Казандагы бөтенроссия ислам китабы күргәзмә-ярминкәсе Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам кабул итү датасына турылап оештырылды

08 июнь 2012 ел 12:30

Биредә рөхсәт ителгән әдәбиятны чыгарырга лицензиясе булган нәшриятлар гына катнаша. Татарны китап белән шаккаттырып булмый, гыйлемгә омтылган халык буларак, икмәк белән бер шүрлектә китап та торган. Татар авылларында, елның нинди фасылы булуга карамастан, арба тартып китап сатучылар йөргән.

Татарны китап белән шаккаттырып булмый дидек, әмма, үзгәртеп кору җилләре исә башлау белән, халыкның үз асылына кайтып барган заманда, дин белән кызыксыну көчәя барганда нәкъ менә Ислам турындагы хакыйкатьне ачып бирүче китапларга кытлык сизелде.
Бүген дә мөселманнарга кирәкле китаплар чыгару өлкәсенең торышы турында өздереп бер фикер генә әйтеп булмаса да, әдәбиятка кытлык юк. Казанны гына алганда да, мәчетләр-мәдрәсәләргә караган кибетләрдә, башка урыннарда очратырга була аны.

Ә инде Казанда биш ел дәвамында бөтенроссия ислам китабы күргәзмә-ярминкәсен оештыру дин белән кызыксынган барлык кешеләргә дә Россиядәге төрле нәшриятлар тарафыннан чыгарылган китаплар белән танышырга һәм сатып алырга мөмкинлек тудыра. Күргәзмәнең барлыкка килү тарихы кызыклы гына: “Сад” нәшрият төркеме, “Харун Яхъя” һәм “Мәдинә” кебек нәшриятлар ике ел дәвамында Мәскәүдә уздырыла торган халыкара ярминкәдә үз китапларын тәкъдим итә. Нәтиҗә куандырырлык булмый: төрле илләрдән килгән 500-600 нәшрият арасында Ислам китаплары югалып кала. Кешеләр анда хәтта мондый әдәбият сатылганын белми дә. Күрсәткечләргә “Ислам китабы” дип язу да ярдәм итми. Оештыру эшләренә тотылган чыгымнар үз-үзен акламый. Шуннан соң мөселманнар күп яшәгән урында Ислам китабы ярминкәсе уздыру идеясе туа.

Башкаланың “Әл-Мәрҗән” мәчете янындагы павильонда Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам кабул итү датасына турылап оештырылган бу күргәзмәдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Екатеринбург, Түбән Новгород, Түбән Кама һәм Махачкаладан “Сад” нәшрият төркеме, “Иман”, “Дәгъват”, “Новый свет”, “Харун Яхъя”, “Дилә”, “Рисәлә”, “Тәүбә”, “Свет Ислама”, “Мир”, “Умма” нәшриятлары үз китапларын тәкъдим итә. Күргәзмәне оештыручыларның берсе Казан мөхтәсибәте рәисе, мөхтәсиб Мансур хәзрәт Җәләлетдинов хәбәр иткәнчә, күргәзмә-ярминкәдә катнашырга теләүчеләр саны арта бара, быел алар егерме бишләп исәпләнә.

Кем нинди өлкә белән кызыксына: барысы да бар биредә. Ислам икътисадына, хокук, гаилә мөнәсәбәтләренә караган китаплар, хәдисләр җыентыклары, Коръәнне төрле яктан өйрәнеп язылган хезмәтләр дә байтак. Балалар өчен китапчыклар, журналлар, сукырлар өчен Брайль системасы буенча чыгарылган китаплар, аудио-видеопродукция – күңелең нәрсә тели, шуны сатып ала аласың. Шулай да күпчелек әдәбиятның рус телендә булуы күзгә ташланды. Күргәзмәгә күбрәк өлкән яшьтәгеләрнең килүен исәпкә алсак, шәригать хөкемнәре үз туган телеңдә аңлашыларак төшә, билгеле. Оештыручылар фикеренчә, бүген ислам турындагы китапларны күбрәк яшьләр укый, ә бу китаплар нигездә рус телендә.
Мондый күргәзмә-ярминкәләр ислам турында китаплар чыгаручы нәшриятларның халык белән аралашу өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Кайбер кешеләр нәкъ менә шушында гына үзенә кирәкле әдәбиятны таба ала. Ел саен ярминкәдә катнашучылар саны да, сатып алучылар саны да арта бара. Нәшриятлар арасында конкуренция дә үсә, ди оештыручылар. Күргәзмә-ярминкәгә килүчеләр меңәрләп исәпләнә.

Билгеле булганча, соңгы елларда лексиконга “тыелган дини китаплар” дигән төшенчә килеп керде. Зур колачлы күргәзмә-ярминкәләр оештырганда бу проблема ничек хәл ителә соң? Мансур хәзрәт Җәләлетдинов хәбәр иткәнчә, биредә рөхсәт ителгән әдәбиятны чыгарырга лицензиясе булган нәшриятлар гына катнаша.
Билгеле булганча, Төркия өчен мондый ярминкәләрне зур колачлы итеп уздыру гадәти хәл. Мәсәлән, Истанбулдагы Солтан Әхмәт мәчете (“Зәңгәрсу мәчет”) каршындагы мәйданда күргәзмәләр бик профессиональ төстә оештырыла.

Казандагы ислам китабы күргәзмә-ярминкәсе 11 июньгә кадәр эшләячәк.

Римма Гатина, “Татар-информ”

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана