Сөйләмең матур булсын!

24 февраль 2012 ел 13:17

«(Ий, Мөхәммәд), син Раббың юлына хикмәтләр һәм матур үгетләр белән чакыр, алар белән бик тә гүзәл рәвештә бәхәсләш. Аллаһ тугры юлдан язганнарны бик яхшы белеп тора, Ул тугры юлга басканнарны да бик яхшы белә» («Нәхел (Бал корты)» сүрәсенең 125 нче аяте).

Без ни дәрәҗәдә дөрес һәм матур итеп сөйләшәбез, үз фикерләребезне үтемле итеп белдерәбез? Барыбызның да оста теллелеккә (красноречие), ораторлык сәнгатенә, аһәңле әдәби сөйләмгә, тукайча саф татар теленә ия булуыбыз да бик шикле әле. Ә моңа тиешенчә өйрәнергә кирәк, чөнки һәр көн безгә аралашырга туры килә: укуда булсын, эштә, хәтта үзебезнең өйдәгеләребез – гаилә әгъзалары белән дә. Балалар белән дөрес итеп сөйләшү, фикереңне ачык итеп белдерү – әгәр дә балаларыбызның яхшы тәрбия алуын телибез икән, монысы да бик мөһим эш. Хәзерге чорда урамда йөргәндә, еш кына бик кечкенә малайларның да, әхлак киртәләренә сыймаган лексика куллануын ишетеп колаклар “ояла”. Алар, җитмәсә, сөйләмнәрендә барлык мөмкин булган жаргон, еш кына арго сүзләрне дә куллана бит әле!     

Үз-үзеңә сорау бирәсең: шул дәрәҗәдә саекты микәнни соң бөек татар теле? Юк, әлбәттә, ничек булган булса, ул бөтен барлыгы белән матур һәм бай тел булып кала бирә, без аны үзебез шулкадәр ваклап бетердек ки, хәтта хисләребезне әлеге арго-жаргоннардан тыш белдерә дә алмый башладык. Эшләр шулай барса, бик тә кызганыч. Ә бит мәктәп программасында «Рус теле һәм сөйләм әдәбе» («Татарский язык и культура речи» дигәне юк) дигән дәрес тә каралган. Исемдә: мин укыган чорда нәкъ менә шушы фән барлык сыйныфның да иң яраткан шөгыле иде. Безгә анда нинди генә биремнәр эшләргә туры килмәде: рәсемнәрнең сүзле текстын язу; бик тиз генә (экспромпт) мини-сочинение уйлап сөйләү; сулыш, тавыш күнегүләре үтәү... боларның һәммәсе дә сөйләмне генә түгел, фикерләүне дә үстерергә ярдәм итте.

Ораторлык сәнгате: кичә һәм бүген

Әлбәттә, Борынгы Греция, Борынгы Рим матур, үтемле сөйләү (ораторлык) сәнгатенең ватаннары булып санала. Матур итеп сөйләү ул вакытта изге эш саналган. Ул әлеге әһәмиятен бүген дә югалтмады. Элеккеге чорларда чыгыш ясау өчен барлык текстлар да “сүз”гә, фикергә ия булган билгеле бер кешеләр тарафыннан язылган. Бу хәзер дә күзәтелә. Халык алдында оста чыгыш ясау барлык чорларда да үзенең мөһимлеген, мәгънәсен югалтмады. Табигый ки, җитәкчеләрнең, сәясәт эшлеклеләренең, укытучы-остазларның, мөгаллимнәрнең, суд залларында чыгыш ясаучыларның, адвокатларның сөйләмнәре элек-электән күрекле булган һәм ул шулай булып калачак та. Сүзләрнең дә мәгънәви йөге гасырлар дәвамында үз көчен югалтмады: сүз өчен хөкем дә иткәннәр, һәм ул ялкынлы, миһербанлык таләп иткән чыгыш кешеләрне үлемнән дә коткарып калды.

Ораторлык сәнгате – мәдәният үсешендә мөһим этап: кешеләр ни дәрәҗәдә төгәлрәк, мәгънәле сөйләшсәләр, алар үзләре дә шул дәрәҗәдә мәдәниятлерәк булып күренәчәк.

Үзен дәрәҗәле (зыялы) дип санаучы теләсә кайсы гаилә үз баласын укыту өчен сүз осталарына җибәргән. Морза гаиләләрендә әлеге дәрес мәҗбүри булган, аны, бернигә дә карамыйча, барысы да өйрәнгән. Ораторлык сәнгатенә, чит телләр белән бертигез дәрәҗәдә, малайлар һәм кызларны кече яшьтән үк өйрәткәннәр. Ул вакытта дөрес, итагатьле, барлык кешеләргә дә аңлаешлы телдә фикерен җиткерә алмаган кеше тәрбиясез булып саналган. Әлбәттә, безнең көннәрдә дә дөрес сөйләшә белүчеләрнең бәһасе, дәрәҗәсе гаять тә югары.   

Оста сөйләм дәресләре, риторика фәне, төрле вакытларда барлык уку программаларына да кертелгән булган. Дини белем бирүдә бу искәрмә булмаган, әлеге предмет (гарәп телендә – хатыйблык) шулай ук мәҗбүри булган. “Хатыйб” дип вәгазьләүче, вәгазь сөйләүче, дини хөтбәләрне яки хөкем, сәясәт карарларын укучыны гына түгел, гомумән, оста-матур итеп сөйли белүчене дә атап йөрткәннәр. Мәдрәсәләрдә “Әдәбе рисаләт” (пәйгамбәрләр, илчеләр әдәбе), “Әлкифая” (рифма, көйләп уку) кебек китаплар файдаланылган. Билгеле, бу гыйлемнәр дини тәгълиматларны өйрәнү белән бергә үрелеп барганнар. Шуңа күрә яңа бер профессия – ораторлык сәнгатен үзләштергән һәм аны өйрәтүче дин галимнәре – имам-хатыйблар барлыкка килгән һәм үсеп киткән. Сөйләшә белү, сүз сәнгатенә ия булу иң мәртәбәле, иң кирәкле эш саналган. Ораторлык-хатыйблык гыйлеменә өйрәткән хезмәтләр безнең халыкта күп булган булырга тиеш. Ләкин аларның мирасы хәзерге көнгә кадәр килеп җитә алмаган. Шулардан, мәсәлән, Болгар галиме Борһанетдин әл-Болгари “Әдәп шәрехе” һәм риторикага багышланган хезмәтләре белән мәгълүм. Р.Фәхреддиннең риторикага багышланган хезмәте булуы билгеле. Ләкин бүгенге көннәргә кадәр дә килеп җитеп, киң катлау укучыларга таныш булган хезмәт – ул Җиһангир бине Абызгильдинның “Хөтбәт ысуллары” исемле хезмәте.  

Бүгенге көндә югары уку йортларында риторика мәҗбүри дәүләт стандартларына керә. Әлбәттә, бер семестр эчендә дөрес сөйләшергә берничек тә өйрәтеп бетереп булмый, моңа балачактан өйрәнергә кирәк. Әмма аның вуздагы программасы гына да (студентларның тырышлыгы нәтиҗәсендә) әлеге изге эштә кайбер белем һәм күнекмәләр бирә ала.

Сүз белән кешене дәвалыйлар һәм гарипләндерәләр

Дөньякүләм атаклы актёр һәм режиссёр К.С.Станиславский: “Аралашканда сез, барыннан да бигрәк, кешенең күңеленә, аның эчке дөньясына тәэсир итәргә тырышасыз”, – дип юкка гына искәртмәгән.

Әгәр дә сөйләшү тыңлаучыга тәэсир итәрлек тиешле “дулкын”ын таба алмаса, ул беркайчан да аның җанына һәм акылына йогынты ясый алмаячак. Аудиториянең кәефен дөрес тоемлап, тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Һәм, әлбәттә, бары тик йогынтылы, чын йөрәктән әйтелгән сүзләр генә сөйләмне истә кала торган һәм гамәлгә ашыра торган итә ала.    

Әгәр дә сөйләм һәм һөнәрләр турында сүз башласак, дин әһелләре; табиб, психолог, укытучы кебек белгечләр, башка беркемнән дә ким булмаган дәрәҗәдә, матур сөйләмгә ия булырга тиешләр. Күз алдына гына китерегез, әгәр дә табиб авырулар белән тупас тонда, илтифатсыз рәвештә сөйләшсә, ахыры ни белән бетәр икән? Бар дәвалау чаралары, алымнары үзенең кире нәтиҗәсен бирәчәк. Тикмәгә генәдер инде сүз белән үтереп тә була дип әйтмиләр. Психологлар көн саен кешеләрнең четерекле мәсьәләләрен хәл итәләр. Алар урынлы сүз сайлау очраклары белән яхшы таныш. Психолог-табибның бурычы – кешеләрне күңел төшенкелеге халәтеннән чыгару. (Бу тормышта һәрбер шәхес белән проблемалар аз була димени?!) Риторикадан күнекмәләре булган психолог ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә булыша алачак. 

Хәтта гадәти, һәрвакыттагы очракларда да уйлап әйтелгән сүз зур көчкә ия: озын-озак эш көненнән арып кайткан ир-атны яки мәктәп баласын дөрес итеп каршы алу дисеңме... (Ә бәлки улың яки кызың үз җавабыннан яки контроль эшеннән канәгать түгелдер һәм аларның кәефләре киткәндер!) Безнең белән нәрсәләр генә булмый, һәм дәшмичә дә калырга ярамый. Шул сәбәпле, ораторлык сәнгате безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешен тәшкил итә, һәм, без теләсәк-теләмәсәк тә, аралашу өчен сөйләм кануннарын белергә тиешбез.

Татар халык мәкалендә болай диелә: “Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар”. Безне җәмгыятьтә ничек кабул итүләре – күп очракта авызыбызны ничек ачуыбыздан, ничек сөйләшә башлавыбыздан тора. Тагын бер мәкаль бар: “Сүз чыпчык түгел, очып чыгып китсә, тота алмассың”. Сүз гел югары бәяләнә һәм ораторлык сәнгатенә ия кешеләр дә зур хөрмәт белән файдаланалар. Димәк, безгә дә үзебезнең мәртәбәле остазларыбызның остазларыннан калышырга ярамый.

Кешеләрне күркәм вәгазьләрең белән чакыр

Мин юкка гына иң әүвәл изге Коръәннән аять китермәдем. Мөселманнарга иң төп Китапта да дөрес һәм матур итеп сөйләшү йөкләнелә. Мөселман кешесе үзенең бурычларыннан тыш, башка кешеләрне дә тугры юлга өндәргә тиеш. Ягъни чакыру – дәгъват алып барырга. Әгәр дә без төрле телләрдә, төрле дәрәҗәләрдә аралашсак, безне ничек ишетерләр соң? Масса, халык алдына чыгар алдыннан, әңгәмә барышында сүзләр эзләп азапланмас өчен яхшылап әзерләнергә кирәк, – сүзләр тыңлаучыларга бер тоташ агым булып ирешергә тиеш.  

Пәйгамәребез Мөхәммәдкә (сгв) сугышлар алып барырга туры килгән, әмма бу аның сугышасы килгәннән түгел иде, – моның сәбәпләре бөтенләй башкада булган. Аның төп коралы булып сүз торды, ул тулаем бер кабиләгә дә һәм аерым бер кешеләрнең һәрберсенә дә якын килү юлларын таба ала иде. Кайберәүләр аның сүзләренә колак салмады, әмма бу шулай ук аерым сөйләшү темасы. Аңа иярүчеләр күпкә күбрәк иде; алар Аллаһка һәм Аның илчесенә ягымлы сүзгә, акыллы сөйләмгә һәм матур нәсихәтләргә мөнәсәбәтле ышандылар. Пәйгамбәребез (сгв) беркайчан да кирәкмәгән сүзләргә, дискуссияләргә кереп китмәде. (Моны безгә дә эшләргә ярамый һәм аны гел истә тотарга кирәк.)  

Бүгенге көндә дә көч белән бернәрсә дә исбатларга кирәкми, барысын да үтемле сөйләм аша эшләргә мөмкин, һәм бу зур уңышка китерәчәк.

Телдән сөйләм культурасы уникаль, безгә укуга яки карауга караганда, тыңлау күпкә җиңелрәк бирелә. Һәрбер сөйләм фикере үзенә ышандыра торган көчле дәлилләргә ия булырга тиеш. Шулай ук фикереңне нәтиҗәле исбатларга да туры килә. Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәп, күп кенә теләкләргә ирешергә мөмкин.   

Гегель болай дигән: “Сөйләм – гаҗәеп көчле чара, әмма аны куллану өчен бихисап күп акылга ия булу кирәк”. Безнең бу дөньяга килүебез, мәгънәле һәм камил акылга ия булуыбызны раслау өчен дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәнүебез таләп ителә!

Нияз САБИРҖАНОВ

“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан

Башка журналлар

Чын хаҗиның хаҗы

28 октябрь 2011 ел 14:13

Сөембикәнең серләре күп

14 октябрь 2011 ел 10:17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы