Бисмиллалы бал

20 гыйнвар 2012 ел 09:45

Фәнис хәзрәт умартаны ачып җибәрде дә: “Сөбханалла!” – дип куйды. Бакча буйлап тыз-быз очкан бал кортларын, битлек-халат кигән килеш, оялды ишегеннән шүрләп күзәтеп торсам да, бу сүздән соң умарта эченә бакмый булдыра алмадым. Ундүрт рам кояшта гәрәбәдәй ялтыраган бал белән мөлдерәп тулган. Кәрәздәге бал кортларын әрекмән яфрагы белән генә сыпырып куып, хәзрәт рамнарны махсус тартмага сала башлады. Биш-алтысы умартада бал кортларына кала икән. Кәрәздәге мөһерне олы үткен пычагы белән җәһәт кенә кисеп атып, бал аертып та күрсәтте. Җитезлегенә күз иярми. Шулай, бал кортларының үзләреннән дә җитез хәрәкәт итмәсәң, яшь бала карагандай карамасаң, бу йөз баш умартага ничек күз-колак булмак кирәк! «Коръәннең “Нәхел (Умарта кортлары)” сүрәсенең 68-69 нчы аятьләрендә әйтелгәнчә: «Раббың бал кортларына вәхи кылды: "Ий бал кортлары! Тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз! Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!" – дип. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр. Ягъни, бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алалар». Аллаһ күрсәткән юллар буйлап очып, кешеләр өчен шифа булырлык төрле төстәге ширбәт җыюда – бу эшләрдә уйлый белгәннәр өчен бөек гыйбрәт, дәлилләр бардыр. Умартачылык – безнең нәселнең хәләл кәсебе. Ни тырышсам да, әтинең рекордына җитә алганым юк әле!» – ди Фәнис хәзрәт.

Мамадыш районының “Яшелтау” умартачысы Шакирҗан Миңнеханов – 1989 елда җиде тонна уңыш алып, 100 баш корт анасы сатып республикага танылган кеше. Терекөмештәй әнисе Нәсимәнең кушаматы да – “корт анасы”. Хәзрәтнең 14 һәм 11 яшьлек уллары Дәнис белән Рәмис тә әтиләре янында бөтерелә, “татлы эш”нең хикмәтен өйрәнеп үсә. Мамадыш, Чаллы, Казанда клиентлары ел саен зарыгып көтеп тора бит бисмиллалы балны.

... Тәкъдир дигәннәре хак: X класстан соң умартачылыкка укыган Фәнис Чаллыга китә. КамАЗга слесарь булып эшкә керә, өйләнеп җибәрә. Шәһәрдә ундүрт ел яшәгәннән соң, язмыш аларны авылга дәшә. Көзге бозлавык гаиләгә олы кайгы алып килә: ике нарасыен бер атага калдырып, хатыны Фәния автоһәлакәттә вафат була. “Сабырлыклар, түземлекләр биргән Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт: ул вакытларны авыр төш итеп кенә искә алам. Бишектә имчәк бала елый, 4 яшьлек Дәнисем: “Әни кая, әни кайттымы әле, әни кирәк!” – дигән сүзләре белән үзәкләремне өзә. Намаз укыганда яныма утырттым да, ахирәт дөньясына киткән әнисенең рухына, дога өмет итүче башка әрвахларга да дога кылырга өйрәттем. “Син аларга шулай ярдәм итә аласың”, – дидем. Ул үсә төшкәч энекәшенә аңлатты. Улларым биш вакыт намазларын калдырмый, инде тугызынчы ел шулай яшибез. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән узган ел хаҗ гамәле кылырга, Кара ташка да орынып кайтырга насыйп булды”, – дип сөйли хәзрәт. Аны 2007 елда имам итеп сайлыйлар. Бергәләп намаз укырга озак урын таба алмый йөргәннән соң мәчетне... үз өендә ача. Җомга саен авыл картлары аның залына җыела хәзер. Авылның рухи үсешенә зур көч куя ул. “Узган ел авыл клубында азан әйтү бәйгесе үткәрелде. Әбиләр, апалар, ап-ак яулыкларын ябып, матур киемнәрен киеп, олы бәйрәмгә җыелгандай килде. Бер-берсен уздырып, бәет, мөнәҗәт әйттеләр, дога укыдылар.... Шаккаттык!” – ди Керәшен Пакшины муниципаль авыл җирлеге башлыгы Газинур Әскаров. Анда Фәнис хәзрәт үзе спонсор булган, кичәдә актив катнашучыларга Коръән китаплары, бүләкләр өләшкән. Яшерен-батырын түгел, “Яшелтау” – килмешәкләр авылы. 1948 елда Мәскәү әмере белән оешкан “Разумовский” совхозында дуңгызчылык нык алга китә. Хезмәт хакы түләүләре турында ишетеп, тирә-күрше авылларда таякка эшләүчеләр бирегә агыла. Ул вакытта никадәр генә гөрләсә дә, ясалма совхозның гомере озын булмый. Хәзер биредә 70 хуҗалыкта 238 кеше яши. Яртысы татар, яртысы рус. Ни христианнарның, ни мөселманнарның зиратлары юк. Вафат булучыларны һәркем үз авылына алып кайтып күмә. Авылның ир-атлары чыгып китеп эшли: Чита, Арханьгельск, Сочига ук барып җиттеләр инде. Бәхетне хәләл кәсеп белән шөгыльләнеп туган җирдә табарга кирәген гамәлләре, вәгазьләре белән аңлатырга омтыла эшмәкәр Фәнис Миңнеханов. Хәзрәткә мәхәлләсе белән алга таба да ислам динен куәтләп, изге гамәлләр кылып яшәргә, үзенә тиң яр табарга, Аллаһы Тәгаләнең сынауларын уңышлы узарга язсын, бәхет-шатлыклар гына юлдаш булсын.

Алсу ДИЯР,

Мамадыш районы

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана