Күзләре күрмәүче хатын-кызларның чираттагы курслары башланды

26 апрель 2012 ел 20:40

25 апрельдә Казандагы "Сөләйман” мәчетендә күзләре күрмәүче хатын-кызлар өчен башланган укыту-тернәкләндерү курсларының тантаналы җыелышы булып узды. 

Кыргызстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән – Оренбург өлкәсеннән, Пермь краеннан, Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан "Сөләйман” мәчетенә төрле милләт вәкилләре җыелды. Төрле яшьтәге сукыр кешеләрне бер мәсьәлә: иман яңартуга өмет берләштерә. 
 
Ай буена әлеге курсларда белем алучылар ислам нигезләренә багышланган программа буенча белем алачак, Изге китапны Брайльчә укырга өйрәнәчәк. 
 
Тернәкләндерү программасына шулай ук җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнү, бармакларның сизгерлеген арттыру, сукырлар өчен шашка һәм шахматта уйнау керә. Болардан тыш, шәкертләрне күренекле ислам мәгърифәтчеләре белән кызыклы очрашулар көтә. 
"Сөләйман” мәчетенең имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинова кичәге җыелышта барлык шәкертләргә дә дини белем алуда уңышлар һәм сабырлык, тырышлык теләделәр дип хәбәр итте мәчетнең матбугат хезмәте.
 
tatar-islam.com

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана