Ватан кайдан башлана?

17 февраль 2012 ел 10:54

Болгар-татар халкының бай дәүләтчелек тарихы бар. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, әле VI гасыр уртасында – 552 елда ук – болгар-татар дәүләтчелегенең дә башлангычы булган Төрки каһанлыгы оеша. Аннары төзелгән Кимәк һәм Хәзәр каһанлыклары, Бөек Болгар, Идел Болгары, Дәште Кыпчак, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Россия империясе, СССР, Россия Федерациясе – боларның барысын да бабаларыбыз я үзләре төзегән, я башка халыклар белән бергә төзешкән, ул дәүләтләрне үстерүдә, чит ил басып алучыларыннан саклап калуда үзеннән өлеш керткән.

Бәхеткәме, әллә язмыш каргагангамы, татарлар – гомер-гомергә күп ватанлы халык. Алар Идел буенда һәм Уралда, Себердә һәм Кырымда, башка бик күп кыйтгаларда үз җирләрендә, үз ватаннарында яшиләр. Моннан күп гасырлар элек Польша, Балтик буе илләрен дошманнардан саклап калу өчен ул төбәкләргә киткән татарларның бер өлеше шунда төпләнеп калган, ул җирләрне үз ватаны иткән. 1917 елгы Октябрь инкыйлабына (революциясенә) кадәр һәм аннан соң – Төркиягә, Финляндиягә, башка мәмләкәтләргә; Идел буендагы корылык һәм ачлык елларында – Урта Азиягә; илне индустрияләштерү чорында Донбасс шахталарына киткән алар. Хәзер алар, аларның балалары һәм оныклары шул илләрнең тулы хокуклы гражданнары, ул дәүләтләр исә – аларның ватаны.

Хәер, бу бер безнең халыкка гына хас күренеш түгел. Кешелек дөньяга барлыкка килгәннән үк төрле ырулар, кабиләләр, халыклар, даими рәвештә күченеп, урын алыштырып торганнар, бер-берсенең җирен яулап алганнар, яңа дәүләтләр төзегәннәр. Хәзер дөньяның иң куәтле иле булган Америка Кушма Штатларын да йөзләрчә милләт вәкилләре төзегән. Америка материгы ачылгач, анда дөньяның барлык кыйтгаларыннан халык агылган. Алар, андагы төп халыкны кысрыклап, аларның борынгы культурасын җимереп, “Яңа дөнья” төзегәннәр. Аннары Африканың төрле илләреннән бирегә коллар китерелгән. Бүген аларның барысының да ватаны – АКШ. Бу – Канада гражданнары булган инглизләргә һәм французларга да, кайчандыр Көньяк Америка илләренә күченгән испаннарга һәм португалларга да, башка бик күп халыкларга да хас күренеш.

Моннан чирек гасыр еллар элек без СССР гражданнары идек. Ил таралып, элеккеге союздаш республикалар урынына яңа дәүләтләр барлыкка килгәч, татарлар тагын да бүлгәләнде. Хәзер безнең Россиядән читтә яшәүче милләттәшләребез – Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Украина һ.б. илләр гражданнары. Ул илләр – аларның ватаны.

Күрәбез, бер генә халык та, бер генә милләт тә, үз кабыгына бикләнеп, бер төбәктә генә йомылып яши алмый. Хәзерге глобальләшү шартларында илләр, халыклар арасында чикләр тагын да шартлырак була бара. Димәк, кешенең, халыкларның ватаннары да үзгәрә. Әмма, “ватан китсә дә”, милләт кала, халык кала, кавем кала. Нәкъ шагыйрь әйткәнчә:

                   Ни газизрәк – бу ватанмы?

Аһ, туган каүмем газиз!

Ул мөкаддәс кан белән ул

Изге сөткә ни җитәр!

                  Сөт калыр, ватан китәр!

                   Сөт калыр, ватан китәр!

Бүген Татарстанда йөздән артык милләт вәкиле яши. Һәм алар – татарлар кебек үк – Россия гражданнары, безнең уртак ватаныбыз – Россия. Бүгенге вәзгыять шундый.

Киләчәк ничек кенә булмасын, бүгенге көндә без – Россия гражданнары. Рус өчен дә, татар өчен дә, бу илдә яшәүче йөзләрчә башка милләт кешеләре өчен дә ул – уртак ватан. Бу – тарихи чынбарлык.

Сүз уңаеннан, гражданин сүзе (латинчадан) крепостьта, полиста яшәүче дигәнне аңлата. Борынгы заманнарда шәһәр крепосте эчендә яшәүчеләрне – гражданнар дип, крепостьтан, шәһәрдән читтә яшәүчеләрне варварлар (спайдерлар) дип атаганнар. Гражданнар шул полистагы тәртипләрне, кагыйдәләрне, җәмгыять билгеләгән вазифаларны үтәгәннәр. Цивилизация төшенчәсе дә шуннан килеп чыккан. Ә варварлар исә шәһәр (полис) тәртипләренә буйсынмаганнар, аның кагыйдәләрен үтәмәгәннәр.

Без – варварлар түгел, Россиянең тулы хокуклы гражданнары. Шул ватанның гражданнары буларак, без аның законнарын үтәргә, аны сакларга һәм якларга бурычлы.

Шул ук вакытта безнең кече ватаныбыз да бар. Ул – Татарстан Республикасы. Казан ханлыгы, җимерелеп, Россия империясе составына кертелгәч, безнең төбәк озак еллар дәвамында бернинди дәүләтчелек билгеләре булмаган Казан губернасы сыйфатында яши. Әмма татар халкы беркайчан да үзенең дәүләтчелеген торгызу омтылышыннан баш тартмый. СССР төзелгәч, Татарстанның да, Үзбәкстан, Казакъстан, Балтик буе республикалары кебек үк, союздаш республика статусы алу мөмкинлеге була. Милләтпәрвәрләребез шуңа ирешү өчен күп көч куя. Татарстанга автономияле республика статусы бирелә.

Шулай да, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү уңай күренеш була. Чөнки Россиянең башка төбәкләреннән берни белән дә аерылмаган губернадан үз Конституциясе, башкаласы, кайбер дәүләтчелек атрибутлары булган республика итеп үзгәртелүе халыкның канына сеңгән дәүләтчелек хәтерен яңадан тергезеп җибәрүгә импульс бирә. Әнә шуңа күрә дә СССР таралып, барлык союздаш һәм автономияле республикалар мөстәкыйльлек өчен көрәшкә күтәрелгәч, татар халкы, Татарстан бу көрәшнең алгы сафына басты. Ул үзенең яңа Конституциясен кабул итте, үзенең дәүләт символларын булдырды. Боларны да озак вакыт танымаска тырыштылар. Һәм менә 2005 елның гыйнвар азагында, кабул ителүләренә ун елдан артык вакыт узгач, Татарстан дәүләт символларын Россия Федерациясе Дәүләт геральдика реестрына кертү турында карар кабул ителде, һәм шул хактагы таныклыклар Татарстан Президентына тапшырылды. Әлеге таныклыкларны тапшырганда РФ Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе Георгий Вилинбахов: “Геральдика символикасына карата мөнәсәбәт үзебез яши торган җиргә мөнәсәбәт кебек булырга, бу – безнең ил, безнең герб, безнең флаг, дип кабул ителергә тиеш. Бөтен җәмгыятебез шуның белән сугарылган тәкъдирдә без, милли идеябез бар, дип әйтә алабыз”, – диде.

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев исә дәүләт символларының Татарстанда яшәүче күпмилләтле халык тарафыннан танылып, аны берләштерүен, хөрмәт һәм патриотлык хисләр уятуын басым ясап әйтте, Россия Федерациясе дәүләт символлары да шундый ук хисләр уятырга тиеш, дип искәртте.

СССР дигән ватанга афәт килгәч, илнең башка халыклары белән бергә, татарлар да уртак ватанны илбасарлардан саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрелде, үз-үзләрен аямыйча көрәшеп, күп корбаннар биреп, татар халкы каһарманлыгының яңа сәхифәләрен язды. Шул халыкның бу илне үз ватаны дип атарга хакы юкмы?

Бүген, кайбер “кайнар башлар”: 1941–1945 еллардагы сугышта безнең ата-бабаларыбыз чит дәүләтне саклап корбан булдылар”, – дип акыл сатканда, укытучы-тәрбиячеләр балаларга “ватан”, “патриотизм” төшенчәләрен тирәнрәк аңлатырга тиешләр. Дәресләрдә генә түгел, класстан тыш чараларда, һәртөрле очрашу-кичәләрдә балаларыбызга ватан өчен горурлык, патриотизм хисләре тәрбияләргә, илне-җирне саклап һәлак булганнарны олылап искә алырга, дәүләт символларын хөрмәтләргә өйрәтергә кирәк безгә. Югыйсә, бүген балаларыбыз “бэтманнар”ны, “пакимоннар”ны, һәртөрле монстрларның исемнәрен яхшырак беләләр. Ә геройларыбыз, халык бәхете өчен көрәшкән каһарманнар һаман онытыла бара. Күпләр Россия һәм Татарстан дәүләт символларының мәгънәсен дә юньләп белми.

Күптән түгел Калининград өлкәсенең бер районында укучыларның дәүләт символларын ни дәрәҗәдә белүен тикшереп караганнар. Нәтиҗәләр аяныч була: укучылар дәүләт символларын да, гимн авторларын да белми. Укучыларга патриотизм, ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатында, хәзер өлкә мәктәпләрендә “Отечествоведение” дигән дәрес кертелә башлаган.

Ә менә АКШ мәктәпләрендә укучылар – инглизләр, японнар, кытайлар, Көньяк Америка илләреннән күчеп килгән эмигрант балалары, ак, кара тәнлеләр, метистлар һәм мулатлар – һәр көнне кулларын йөрәк өстенә куеп, Америка флагына тугрылыкка ант итәләр. АКШта булып, моны үз күзләре белән күреп кайткан Казан укучысы Алинә Гыйльметдинова бу хакта менә ничек яза:

«Ещё одна важная и заметная черта американской нации – патриотизм. Пусть иногда он кажется показным, но не может не впечатлять, когда каждый день, чтобы не случилось, американские школьники, кладя руку на сердце, клянутся в верности американскому флагу. Я чувствовала, что делают они это абсолютно искренне. И пусть американцы мало что знают об остальном мире, пусть у них слабое образование и наигранная приветливость, но они действительно любят свою страну и действительно гордятся ею. Очень хочется, чтобы и у нас было так же». («Восточный экспресс», №9/3. 20-26 января 2005 года.) Моны бит укучы бала яза.

СССР таркалып, яшьләр белән шөгыльләнүче калмагач, илдә һәртөрле ультрауң фиркаләр, фашистлар идеологиясе белән коралланган яшьләр оешмалары барлыкка килде. Алар “ватан”, “патриотизм” төшенчәләренә бөтенләй башка мәгънә сала, аны мәкерле максатларда файдаланырга омтыла. Соңгы вакытта Санкт-Петербургта, Воронежда һәм башка шәһәрләрдә шундый вакыйгалар булды һәм алар кабатланып тора, чөнки йөгәнсезләр җинаять җаваплылыгына тартылмый.

Бу уңайдан, ел башында Бөекбританиядә булган бер вакыйганы искә төшереп үтәсе килә. Королева Елизавета II оныгы – принц Гарри – бер дусты оештырган күңел ачу кичәсенә фашист офицеры формасы киеп бара. Яшь принцның бу гамәле ил күләмендә шау-шу тудыра. Кайбер сәясәтчеләр принцны хәтта хәрби уку йортына укырга алмаска, дигән таләп тә куялар. Принцка бу “шаяруы” өчен рәсми рәвештә гафу үтенергә туры килә.

Принцның әтисе исә, малаен акылга утырту өчен, аны дуңгыз фермасына эшкә җибәрә, иң шакшы эшләрне башкаруны йөкли.

Шул вакыйгадан соң, Европа илләрендәге ветераннар Европа берлегенең (Евросоюз) барлык илләрендә свастиканы (фашизм эмблемасын) куллануны бөтенләй тыю инициативасы белән чыга. АКШта автомобиль юлларында нацистлар яши торган төбәкләргә бару юнәлешен күрсәткән такталар алып ташлана.

Ә XX гасырның иң зур афәтен – фашизмны тар-мар иткән, миллионнарча корбаннар бәрабәренә бөтен Европага азатлык китергән илнең башкаласы – Мәскәү урамнарында свастикалы үсмерләр рәхәтләнеп йөри. Алай гына да түгел, һәртөрле башбаштаклык эшли, тыючы да, чара күрүче дә юк. Һәм болар барысы да соңгы елларда патриотик тәрбия эшенә тиешле игътибар булмаудан килә. Бу хакта 2005 елда Владимир Путин да Польшада немец фашистларының Освенцим концлагереннан тоткыннарны азат итүгә 60 ел тулуга багышланган чыгышында ачынып сөйләде, фашизмга каршы көрәштә иң күп корбаннар биргән илдә шундый күренешләр булуы өчен оят, диде. Әнә шуңа күрә дә бүген безгә патриотик тәрбиягә йөз белән борылырга һәм, балалар бакчасыннан башлап, югары уку йортларына кадәр, бу эш белән эзлекле шөгыльләнергә кирәк. Шул чагында яшь буында Ватан өчен горурлык хисләре дә тәрбияләнер, аларның туган илгә, туган җиргә хөрмәте дә артыр.

Габделхак ШӘМСЕТДИНОВ,

тарих фәннәре кандидаты,

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы

Башка журналлар

ӘНИ КАДЕРЕ...

26 ноябрь 2011 ел 15:49

Дин - дөнья киңлегендә

11 ноябрь 2011 ел 18:13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы