Сорауга сәнгать фәннәре кандидаты, фольклор белгече Геннадий Макаров җавап бирә:
– Язма традицияләргә нигезләнгән бу музыкаль-поэтик жанр татар мәдәниятендә әле дә халык көнкүрешендә сакланып килә. Идел-Урал төбәкләрендә үткәрелгән музыкаль-этнографик экспедицияләр барышында шул ачыкланды: иляһи шигърият белән бәйле күп кенә әсәрләрне халыкта һаман да “касыйдә” дип йөртү күренеше дәвам итә. Һичшиксез, бу атама гади халык мәдәниятенә классик язма шигърият аша кергән. Касыйдә нигезен бәетләр (икеюллыклар) тәшкил иткән. Аларның рифмалары а а, б а, в а... принцибы буенча төзелгән. Касыйдәләр, классик шигырь формасы буларак, гаруз вәзеннәренең берсенә нигезләнеп язылганнар.
Урта гасырларның соңгы дәверендәге татар шигъриятендә касыйдә жанры актив кулланылган. Мәсәлән, шагыйрь, җырчы-хафиз, мәкам остазы Вәлид Каргалый (XVIII йөз – 1803) касыйдәләре. Урта гасырларның классик дәверендә касыйдәләр сарай шагыйрьләре тарафыннан ханнарга, җиңүче гаскәр башлыкларына яисә Мөхәммәд пәйгамбәргә, ислам тарихы белән бәйле башка күренекле шәхесләргә багышлап язылганнар.
Бүгенге көндәге гади халык көнкүрешендә яшәешен дәвам иткән сәнгатьтә башкаручылар күпчелек очракта теге яисә бу әсәрне кайвакытта “касыйдә” дип әйтәләр, әмма мондый атама сәбәпләрен үзләре аңлата алмыйлар. Алар бу әсәрләрне, элеккедән килгән гадәт буенча, уйлап тормыйча гына “мөнәҗәт” яисә “касыйдә” дип аералар.
“Касыйдә” дип, мәсәлән, татар халкында үтә киң таралган “Мәүлидин нәби” иляһи шигырьләр җыентыгы тәшкил иткән китаптагы күп кенә әсәрләр дә аталган. Касыйдәләрнең музыкаль хосусиятләрен, мәсәлән, Солтан Габәши тарафыннан әзерләнгән “Милли моңнар” китабындагы Мөхәммәд пәйгамбәр тормышына, аның исеме белән бәйле кодрәтләрне тасвирлауга багышланган “Касидә-и бөрдә” (сүзләрен мәшһүр гарәп шагыйре Мөхәммәд бине Сәид әл-Бусири (1212–1294) язган), шулай ук “Мөхәммәдия” китабындагы “Касыйдә-и раббания” (авторы Мөхәммәд Чәләби, 1451 елда вафат) мисалларыннан күреп була.