Оливер Стоунның улы ислам динен кабул иткән

17 февраль 2012 ел 11:13

Танылган Голливуд кинорежисёры, продюсер һәм сценарийлар төзүче Уильям Оливер Стоунның улы Шон ислам динен кабул иткән. Үзенең карары турында яшь Стоун Иранда документаль фильм төшергән чакта белдерде, дип хәбәр итә “Франс Пресс” агентлыгы.  

Шулай итеп, Шон, христиан һәм яһүд диннәренә каршы килүче берни дә эшләмәгәнлеген, ә бары тик башка бик күп пәйгамбәрләрне кабул иткән кебек үк, Мөхәммәдне (сгв) дә кабул итүен белдерә.

2011 елның сентябрендә Торонтодагы кинофестиваль вакытында Шон Тәһранның атом-төш кораллары программасын һәм Иран җитәкчелеге сәясәтен яклап чыкты: “Аларга (иранлыларга) үз илләре белән ничек идарә итәргә кирәклеген күрсәтергә без кемнәр соң?” 

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: режиссёрның әтисе Оливер Стоун – тумышы буенча яһүд кешесе – үзенең Израильга каршы карашлары белән билгеле. Ярты ел элек ул «Times» газетасына биргән әңгәмәсендә, европалы яһүдләрнең катастрофасы Америка яһүдләре аркасында килеп чыккан, дип белдергән иде.

2003 елда Оливер гарәпләр белән израильлеләр конфликты турында «Persona non grata» дип аталган бик тә эчтәлекле документаль фильм төшергән иде (биредә ул үзенең Йасир Гарәфәткә булган симпатиясен белдерә).  

Узган көздә Иран президенты Мәхмүд Әхмәдинәҗад Оливер Стоунга илгә керергә һәм аның турында фильм төшергә рөхсәт итте. Аңа кадәр режиссура өчен ике “Оскар”га ия булучы АКШ өчен уңай булмаган лидерлар – Уго Чавес һәм Фидель Кастро турында фильмнар төшергән иде.

Ислам динен кабул итеп, яшь Стоун үзенә Гали дигән исем алды.

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана