Марат Низамов: «Иманнары булмаганнар "хәләл" брендын реклама итеп куллана»

18 май 2012 ел 10:08

Татарстанда хәләл ризыкка ихтыяҗ һәрвакыт зур булды. Хәзер бу ихтыяҗ көннән-көн үсә һәм "хәләл" дип аталган тулы бер индустрия барлыкка килде. 2005 елда "хәләл" тармагына булышу, хәләл товарларны җитештерүгә һәм таратуга күзәтчелек итү максатыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында  "Хәләл" комитеты булдырылган иде. Комитет җитәкчесе Марат Ренат улы Низамов  оешманың бүгенге эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

- Марат әфәнде, Диния нәзарәтенең "Хәләл" комитеты  "хәләл" стандартын билгеләүдә бары тик үзе генә эш алып барамы, әллә башка оешмалар да катнашамы?

- "Хәләл" комитеты продукт сыйфатын һәм аның шәригать нормаларына туры килүен республиканың «Тест-Татарстан»  сертификация-методик үзәге белән берлектә  тикшерә. Бүгенге көндә рәсми көчкә ия "хәләл" стандарты системасы комитет һәм  «Тест-Татарстан» оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә эшләнде.  Безнең комитет хезмәткәрләре шәригать нормалары үтәлүне, ә "Тест-Татарстан" хәләл продукт җитештерүнең технологик ягын күзәтүне җайга салды. Әлеге оешма вәкилләре ГОСТларны тикшерү буенча эшләгәннәр, аларның технологик белемнәре һәм бу өлкәдә тәҗрибәләре бар.

- Димәк, ниндидер бер товарда Диния нәзарәтенең "Хәләл" билгесе тора икән, бу комитет белән хезмәттәшлек итүче оешманың да сыйфат билгесе дигән сүз?

- Әйе, сертификатта бу хакта әйтелә. Без беренчел тикшерүләрне үткәрәбез һәм таныклык бирәбез, ә алар – сертификат бирә. Сертификат таныклыктан башка рәсми көчкә ия түгел. Ягъни, әгәр  кем  булса да таныклык алып сертификатны узмаган икән, аның таныклыгы 30 көннән соң үз көчен югалта. Мондый тәртип үзара килешеп, бергәләп эшләнде. Шуңа күрә икеләтә контроль килеп чыга. Беренчесе – дини, икенчесе – технологик җитештерүгә, санитар нормаларга кагыла. 

- Сертификат алу һәр җитештерүче өчен мәҗбүри түгел. Алар бары тик үзләре теләп кенә "хәләл" стандартын тапшыра. Ә киләчәктә теләк белдерүчеләр күбәер дип фаразлый алабызмы?

- Берсүзсез, "хәләл" сертификатын алырга теләүчеләр тагын да артачак. Бу төр базар зурая. Әгәр дә биш ел чамасы элек аерым кибетләр, кафелар, кечкенә цехлар булса, бүгенге көндә хәләл индустрия ул – зур  кошчылык фабрикалары, заводлар һәм башкалар. Бу өлкә азык-төлеккә генә кагылмый, хәтта хәләл косметика, хәләл кунакханә бизнесы, хәләл таксилар барлыкка килә.

- Алайса "хәләл" сертификаты эшмәкәрләрне шактый кызыксындыра?

- Бүгенге көндә "хәләл" бренды бик популярга әйләнде. Аның сыйфат билгесенә тәңгәл килүе турында күп язалар, сөйлиләр. Хәләл икән, димәк зыянлы өстәмәләр юк, сәламәт мал ите... Бүген теләсә кайсы базардагы ит киштәләренә гадәти картон кәгазьләргә "хәләл" дип язып куялар. Кайберәүләрнең "хәләл" брендыннан бары файда күрергә омтылуын белеп торырга кирәк. Бу проблеманы хәл итүдә дәүләт тарафыннан да чаралар күрелер дип уйлыйм. Мәсәлән, безгә "хәләл" ярлыкларының чынбарлыкка туры килүен тикшерүне сорап Әлмәттән мөрәҗәгать иттеләр. Кызганыч, гаделсез җитештерүчеләр бар. Мондый хәлләр бренд дәрәҗәсен төшерә. Күптән түгел без Самарадан килгән вәкилләр белән очраштык. Алар ит базарларында хәләл итне дуңгызныкы белән бергә куярга яки хәләл продукт сатыла торган җирдә алкоголь тәкъдим итәргә мөмкин булулары турында сүз кузгатты. Күңелләрендә иман, Аллаһка ышану булмаганнар "хәләл" сүзен реклама рәвешендә кулланып, башкаларның иҗтыяҗыннан үзләренә файда күрергә ашыгалар. Әгәр дә иртәгә башка әйбер популярлашса, алар шуңардан файдаланырга тырышачаклар. Шуңа күрә сертификат алырга теләүчеләр күп, әмма моның өчен башта куелган таләпләргә туры килгән җитештерүне будырырга кирәк.

- Шәһәрдә хәләл ризык ашатыла торган балалар бакчалары, мәктәпләр бар. Балаларга хәләл ашату хокукын алу ничегрәк тормышка ашырыла? Бу мәсьәләне хәл итүдә Сезнең комитет катнашамы?

- Андый мәктәпләр бар, әмма без алардагы ризыкның чын сыйфаты өчен җавап бирә алмыйбыз. Без бу эш белән шөгыльләнергә телибез. Мәктәпләрне ризык белән тәэмин итү буенча тендер отучыларга  күзәтчелек итсәк, ышаныч артыр иде. Әлегә бу катлаулы сорау булып кала. Ата-аналарга дөрес, тулы мәгълүмат тарату да мөһим. Чөнки күпләре хәләлне ниндидер бер "сакраль" ризык итеп кабул итә. Хәләл ризыкның чынлыкта ни икәнен аңлатырга һәм мәгълүмат бирү өчен дин әһелләрен генә түгел, табибларны да җәлеп итәргә кирәк. Безнең бит медицина университетында сәламәт туклану кафедрасы бар.

- Билгеле булганча, Универсиада вакытында анда катнашучылар үзләренә хәләл ризык төрен сайлый алачак. Комитет бу уңайдан ниләр башкара?

- Без бу мәсьәлә буенча актив рәвештә шөгыльләнәбез, махсус программалар эшлибез һәм хөкүмәткә хатлар юлларга җыенабыз. Монда бик күп өлкәләрне: азык-төлек белән тәэмин итү, катнашучыларны намаз укый алырлык урыннар булдырып урнаштыру, хәләл ял һ. б. искә алырга кирәк. Боларны хәл итүдә иницитива күрсәтергә ниятлибез.

- Көннәр җылытуга урам кафелары саны арта. Алар арасында мөселманнар иркенләп утырып туклана алырдайлары булырмы? Икенче төрле әйткәндә, җәйге кафе хуҗаларыннан мөселманнар өчен шартлар тудыруны көтәргә кирәкме? 

- Әйе, андый төрдәге җәйге хәләл кафе ачучылар булыр дип уйлыйм. Без хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер. Комитет турында бар мәгълүматны www.halalrt.com сайтыннан табарга мөмкин. 

Башка журналлар

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы