: 40702810000002419193

БИК: 044525700

КПП: 771401001

Банк: ЗАО «Райффайзенбанк»

К/счёт: 30101810200000000700

Вид платежа: Зачисление для пользователя Деньги@Mail.Ru: 1027 6001 1224 0969

Контактный телефон: 89872639889 (Гульнара) – отдел благотворительности и социальной помощи Духовного управления мусульман РТ

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана