Фән динне өйрәнә, ә дингә фән кирәкме?

21 октябрь 2011 ел 10:14

Дини яңарыш фәннән аерылганга кыенлыклар кичерә. Шулай да башка конфессияләрдән үзгә буларак, ислам өчен дин һәм фән диалогы берникадәр җиңелрәк бирелә, дип саный тарихчылар. Чөнки белемле, мәгърифәтле булу ислам дине нигезенә салынган. Тарихчыларның дингә кагылышлы фәнни хезмәтләре, фикерләре белән 13 октябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университетында уздырылган “Совет чорыннан соңгы вакытның рухи һәм сәяси культурасында традицияләр һәм яңалыклар: милли-дини мөнәсәбәтләр” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә танышырга туры килде. Әлеге чараны КФУның Тарих институты Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә оештырды. Анда Россиянең утызлап төбәк-шәһәрләреннән галимнәр катнашты.

Конференцияне оештыручы профессор Ринат Нәбиев әйтүенә караганда, үзгәртеп кору елларында башланган дини үсеш фән эшлеклеләрендә зур кызыксыну уяткан тема. Чарада чыгыш ясау теләге белдергәннәрнең күплеге дә бу сүзләрне исбатлаучы бер дәлил.

Дин таралу никадәр киң колач ала барса да, галимнәр фикеренчә, дин һәм фән диалогы җиңел генә корылмый. Бер яктан гореф-гадәтләр, икенче тарафтан заман алып килгән яңалыклар килешүләрне җиңеләйтергә дә, шулай ук, киресенчә, катлауландырырга да мөмкин. Ничек кенә булмасын, шунысы ачык: бүгенге җәмгыятьтә дин таралу һәр өлкәгә тәэсир итә. Хәтта экологлар кешелекне коткарырга иң беренче чиратта дин әһелләрен чакыра. Бүген күпләр европача яшәргә, ягъни зур йортлы, ике машиналы булырга омтыла. Чынлыкта менә шул “европа” ихтыяҗын канәгатьләндерер өчен кешелеккә биш планета кирәк икән. Экологлар булганын җимергәнче кешеләрнең энергиясен рухи якка юнәлдерергә, шул рәвешле аларның матди кызыксынуларын киметергә өнди, дип сөйләде Ольга ханым Сенюткина.

Профессор Ольга Коршунова хәзерге заманда дини үсешнең өч төрле моделе барлыгына тукталды: Америка, Европа һәм Россия. Һәркайсында дин мәсьәләләре төрлечә хәл ителә һәм ул аерым үзенчәлелекләргә ия. Россия эченә керсә дә Татарстан дини мөнәсәбәтләр кору, үстерү буенча үзе аерым бер үрнәк булып тора. Ринат Нәбиев Татарстан үзенчәлеген барлап: «Узган гасырның туксанынчы елларында төрле диннәрнең кинәт таралуы шартларында православие һәм ислам дине арасында тигезлек булдыру максатыннан сәяси формула эшләнде. Барлык диннәрнең тигез хокуклы булуы сәяси күзәтү астына алынды”, – диде.

Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рафаэль Хәкимов бүгенге заман хәлләренә җавапны тарихтан барлау кирәклеккә һәм традицияләр мөһимлелегенә басым ясады. Ул: «Тормыш традицияләр белән бергә бара. Бүгенге көндә үткән заман 95, киләчәк 5 процент кына. Традицияләрне санламаганда һәм булган нәрсәне җимергәндә фанатизм, онытылганнарга әйләнеп кайту күзәтелә. Алга китеш юк. Теләсә кайсы яңарыш традицияләр кысаларында алып барылырга тиеш”, – дигән сүзләрне әйтте.

Әлеге конференция күрсәткәнчә, бүгенге галимнәр дингә бәйле фәнни хезмәтләр язып кына калмый, алар хәтта бу хакта Россиякүләм сөйләшүләр уздырырга да әзер. Әлбәттә, үз “казаннарында” – үзләре арасында. Ә динчеләр фән белән кызыксынамы? Әлеге сорауга җавап рәвешендә, бәлки алга таба дин әһелләренең фәнни чаралары үткәрелә башлар әле... – дип яза Татарстан Республикасының intertat.ru электрон газетасы.

Айзирәк ГӘРӘЕВА

Чыганак: www.intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана