Нигә Аллаһ яманлыкка юл куя?

16 март 2012 ел 13:36

Дустым болай диде: “Сез Аллагызны камил, мәрхәмәтле, юмарт дисез, ә ул бит дөньяның бөтен яманлыкларын яраткан: авырулар, картлык, үлем, җир тетрәүләр, янартаулар, микроблар, агу, салкын һәм ни сабыйны, ни картны кызганмый торган яман шешне дә ул бар иткән. Әгәр Алла ярата икән, яхшы икән, нигә Ул яманлыкларны бар иткән?”

Дустыбыз күтәргән мәсьәлә фәлсәфәдә иң бәхәслеләрдән берсе һәм бу өлкәдә фикерләр күп. Мин аңа болай дидем: 

— Алла, чыннан да, Мәрхәмәтле һәм Шәфкатьле. Ул беркайчан да яманлык кылырга боермый, әмма яманлыкны Ул хикмәт — акыл өчен бар иткән. Коръәндә болай диелә: «Чыннан да Алла кабәхәтлек боермый! Үзегез белмәгәнне Аллага сылтарсызмыни? Минем Раббым гаделлек боерды» (7:28)

Алла гаделлек һәм дөреслеккә мәхәббәт белән генә хакимлек кыла һәм Ул яхшылык белән генә канәгать була, хуш күрә.

Нигә соң Алла залимны, катил-үтерүчене, карак-угрыны җәзасыз калдыра? Чөнки Алла безнең ирекле булуыбызны тели, әгәр бездә яхшы белән яман арасында сайлау мөмкинлеге булмаса, буйсыну-тәкъвалык һәм гөнаһ кылу арасын да сайлый алмасак, ул азатлык мәгънәсез була.

Әлбәттә, Алла сезне барыгызны да тәкъвалы һәм яхшы итә ала, тик моның өчен Ул азатлыгыгызны тартып алырга тиеш була.

Алла кагыйдәләрендә: ачы булса да, азатлык бәхетле коллыктан яхшырак, диелә. Шуңа күрә Алла безне ялгышучан, авыручан һәм өйрәнүчән, сабак алучан иткән — бу исә яманлыкны рөхсәт иткән акыл-хикмәт. Шуңа күрә Алла болай дигән: «Әгәр Алла кешеләрдән алар ирешкән-казанганнары өчен җавап таләп итсә, түләтсә, Ул җир йөзендә бер кешене дә калдырмас иде, тик Ул билгеле бер вакыткача суза килә» (35:45).

Бу гадел караш шулай ук безгә яхшылыкның асылда нигез икәнлеген, ә яманлыкның — чыгарма икәнлеген ачыклар. Гомеребезнең күп өлешен без сәламәт килеш үткәрәбез, авыру безгә кыска вакыт эчендә генә кагыла. Җир тетрәү дә шуңа охшаш — ул берничә минут кына дәвам итә, миллионнаган еллар яшәгән җир яшәвендә берничә минут. Сугышлар да шулай ук — тыныч тормыш белән яшәгән озак еллар эчендә халыкларның кыска вакытлы бәрелешләре. 

Аннан ары бу күренешләрнең һәммәсенең яхшы яклары да бар. Авыру сабырлык тудыра. Газаплар рухны чыныктыралар, түземлелекне, чыдамлыкны ныгыталар. Җир тетрәү — ул җир шарының коточкыч эчке басымы тудырган сулышы. Ул җир тышчасын ярылулардан саклый һәм тауларны, җирне тотучы авыр богаулар кебек үз урынына кайтара. Вулкан — янартау җир асты байлыкларын өскә чыгара, җирне уңдырышлы көл белән каплый. Сугыш хәрби берлекләр булдыра, шикаятьләр һәм килешүләр өчен хәрби трибуналлар булдыра. Сугыш вакытында төрле ачышлар күбрәк ясала: пениңиллин, атом, реактив самолётлар — болар барысы да сугыш вакытында уйланып табылган. Елан агуыннан кирәкле дарулар ясыйлар, микроблардан вабага каршы, чәчәк авыруына каршы прививкалар ясыйлар. Әгәр үлем булмаса, без бүген биләгән урыннарыбызда булмас идек. Яманлык ул — портретны якыннан караган вакытта барлыкка килгән күләгә кебек, ул биредә артык нәрсә кебек тоела, ә инде ерактан карасаң, ул күләгәнең кирәклеге генә ачыкланып калмый, рәсемнең матурлыгы да шул күләгәдән торганлыгы ачыклана. Ә авыру? Әгәр авырмасак, сәламәтлекнең кадерен белер идекме? Сәламәтлек ул — башларыбыздагы таҗ кеби. Без аны күрмибез, авырганда гына кадерен белә башлыйбыз. Гариплек булмаса, гүзәллекне аңламас идек! Табигать көчләре үзләрен күрсәтмәсәләр, тормышның гүзәллеген аңламас идек! Шуңа күрә Әбу Хәмит Газәли болай ди: «Чыннан да, дөньядагы даими җитешсезлек аның камиллеге булып тора, ул җәянең иң мөһим нәрсәсе — аның кәкрелегенә охшаш».

Тормыш кыенлыклары кеше табигатенең үзенчәлекләрен ачыклый. Бер шагыйрь әйтүенчә: «Кыенлыклар булмаса, бөтен кешеләр түрә булыр иде, юмартлык ярлыланыр, ә батырлык — үтергеч булыр иде».

         Чынлыкта кыенлыклар — безнең өчен сынау, үзенә күрә тикшерү, шуңа карап безнең Алла каршындагы мәгънәбез ачыклана.

         «Башларына бәла, кайгы төшкәндә: «Без Алланыкылар һәм Аңа кайтачакбыз»,— дип әйткән түземлеләрне сөендер»,— диелә Коръәндә.

         Чыннан да, фани тормыш ул озын бер кыйссаның бер бүлеге генә, аның артыннан башка фасыллар килә. Ә үлем — бу ахырсыз кыйссаның башы гына. Спектакльгә бәяне бер пәрдәсен генә карап бирмиләр, китапның беренче бите ошамады дип, китапны да тотып атмыйлар. Бәя бирү өчен бу җитми. Нәтиҗә ахырда гына билгеле була. Бездән көлеп, ачысыз, авыртусыз, картлыксыз вә үлемсез тормыш теләп, дустыбыз ни кылмакчы була икән? Ул яшәешнең тулылыгын тели. Тик тормыш тулылыгы Аллада гына. Бердәнбер Алла гына камил. Әгәр анда җитешсезлекләр юк икән, нигә Аңа бердәнбер булмаска ди?

         Моның асылы шунда ки: дустыбыз үзе Алла булмыйча канәгать булмаячак, ә бу исә орыну. Безнең доктор дустыбыз тиз генә гаҗәпләнә торганнардан түгел. Ул тырышмыйча һәм кыенлыклар аша узмыйча гына әзергә хәзер җәннәткә ирешмәкче була. Әмма җәннәткә лаек булу өчен ул ниләр эшләде? Әлеге фәннәр докторы бер теләве белән бар итә торган Алла булу өчен кешелек дөньясына нинди хезмәт күрсәтте?

         Минем әбием доктордан күпкә акыллырак, ул: «Яхшылык Алладан, ә яманлык үзебездән!» — ди. Бу сүзләр, гади генә булсалар да, барлык проблемаларны хәл итәләр. Алла елгаларны агызган, җилләрне юнәлткән, тик саран капитан гына корабына хәтсез кеше вә мал тутырып, тиешеннән күп йөк алган һәм шул сәбәпле кораб баткан. Алланың гаебе нидә соң? Нигә ул үз бәласендә Алланы һәм язмышын гаепли? Алла елгаларны бар иткән, йөзү өчен яхшы һава торышы биргән, тик кешенең саранлыгы бу игелекне яманлыкка әверелдерде.

         «Яхшылык — Алладан, яманлык — үзебездән» дигән әлеге сүзләр нинди гадел һәм дөрес.

WWW.MUSULMAN.SU

«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана