ӘНИ КАДЕРЕ...

26 ноябрь 2011 ел 15:49

Дустымның туган көне җитә. Яшь-җилкенчәккә нәрсә инде аңа, күңел ачар өчен сәбәп кенә кирәк. Безне дә чакырды ул. Дөрес, билгеләнгән көнгә кадәр шактый вакыт бар әле, әмма башларда җил уйный, кан кызу, мәҗлесне ничегрәк үткәрү буенча идеяләр туып кына тора. Планнар күптөрле иде... Фатирда куну тулай торак “балалары” өчен үзе бәйрәм инде ул! Иптәш кызымны хөрмәт иткәнгә күрә, бармыйча калу һич ярамый... Менә санаулы көннәр үтеп тә бара... Бүләкләр дә алынган, киеп барырга “соңгы мода” күлмәкләр дә әзер... Беркөн, һич көтмәгәндә, шул иптәш кызым шалтыратты. Көр тавыш белән исәнләшүемә, ниндидер аклану тоташ кәефсезлек, читенсенү ишетелде аның тавышында:

– Ни бит әле... Юк-юк, туган көн була, анысы... Ләкин бер мәсьәләне чишәсе бар – әнине берәр җиргә илтеп торырга иде. Син бит иң якын дустым, бәлки берәр нәрсә тәкъдим итәрсең?

Мин аптырашта калдым. Тел төбен дә аңлап бетерергә өлгермәдем, тагын сөйләп китте:

– Гарип минем әнкәй, “гарипләр арбасы”нда йөри... Дус кызларым һәммәсе дә тулы гаиләләрдән, әниемне аларга күрсәтергә оялам...

Шулчак Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясе искә төште... Андагы төп герой Бәдретдин нинди шадра битле Әнисен иптәшләре янына алып чыгып таныштыра, ә монда... Иптәш кызына булган хөрмәтемнең әсәре дә калмады. Үз Әнисеннән, аны тудырган заттан ничек инде тартынырга була – башыма сыймый... Дуслар белән киңәшеп, туган көнне ачык һавада гына үткәрергә карар кылдык... Әмма минем өчен бәйрәмнең яме шуның кадәр генә иде... Миңа калса, әниләребез – безнең өчен Аллаһтан кала иң хөрмәткә лаек зат булырга тиеш. Аларның догасы кабул була. Картлык көннәрендә кадерлеләребезгә карата бары ихтирам, чиксез рәхмәт күрсәтелергә тиештер. Һәммәбез дә моны истә тотса иде!

Зилә ФӘСХИЕВА,

КФУның татар филологиясе бүлеге –

Филология һәм сәнгать институты студенткасы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана