Илһам хәзрәт кайтарган илһам

09 апрель 2012 ел 11:56

“Киңәшем шул: тәнең белән җаныңны тәңгәллектә тотасың, башкаларга акыллы киңәшләр бирәсең, гомер буе кирәкле кеше булып каласың килсә, дини гыйлем үзләштер!” – диде хәзрәт.

Кая бара бу дөнья?! Никтер җаным үзенә урын табалмый бәргәләнә соңгы вакытта. Бер эшемнән дә үзем теләгән нәтиҗә ала алмыйм. Кая карасам да, проблема. Сораулар миллион. Җавап юк. Уйлап утырырга, нидер хәл итәргә вакыт та юк... Мөлдерәмә тулы күңелемне көннәрдән бер көнне эш урыныма кергән Илһам хәзрәткә бушаттым.

–                   Әнә теге чебенгә кара әле, – диде ул. Тәрәзә пыяласында иртәннән бирле, эчне пошырып, бармак башы кадәр бер чебен безелди иде. – Аның да зәңгәр күкләргә, чәчәкле болыннарга чыгып очасы килә. Тик, мескен, башын бәрә-бәрә, безелдәп, шунда тәрәзә төбенә төшеп үләсен белми. Соң, башы белән уйлап караса, әнә бит ишек шыр ачык, ник шуннан очып чыгып китми ул? Гомер буе бер үк эшне эшләп утырганнан, нәтиҗә шул ук була, тормышыңа үзгәреш кертергә, хикмәт белән эш итәргә өйрәнергә вакыт, – диде хәзрәт.

–       Ә ничек итеп? – дип сораганымны сизми дә калдым.

–       Кытайга барып булса да, гыйлем ал! – ди хәдис.

–                   Гыйлемемне болай да кая куярга белгән юк. Мәгълүматтан баш әйләнә, “Горе от ума” башланды бугай инде.

–                   Кара әле, тәрәзә артындагы теге агачка. Аның кәүсәсе, ботаклары, ябалдашлары бар, әйеме? Адәм баласы өчен төп кәүсә – дини гыйлем. Бишектән ләхеткәчә, ягъни туганнан алып, яшәү дәверендә, үлгәндә һәм ахирәт дөньясына баргач та кирәк. Ә ботаклар, ябалдашлар – бу дөньяда корып, кирәге бетәргә мөмкин белемнәр. Мәсәлән, пенсиягә чыккач, һөнәреңнең кирәге калмый. Ә дини гыйлем – мәңгелек. XXI гасыр – мәгълүмат һәм рух гасыры. Велосипед уйлап чыгарып, үзем-үзем дип, абына-сөртенә, ялгыш арты ялгыш ясап вакыт уздырганчы, тормышта уңышка ирешкән кеше тап, аның уңай тәҗрибәсен өйрән, үрнәк ал. Үзең үзгәрергә теләсәң, өйрәтүчеләр табылыр.

Хәзрәт китте. Олы сабак биреп, күңел күземнең ярасын ачып китте. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте, хикмәте белән мин аны и-ш-е-т-т-е-е-ем!!! Тормышымда тамырдан борылыш шул мизгелдән башланды да инде. Миннегалиевлар гаиләсе белән тыгыз аралаша башладым. Илһам хәзрәтнең хатыны Әлфирә абыстай – үзе бер могҗиза. Аларның яшәү рәвешләрен күреп гаҗәпкә калам: биш бала үстерәләр, “Хәләл” кибете тоталар, халыкка мәгърифәт, дини гыйлем бирү юлында үзләрен аямыйлар. Журналист буларак күзәтәм: мөхтәсиб Илһам хәзрәт җитәкчелегендә киң колачлы дини эш гөрләп бара бит безнең районда. Ә ул һаман укый. РИУга керде. Мин дә Мамадышыбыздагы мәдрәсәбезнең III курсында. Аллаһы Тәгалә тарафыннан Җир йөзенә җибәрелгән иң соңгы изге китап, адәм балаларына яшәү инструкциясе – Коръәнне кулыма алдым. Шәригать кануннарын ныклап өйрәнәм, алган гыйлемнәрем буенча игелекле гамәлләр генә кылырга омтылам. Мине хак, туры юлга бастырган, кыйбламны үз вакытында дөресләп җибәргән, яшәү мәгънәсен янәдән аңлаткан, иҗатка илһамымны кире кайтарган Мамадышның хикмәтле, иң ихлас кешеләре, мөэмин мөселманнар Илһам хәзрәт белән Әлфирә абыстай кебек рухи остазлар бүләк иткән Аллаһы Тәгаләмә мең рәхмәтләр укыйм. Кешеләрнең күңелләрендә өмет, ышану һәм мәхәббәт бервакытта да сүнмәсен-сүрелмәсен! Барчабыз да үзебезнең рухи остазларыбызны тизрәк тапсак иде дигән теләктә калам.

Алсу ДИЯР

Мамадыш районы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана