КИКта – ачык дәрес

10 февраль 2012 ел 09:24

7 февраль көнне Казан ислам колледжында (КИК) Коръән тәфсире буенча ачык дәрес узды. Дәресне Җәләлетдин әс-Сөютинең “әл-Җәләләйни тәфсире” китабы буенча Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Дәреснең темасы Коръәни-Кәримнең 78 нче “Нәба (Хәбәр)” сүрәсенең 1-24 нче аятьләрен өйрәнүгә багышланды.     

Ачык дәресне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Флёра абыстай Ханнанова, Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә укытучысы Илдар хәзрәт Ситдыйков, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин, Россия ислам университетының ислам фәннәре факультеты деканы Рамазан хәзрәт Курамшин, Казан ислам колледжы директоры урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов, шул ук бүлек белгече Айдар Карибуллин һәм мөфтиятнең яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Нияз Сабирҗанов карады.  

Чара тәмамланганнан соң, кунаклар тарафыннан ачык дәрес бәяләнде.

Нияз Сабирҗанов дәрес барышында җибәрелгән методик хаталарга күзәтү ясады. Нигездә, ул дәрес структурасына кагылышлы иде: ник дигәндә, дәрес этаплары түбәндәге эзлеклелекне югалтты: 1) дәресне оештыру; 2) актуальләштерү; 3) яңа белем һәм күнекмәләр бирү; 4) белем һәм күнекмәләрне ныгыту; 5) өй эше бирү; 6) йомгаклау. Шулай ук ул К.Сәмигуллин дәресенең уңай якларын да атады: мисал өчен, аудиторияне игътибар үзәгендә тота алу, укытучының үз предметын бик яхшы белүе һәм укытучының ораторлык сәләтенә ия булуы.

Үз фикерләрен шулай ук Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин да җиткерде. Иң әүвәл, ул, мөгаллимнең тәфсир фәне өлкәсендә тирән белемнәргә һәм яхшы дикциягә ия булуына басым ясады. Алга таба дәреснең җитешсез яклары да санап узылды: студентлар белән ныклы диалог булмау һәм аларның өй эшләре тикшерелмәү. Шулай ук, дәрестә каралган сүрә аятьләренең файдалы яклары да тулысынча ачылмады, күрсәтмәлелек материаллары булмады һәм дәрес ахырында нәтиҗә ясалмады.

Методист һәм укытучы Флёра Ханнанова дәреснең һәм уңай, һәм кимчелекле якларын санап узды. Уңай моментларга ул дәрестә укытучының тәрбия бирү максатларына мөрәҗәгать итүен китерде. Ләкин әлеге максатның укучыларга тулысынча барып ирешмәвен дә искәртте ул. Сүрәләрдә очрый торган катлаулы сүзләрне аңлату өчен сүзлек белән эш алып барылмауга да басым ясады.

Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә укытучысы Илдар хәзрәт Ситдыйков ачык дәреснең башка ислам фәннәре белән дә бәйләнгән хәлдә алып барылуын һәм укытучының дәрес темасын ачу өчен җитди әзерләнгән, шулай ук мөгаллимнең тәфсир фәне өлкәсендә зур белемнәргә ия булуын билгеләп узды.

Әңгәмә барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин үз коллегаларының фикерләрен йотлыгып тыңлады һәм киләчәктә дә педагогик эшчәнлектә хезмәттәшлек итәргә вәгъдә бирде. Шулай ук, ул чарада катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов, мондый төрдәге ачык дәресләр үткәрү мөгаллимнәр арасында тәҗрибә алышуга җирлек тудыра, дип нәтиҗә ясады. Ул ачык дәресләрне рәсми рухи мәгариф учреждениеләре (мәдрәсәләр) булган республикабыз районнарында да оештыру тәкъдиме белән чыкты.

Айдар КАРИБУЛЛИН

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана