Күпхатынлылык

30 март 2012 ел 13:41

«Чынлыкта, Аллаһ каршында хак дин – ислам дине» (3:19).

Шушы хакыйкатьне инкарь иткән совет дәүләте таркалды, халкыбызның динсез чоры узды, тормыш үзгәрде. Бөтен кеше дә дини дип әйтмәсәк тә, дин тоту рөхсәт ителә, теләгән кеше тота ала. Мең елдан артык ислам динендә булып, милләт буларак ислам динендә формалашкан халкыбыз бүген яңадан ислам диненә тартыла. Күпме генә секталар, төрле диннәр үтеп керергә тырышсалар да, халкыбызга ислам дине якынрак. Ул үзен Ислам дөньясының бер кисәге итеп тоя. Шулай булса да, совет чорындагы дингә каршы булган фикерләү, караш кеше күңелендә калды. Диндә булган күп кенә нәрсәләрне ул кабул итеп бетерә алмый. Динебездә рөхсәт ителгән, әмма совет чорында дингә каршы көрәштә төп коралларның берсе итеп кулланылган һәм шул сәбәпледер халкыбызның күпчелеге күңелләре белән кабул итеп бетерә алмый торган шундый нәрсәләрнең берсе – ирләргә 2, 3, яисә 4 хатын белән тору, ягъни күпхатынлылык. Кайберәүләр күпхатынлылыкның интим ягын гына күз алдында тоталар һәм шул сәбәпле күпхатынлылык белән ирләрнең зина кылып йөрүләреннән аерма күрмиләр. Кайберәүләр Көнчыгыш халкына гына хас күренеш дип, киноларда күрсәтелә торган гаремнарны күзаллыйлар. Кайберәүләр фикеренчә, күп хатынлы ир үзенең хатыннарына золымлык кыла. Алай карасаң, бер генә хатын белән торып шул бер хатынына да золымлык кылучы ирләр дә аз түгел. Бүгенге көндә, гомумән алганда, никах мәсьәләсенә игътибар кимү сәбәпле, кайберәүләр аңа хәтта көлеп кенә карыйлар: янәсе 2, 3, 4 түгел, аның берсе дә кирәкми.

Кеше ирле-хатынлы булып нәсел калдыру өчен, үрчү өчен халык кылына. Ул никахлашырга, гаилә корырга тиеш. Бу тормышта һәркемгә тиешле урын, дәрәҗә билгеләнгән. Ир ир итеп, хатын хатын итеп яратылган. Шуңа күрә дә күпхатынлылыкны аңлау өчен иң элек ир белән хатынның яратылу тарихларын, бер-берсенә карата мөнәсәбәтләрен, үз араларында булган өстенлекләрен карап китәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Тәхкыйк төп атагыз – Адәмне балчыктан халык кылдык, соңра күркәм сурәтле иттек, моннан соң фәрештәләргә әйттек: «Адәмгә карап сәҗдә кылыгыз» (7:11).

Аллаһы Тәгалә иң элек анабыз Һаваны түгел, бәлки атабыз Адәмне халык кыла, фәрештәләргә атабыз Адәмгә сәҗдә кылырга боера һәм фәрештәләр атабыз Адәмнең өстенлеген танып сәҗдә кылалар. Аллаһы Тәгалә Адәмне гади мәхлук итеп кенә халык кылмый, ул аны хәлифә итеп халык кыла. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Һәм Раббың фәрештәләргә әйтте: «Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлифә итеп Адәмне кылачакмын» (2:30).

Хәлифә итеп атабыз Адәм шәхсән үзе генә түгел, бәлки, гомумән алганда, ир-ат билгеләнә. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) әйтә: «Сезнең һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен җаваплы. Имам – көтүче һәм үзенең көтүе өчен җаваплы, ир-ат үзенең гаиләсе өчен көтүче һәм ул үзенең көтүе өчен җаваплы, хатын-кыз үзенең иренең өендә көтүче һәм үзенең көтүе өчен җаваплы, хезмәтче үзенең хуҗасының маллары өчен көтүче һәм ул үзенең көтүе өчен җаваплы, һәм сезнең һәрберегез көтүче һәм үзегезнең көтүегез өчен җаваплы» («Бохари», 844; «Мөслим», 7408).

Бу хәдистән күренгәнчә, ир-ат – гаиләсенә, ягъни хатынына, балаларына көтүче. Хатын-кыз исә фәкать үзенең иренең өендә көтүче. Кемнең кем өстеннән көтүче икәнен Аллаһы Тәгалә билгели. Хатынның яисә ирнең теләге белән генә вазифаларны алышу хаклыкка туры килми.

Аллаһы Тәгалә атабыз Адәмне балчыктан халык кыла. Аннан соң гына анабыз Һаваны халык кыла һәм анабыз Һаваны балчыктан түгел, бәлки атабыз Адәмнең кабыргасыннан халык кыла. Шуңа күрә дә бу ике зат: ир-ат һәм хатын-кыз һич кенә дә урыннарын алыштырып куя торган тигез дәрәҗәдәге затлар түгел. Ирләрнең өстенлеге турында Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ирләрнең дәрәҗәсе хатыннар дәрәҗәсеннән өстенрәк, Аллаһ барча эштә белеп хөкем итүче» (2:228).

Ә инде нинди сыйфаты белән өстенлеге турында Аллаһы Тәгалә икенче бер аятьтә тулырак итеп аңлатып әйтә: «Ирләр хатынга әдәп, тәрбия бирү өчен җаваплыдыр. Аллаһ мәхлукларны кайберләрен кайберләреннән артык кылу белән, ирләр акылда, куәттә хатыннардан өстен булды һәм малларын хатыннарга бүлеп бирү белән дә ирләрнең дәрәҗәсе өстендер» (4:34).

Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә ачык итеп әйтә: ирләр акылда һәм куәттә хатыннардан өстен. Халыклар, милләтләр куәтле җитәкче булганда гына алга баралар. Гаиләдә дә шулай, гаилә башлыгы көчле, куәтле булып һәр эшен акыл белән башкарганда гына ул гаилә тәртипле, көчле һәм нык гаилә була. Хәтта кыргый хайваннарның көтүләрен дә көчле, куәтле булганнар гына җитәкли. Бу хакыйкатьне ирләр генә түгел, бәлки хатыннар да аңларга тиешләр.

Гаиләләр ныклы булса гына илләр, дәүләтләр ныклы була, халыклар куәтле була. Гаилә төшенчәсе ул бүгенге көндәгечә эш аты кебек эшләп йөри торган, үзен һәм гаиләсен тәэмин итеп тора торган, шуның сәбәпле иренә кул астындагы бер йомышчы итеп кенә карый торган хатын һәм хатыны эшләп тапканны ашап, киеп, шуңа күрә хатынының акырганына-кычкырганына риза булып, мескен хәлдә диванда кырын ятып телевизор карый торган ир түгел. Киресенчә, ир-ат эшләргә, гаиләне тиешенчә тәэмин итәргә тиеш. «Мин – ир, шуның өчен мин өстен булырга тиеш», – дип кенә өстенлеккә ирешеп булмый. Өстенлеккә зур тырышлык белән генә ирешеп була. Ир-атның урыны хатынның итәк астында түгел, ул җәмгыятьтә булырга тиеш. Ир җәгыятьтә тиешле урында булсын өчен, хатын-кыз ир хатыны буларак өйдә булырга, ягъни иренең өендә көтүче булырга, иренең җәмгыять өчен тырышып йөрүен тәэмин итәргә тиеш. Җәмгыятьтә бүгенге көндәге кебек демографик процесслар, наркомания, зина, җинаятьчелек кебек төрле тискәре күренешләр булмасын өчен ул күп итеп бала табарга һәм тапкан балаларына дөрес тәрбия бирергә тиеш. Шул чагында гына җәмгыять алга барырга мөмкин.

Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: «Әгәр бер милләтнең башына хатын-кыз куелса, ул милләтнең кыямәте җиткәнен көт тә тор», ди. Хатын кулына калган, хатын сүзе белән йөри торган милләтебез бүген үзенең кыямәтенә якынлаша. Дөнья ул шундый нәрсә: я ул синең колың була, я син аның колы буласың. Әгәр син аны бик нык ярата башлыйсың икән, син аның колына әвереләсең, һәм әгәр син аны яратмыйсың һәм аңа игътибар итмисең икән, ул синең колыңа әверелә. Беренче мөселманнарның дөньяга, дөнья малына мәхәббәтләре булмавы аларны шул дөньяга хуҗа итеп куйды һәм алар бик кыска вакыт эчендә нинди куәтле дәүләтләрне, халыкларны буйсындырып Җир өстендә Ислам динен урнаштырдылар. Ә, хаклыкта, дөнья фәкать Адәм баласына кулланыр өчен һәм ләззәтләнер өчен генә бирелгән. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Белегез! Бу дөнья тереклеге, хаклыкта, уен һәм көлке, зиннәтләнү һәм арагыз да үзара масаеп мактану, һәм маллар белән балалар арттыруда ярышу гына” (57:20).

Пәйгамбәребез (сгв) хатын-кызны ләззәт, ди. Хатын-кызлар да, күбесенчә, ирләрдән үзләренә күбрәк игътибар бирүләрен, иркәләүләрен, наз һәм алар белән ләззәтләнүне таләп итәләр. Аерылучы гаиләләрдәге ир хатыныннан «Нигә аерыласыз?» дип сорагач: «Ничә ел бергә торабыз, аның мине бер кочаклаганы, иркәләгәне, назлаганы да юк», – дип җавап бирүчеләр дә аз түгел. Бүгенге ирләрнең күбесенә мөлаем, көләч, иркәләнә торган түгел, ә эш аты булган, акча эшли торган һәм өйдәге бөтен эшләрне башкара торган хатын кирәк. Бу проблема, бәлкем, мөселман ирләргә күбрәк та кагыла торгандыр. Аллаһы Тәгалә аларның теләкләрен кабул итә, ул ирләр акча да таба торган һәм өендә дә бөтен эшләрне башкара торган хатынга өйләнәләр. Әмма күңелләре, нәфселәре урамдагы уенчак хатыннарда кала. Андый ирләр зина кылуга сәбәп эзли башлыйлар. Шул вакыт ислам динендәге күпхатынлылыкның рөхсәт ителүе аларның проблемаларын хәл итәр кебек тоела башлый. Ир буларак беренче хатыны өстендәге бурычларын үтәмәгән, торырга йорты да булмаган көенчә икенче хатын турында хыяллана башлыйлар. Ә бит хатыннарның ризалыгыннан башка аларны бер йортта тоту тыела. Чөнки аерым йорт таләп итү аларның хакы. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә кисәтә: “Никахлану өчен мал таба алмаган ярлы кешеләр Аллаһ аларга байлык биргәнгә чаклы сабыр итсеннәр һәм зинадан саклансыннар” (24:33).

Сүз дә юк, Аллаһы Тәгалә күп хатынлылыкны рөхсәт иткән. Моны беркемнең дә инкарь итәргә хакы юк. Бу хакта Коръәндә һәм хәдисләрдә әйтелә, сәхәбәләр тормышында күренә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең сәхәбәләреннән булган Сәгыйд бин Җүбәйрдән риваять кылына: «Ибне Габбас миннән сорады: «Син өйләндеңме?» Мин әйттем: «Юк». Шуннан соң ул миңа әйтте: «Өйлән! Хакыйкатьтә, бу өммәтнең иң хәерле кешесе – күп хатынлысы» (Бохари, 4681).

Ислам динен яхшы белүче олуг сәхәбәләрнең берсе булган ибне Габбас күп хатынлы булган кешене «өммәтнең иң хәерле кешесе» дип атый. Чынлап та, күпләр күп хатынлылыкның төп мәгънәсен аңламыйлар. Чынлыкта, ул бүгенге көндә милләтне саклап кала торган төп факторларның берсе булып тора. Бер хатын белән торган ир-атның бөтен эше шушы хатын белән шөгыльләнүгә әйләнә, ул аңардан пот ясый, аңа табына башлый, ә күп хатыны булган ир, күп пот ясый алмый һәм ул аларга табына да алмый, ул күп хатынны тәрбияләргә мәҗбүр була. Димәк, ялгыз хатыннар бетә, җәмгыятьтә ир-атлар һәм хатын-кызлар мәсьәләсендә тигезлек барлыкка килә, нәтиҗәдә зина бетә, эчкечелек бетә, ир-ат үз урынын ала, ул инде берьюлы ике, өч, яисә дүрт хатынның итәкләре астында ята алмый, ул гаиләләре өчен, җәмгыять өчен тырышырга мәҗбүр була, җәмгыятьтә тәртип урнаша, халык та кимүдән туктаячак. Милләткә авыр чорлар килгәндә күпхатынлылыкка мөселман булмаган халыклар да игътибар иткәннәр, үзләренең дини тәгълимәтләренә каршы килеп булса да, ил күләмендә күп хатынлылыкны хуплаганнар.

Мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Германиядә хатын-кызлар ирләрдән 7,3 миллионга күбрәк булалар. Хатын-кызлар үзләренең тәннәрен сатып түгел, хәтта, киресенчә, үзләре үк шоколад, сигарет һәм икмәк биреп солдатлар белән якын мөнәсәбәтләргә кергәннәр. Хатын-кызлар белән ирләр арасындагы сан аермасы 1948 елда Мюнхен шәһәрендә уздырылган халыкара яшьләр конференциясендә тикшерелә. Бу мәсьәлә җентекләп тикшерелгәннән соң, очрашуда катнашучылар бу ситуациядән чыгуның бердәнбер юлы күпхатынлылыкта икәнлеге белән килешәләр һәм конференция ахырында күпхатынлылык резолюциягә кертелә. Ә бит немецлар мөселманнар түгел!

Мондый мисалларны бик күп китерергә булыр иде. Әмма эш мисал китерүдә һәм халыкларның күп хатынлылыкка булган мөнәсәбәтендә генә түгел. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әгәр хатыннарның ятимнәрен никахланган сурәттә гаделсезлектән курыксагыз, ятим булган кызлардан күңелегезгә хуш килгән икешәр, өчәр, дүртәр хатынны никахлап алыгыз» (4:3).

Бу аять бер иргә дүрт хатынга кадәр алуның дөреслегенә дәлил булып тора. Алда Аллаһының сүзен инкарь итүнең нинди нәтиҗәләргә китергәнен карап киттек, мөмкин кадәр аңлатырга тырышып карадык. Акылы бар кешегә аңларлык. Әмма күпхатынлылыкның төп мәгънәсе – бер Аллаһка гына мәгълүм һәм Аллаһның сүзе һәрнәрсәдән дә өстенрәк.

Шул ук вакытта аңларга кирәк: беркем дә беркемне дә мәҗбүр итә алмый. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Әгәр хатыннар арасында гаделсезлек кылудан курыксагыз, бер генә хатын белән никахланыгыз» (4:3).

Совет чорында, динсезлектә формалашкан фикер дини кануннарны кабул итә алмый. Әлбәттә, күпхатынлылык күп проблемалар тудыра. Пәйгамбәребез (сгв) хатыннары да, сәхәбәләрнең хатыннары да бер-берсеннән көнләшкәннәр, әмма үзләренең көнчелекләрен тыя алганнар, чиктән узмаганнар. Мөселман кешесе күп хатын алырга уйласа, беренче чиратта, чибәр, яшь кызлар турында түгел, бәлки ятим хатыннар, ятим балалар турында уйларга тиеш. Аның күңелендә өстенлек нәфесне канәгатьләндерүгә түгел, бәлки ятим хатыннарны, ятим балаларны тәрбияләүгә бирелергә тиеш. Күп хатын алганда, баймы-ярлымы, яшьме-картмы, чибәрме-чибәр түгелме, нинди генә хатын алуына карамастан, һәр хатынга да тигез караш, тигез мөнәсәбәт булырга тиеш. Әгәр дә моның үтәлүеннән куркасың икән, алда әйтеп кителгән аятьтәгечә, бер генә хатын белән никахлашырга һәм шуңа канәгать булырга кирәк.

Ислам дине күпхатынлылыктан башланмый һәм Ислам диненең төп мәгънәсен күп хатынлылыкка гына кайтарып калдырырга кирәкми. 25-30 ел бергә торып, кисәк кенә икенче хатын алырга уйлаган ирне хак дип, аның икенче хатын алуына каршы булган хатынын гына гаепләү дөреслеккә туры килми. Ир-ат акыл белән эш йөртсә, хатын-кыз күңел белән, эмоция белән эш йөртә. Ничә дистә еллар динсезлектә тәрбияләнгән, кечкенәдән күп хатын белән куркытып үстерелгән, мин аның бердәнбере булам дип кияүгә чыккан, ничә еллар бердәнбере булып яшәгән, балалар тапкан, аларны тәрбияләгән, үстергән хатыннар бүгенге көндә иренең икенче хатын алуына караганда зина кылуын җиңелрәк кичерә. Бу очракта ир-атны да акыл белән эш йөртә дип әйтеп булмый. Гомумән, тормышта кеше акылы белән аңлатып булмый торган нәрсәләр бик күп. Шуңа күрә дә күп нәрсәне Коръәнгә, пәйгамбәребез (сгв) сөннәтләренә кайтарырга, күп нәрсәдә пәйгамбәребез (сгв) яшәү рәвешеннән үрнәк алырга кирәк. Пәйгамбәребез (сгв) үзеннән 15 яшькә зур булган Хәдичә (рг) белән никахлашып, 28 ел бергә гомер кичерә һәм ул исән вакытта икенче хатын турында уйлап та карамый.

Күпхатынлылык катлаулы мәсьәлә. Ул иргә, хатынга охшау-охшамауга карамый. Бүген күп кенә милләтчеләр «Милләт бетә» дип лаф оралар. Шулай булуга карамастан, күпхатынлылык проблемасына салкын карыйлар, яисә, гомумән, кире кагалар. Ә бит күпхатынлылык дин проблемасы булуга караганда, күбрәк милләт проблемасы. Чөнки ислам дине – Аллаһы Тәгаләнең дине. Ул бер хатын белән, яисә күп хатын белән торуга, халыкның күплегенә-азлыгына, яисә милләтләрнең ниндилегенә бәйле түгел. Бүгенге көндә диннең күтәрелүе бөтен кешегә дә күренә. Аллаһы Тәгалә халыкларны фәкать Ислам диненә яраклы гына итеп яраткан. Милләтен, халкын яраткан кеше бу хаклыкны аңларга, бу хаклыкка иярергә һәм бу хаклыкка буйсынырга тиеш. Телдән үзен мөселман дип, гамәлдә ислам динендә әйтелгәннәр белән килешмәгән кешене мөселман дип әйтеп булмый.

Аллаһы Тәгалә һәммәләребезне дә Үзен генә танучы, Үзенә генә табынучы һәм Үзенә генә буйсынучы, гыйбадәт кылучы сөекле колларыннан насыйп кылса иде.

Рөстәм хәзрәт ШӘЙХЕВӘЛИЕВ,

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы,

Кама буе төбәге казые,

Чаллы шәһәрендәге Ак мәчет имамы 

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Башка журналлар

Бисмиллалы бал

20 гыйнвар 2012 ел 09:45

“Хәйрияче” караклар

20 гыйнвар 2012 ел 09:38
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы