Кама Тамагында – Коръән укучылар бәйгесе

13 апрель 2012 ел 13:31

Кама Тамагы район үзәгендәге яңа төзелеп бетеп килгән мәчеттә Коръән укучылар бәйгесе булып узды.

Бәйгедә авыллардан һәм бистә халкы арасыннан иллеләп кеше катнашты. Авыл мәчетләре имам-хатыйбларыннан, остабикәләрдән тыш, мәктәп яшендәге балалардан алып 80 яшьтән узган өлкәннәр җыйналып, Коръән уку осталыклары буенча көч сынаштылар.

Бәйгене кече яшьтәге кыз балалар ачты. Алар Олы Кариле авылы остабикәсе Зөлхәбирә абыстай шәкертләре иде. Балаларның күбесе шул авылдан килгән. Ир һәм кыз балалар мөселманча матур, пөхтә итеп киенешеп килгәннәр, сөбханаллаһ. Укуда ашыгу, кабалану сизелми, күрәсең, әзерлеклеләр. Һәркайсы Коръәннән кыска сүрәләр, аятьләр укыды. Ир балалар намаз укый белүләрен дә әйттеләр. Олы Салтык ир балалары (аннан икәү) өйлә намазына азан да әйтте. Болар инде киләчәктә дә күңелләренә яшьтән төшкән иман орлыкларын үстерә барырлар, дигән өмет бар, Иншә Аллаһ.

Остабикәләр, имам-хатыйблар арасыннан да укучылар байтак булды. Аннары остазыбыз Фәридә Рәмиева башлангычы, Мөнирә абыстай үгетләүләре белән оештырылган гәрәпчә укырга өйрәнергә йөрүче мөслимәләр үз осталыкларын күрсәтте. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә билгеләнмәде. Иң мөһиме – катнашу, үзең белгәннәрне тикшерү, дөресләү кирәк. Коръәндә дә бит: “Белмәгәнне өйрән, белгәннәреңне бүтәннәргә өйрәт”, – диелгән. Бу хакта мөхтәрәм жюри әгъзалары: хаҗи Мәҗит хәзрәт, имам-мөхтәсиб хаҗи Галимулла хәзрәт тә үзләренең вәгазь-чыгышларында басым ясап әйтте.

– Коръән аять-сүрәләрен яттан булсын, карап уку булсын – дөрес итеп укырга өйрәнергә кирәк. Юкса хәрефләрне дөрес укымасаң, әйтик сузасын сузмасаң, бер сүз урынына икенче мәгънә, хата китүе бар. Фәридә ханымнан сабак алучылар бүген бүтәннәрдән дөрес укулары белән аерылып тордылар, – дип рәхмәтен белдерде Мәҗит хәзрәт остабикәгә.

Кереш һәм йомгаклау сүзе белән чыккан Галимулла хәзрәт бәйге-җыенда катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде. Жюри әгъзаларына да, балаларга, сорауларга актив җавап бирүчеләргә истәлек бүләкләре: гарәп язуы әлифбасыннан алып, догалыклар, уку ярдәмлекләре, Коръән китаплары һ.б. тапшырды.

Бергәләп өйлә намазы укыганнан соң, кунакларга Тернәкләндерү үзәгендә чәй табыны оештырылды.

Йомгаклап, бәйгедә катнашучылар исеменнән район күләмендәге әлеге чараны оештыручы имам-мөхтәсиб Галимулла хәзрәткә; шулай ук безне – әлифне таяк дип белмәүче, хәзер инде, шөкер әйтеп туя алмыйбыз, Коръән ачып укый алырга өйрәтүдә дүрт елдан бирле сабырлык белән көчен дә, вакытын да кызганмаган Фәридә ханымга; быелгы кыштан безгә дөрес укырга ныклы таләп итеп өйрәтүче Нурания ханым Исмәгыйлевага; укулар барышын кызыксынып күзәтеп торган Мәҗит хәзрәткә олы рәхмәтебезне әйтәсе килә.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булып, әҗер-саваплары үзләренә кайтса иде, дигән теләктә калабыз.

Р.ХӘЙРУЛЛИНА

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана