Коръән елы: Болгар чоры изге китап күчермәсе реставрация көтә

23 гыйнвар 2012 ел 12:30

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2012 ел - Коръән елы дип игълан ителде. Шул уңайдан "Intertat.ru" газетасында изге китапның татар халкы белән бәйле бай тарихына, басылу-таралу үзенчәлекләренә багышланган язмалар сериясен башларга булдык.

Беренче булып без Казан (Идел буе) федераль университеты Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә юл тоттык. Биредә бабаларыбыздан калган кулдан күчереп язган мусхаф әш-шәриф (кулъязма Коръән) нөсхәләре һәм 1917 елга хәтле нәшер ителгән Коръән китаплары, шул исәптән дөнья күләм мәшһүр Казан басмалары саклана.

 

Китапханә байлыгы кулъязмалардан башлана

Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге серле бер китап мәгарәсен хәтерләтә. Биредә шәрык кулъязмасын җыю традициясе 1807 елдан башлана, узган гасырның 30нчы елларында университет китапханәсенә татар голәмәләренең шәхси милкендәге гарәп шрифтында булган кулъязмалар һәм китаплар керә. 1963 елдан башлап университетның татар галимнәре Россиянең төрле төбәкләренә оештырылган археографик экпедицияләр вакытында табылган меңләгән китаплар тупланган. 

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге баш китапханәчесе, 1803 елда дөнья күргән һәм "Казан басмасы" дип танылган беренче басма Коръәннең 2005 елда репринт нөсхәсен эшләүче Нурия ханым Гәрәева әйтүенә караганда, бүгенге көндә Казанда гарәп шрифтындагы татар, гарәп, фарсы телләрендәге барлыгы 25 меңнән артык кулъязма тупланган. "Бу сан Казан дәүләт коллекцияләрен Россия киңлекләрендә беренче урынга чыгара. Сан ягыннан Дагыстанда кулъязмалар ике мәртәбәгә күбрәктер, әмма бер үзенчәлек бар - андагы коллекцияләр күбесенчә шәхси милектә", - ди ул.

Казан университеты китапханәсендә җыелган кулъязма саны 13 меңнән арта. Шуларның иң күп өлешен татарча язган китаплар тәшкил итә. Гарәп телендәге күчерелмә китаплар алардан азрак. Фарсы телендәгеләр чагыштырмача күпкә ким, чөнки фарсылар үзләре дә гарәпчә язганнар. Бөтен мөселман халыклары дини, фәнни әсәрләрне гарәп телендә язарга тырышканнар. Ул мөселман көнчыгышында фән теле булган. Әмма соңга таба, XV-XVI гасырлардан алып, төрки-фарсы телләрдә язылганнары арта бара.

Китапханәдә сакланучы борынгы кулъязмалар арасында изге китап — Коръән күчермәләре аерым игътибарга лаек. Нурия ханым алар белән таныштыра башлаганчы: "Бөтен мөселман халыклары Коръән укый. Ул мөселманнар өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән, юл күрсәткеч, бердән-бер изге китап. Коръәннән дә күбрәк мәртәбә күчерелгән башка китап юк. Күчереп язылганнарның ни хәтлесе безнең көннәргә килеп җиткән - бу инде башка мәсьәлә. Тарихка күз салсак, татар халкы күп фаҗигаларга дучар булган. Болгарны җимерә башлаган монгол яулары, Казан ханлыгының җимерелүе, рус хөкүмәтенең татарларга каршы алып барган колониаль сәясәте, совет дәүләтенең икейөзлелеге... Иң беренче чиратта халыкны борынгы тарихыннан, диненнән, дин белән бәйле мәдәниятеннән аерырга тырышканнар, халыкны әйдәп барырлык шәхесләрен, галим-голәмәсен кисеп, корбан итеп бардылар", - диде.

Шулай итеп халкыбызның язма (әдәби, фәнни, дини) мирасы зур зыян күрә: китапханәләр харәбәгә әйләндерелгән, Татарларның бик күп китаплары яндырылган (йөзләрчә мәчетләребез китапханәләре белән бергә ут белән юк ителде). Моннан тыш бик кырыс табигый шартлар кулъязмаларның юкка чыгуына бер сәбәп булып тора. Табигый материалдан, мамыктан эшләнгән кәгазьгә язылган булганга күрә, тиешле дәрәҗәдә сакланмасалар бик тиз чериләр.

Шулай да, безнең көннәргә килеп җиткән уникаль нөсхәләр бар, китапханәдә аларны күз карасыдай кадерләп тоталар. Китапханәдә изге китап күчермәләре барлыгы 150дән артып китә. Миңа калса, кайбер кулъязмаларны басмалардан аерып булмый, чөнки алар шул кадәр вак, нәфис бизәкләр белән бизәлгән һәм тигез, камил итеп кулдан язылган, гаҗәпкә каласың.

 

Курганнан кайткан изге китап

1982 елда Курган өлкәсендәге Әлмән авылыннан алып кайтылган Коръән кулъязмасы уникаль табылдыкларның берсе. Әлеге борынгы изге китапны университетның экспедиция төркеменә Әлмән авылында яшәгән Шәрифә Таҗетдинова тапшырган.

Шәрифә ханымның әти-әнисе 30 елларда Себергә сөргенгә җибәрелгән. Туган авылына кыз бары тик берничә дистә еллар узгач кына әйләнеп кайта алган. Ул борынгы китапның Коръән булуын белеп, аны яулыкка төреп, чоланында тычканнар тимәслек итеп элеп саклый. Китапның әлеге гаиләгә ничек килеп эләккәне билгесез. Ә менә тарихчылар күзлегеннән караганда, изге китапның Курган өлкәсенә барып чыгуы бер дә сәер хәл түгел. Чөнки татарлар Казан ханлыгы җимерелгәч, шулай ук XVIII гасырда казаклыкка язылгач бу якларга күпләп күченәләр.

Әлеге күләмле кулъязма китап (181 кәгазь, бер битенең якынча зурлыгы: 320 мм/250 мм) Коръәннең икенче яртысын тәшкил итә. Текстның ахырында күчермәнең кайсы елда эшләнгәне курсәтелмәгән. Әммә палеографик билгеләр (кәгазь сыйфаты, язу үзенчәлекләре һәм башкалар) бу нөсхә XVI-XVII гасырлар киселешендә эшләнгәнен шиксез раслый икән. Бик тә оста каллиграф тарафыннан язылган кулъязма булган. Ләкин ул шактый зыян күргән.

1753 елда аңа реставрация ясалган. Ягъни, кәгазь ертылган урыннары башка кәгазь кисәкләре белән ныгытылган, югалган битләр урынына яңалары куелган һәм текст башка катип - китап күчерүче тарафыннан яңадан язылган. Калын тышлыгы да үзенеке түгел. Югалган тышлык урынына, башка китаплардан алынган (бәлки рус китапларыннан калган) күн кисәкләре тупас кына итеп тегеп тышлык ясалган.

Тик яңартканнан соң да китап, күрәсең, начар шартларга эләккән. Аның борынгы оригиналь төп өлеше дә, шулай ук реставрацияләнгән урыннары да дымнан бозылган . "Яңа" тышлык кечерәк булу сәбәпле ул битләрне тиешенчә каплап җиткерми, шуңа күрә бит кырыйларын яхшы сакламаган, чит-читләре таушалып ертылган.

Текст каллиграф тарафыннан бик оста һәм матур итеп "нәсх" стилендә язылган. Һәр биттә 13 юл. Җентекләп карагач, реставрация ясаган кешенең язулары камиллек ягыннан бераз калышканы сизелә.

Элеккеге заманнарда изге китапны күчерүчеләр үз исемнәрен күрсәтмәгәннәр. Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән сүзләрдән соң кеше исемен язу килешми, дип саналган. Әмма бик сирәк очракларда бу кагыйдә бозылган. Әлеге борынгы Коръән моңа бер мисал. Китап ахырында шактый кызыклы мәгълүмат сыйдырган 8 юллык язу бар. Андый язуларны фәнни телдә колофон дип йөртәләр.

Коръән кулъязмасының соңгы ике бите, 1265/1752-53 елларны яңартылган өлеше, колофон

Кулъязма Коръәндә колофонны реставрация ясаган кеше язарга җөрьәт иткән. Язу асылда фарсы телендә гарәп һәм иске татар сүзләрен кулланып язылган. Нурия ханым әйтүенә караганда, аны йә фарсыча, йә гарәпчә генә итеп укып булмый. Нәкъ менә безнең җирлек теленә яраклаштырырга кирәк икән. Фарсы өлешендә гарәп сүзтезмәләре һәм татар сүзләре булу исә колофонны татар кешесе язганны исбатлый. Нәкъ менә татар катибләренә колофон язганда өч телне куллану хас. Әлбәттә, бу язу да шактый зыян күргән, урыны-урыны белән кайбер сүзләре бөтенләй укылмый. Шулай да белгеч, аны тикшереп, эчтәлеген аңлап билгеле бер фикергә килгән.

Монда төрле чорга караган мәгълүматлар бирелә. Текстан аңлашылганча, китапны Абдуллаһ бине мулла Ырыс-Мөхәммәд исемле кеше 1265/1752-53 елда Болгар тирәсендә яшәгән Әбд әл-Җәлил мулла улы өчен яңарткан.

Колофонның икенче өлешендә Болгар шәһәре Аксак Тимер тарафыннан җимерелү вакыты 640/1242-1243 ел дип языла. Тик тарихта Аксак Тимернең Болгарны җимерүе бәхәсле факт булып тора. Тарихчы профессор Миркасыйм Госманов хезмәтендә Болгарның рус чыганакларында соңгы тапкыр 1341 елда телгә алынуы әйтелә – рус кнәзе Чуар Федор (Пестрый) җитәкләгән гәскәр һөҗүменнән соң Болгар шәһәр буларак торгызылмый.

Өченче өлеш - текстның соңгы юлында китапны күчерү 525 елда, ягъни милади белән 1131 елда тәмамлану турындагы сүзләр бар. Колофонның бу өлеше бик сирәк табышка тап булуыбызны күрсәтә. Безгә килеп җиткән "Каләме шәриф" кулъязмасы XVII гасырга караса да, ул күчереп язар өчен үрнәк (протограф) итеп алынган Коръән кулъязмасының 525/1131 елда язылганын дәлилли. Ягъни, бу кулъязма Болгар җирендә кулланышта булган Коръән нөсхәсенең күчермәсе, дип фаразларга мөмкин.

Курган өлкәсендә табылган Коръән кулъязмасы турында сөйләшкәндә Нурия ханым: "Бу кулъязманы тәфсилләп карасаң күренә ки: Коръән авыр шартларда күчерелгән, катип иркенләп, тыныч эшли алмаган. Хәттә кайбер урыннарында күчерүче ялгышлыклар җибәреп, аларны төзәтер өчен текстны яңадан кабатлап язган, алай да үз эшен бетерә алмаган. Мәсәлән, язмада сүрә исемнәре дә язылмыйча калган. Аларны соңрак башка бер катип өстәп яза, ләкин аның осталыгы кулъязманың асыл текстындагы зәвыктан калыша", - дигән сүзләрне дә әйтте.

 

Саклау ул, яңарту дигән сүз...

Тагын бер мәгълүмат турында әйтеп китү урынлы булыр. Колофон читендә кулъязманың 1864 елдан Әбд әл-Әхәт исемле яңа хуҗага күчүе әйтелә. Танылган дин белгече Риза Фәхретдин үзенең "Асар" дип аталган биобиблиографик хезмәтендә менә шушы кеше һәм аның әтисе Әбд ән-Насыйр турында яза. Алар икесе дә Әлмән авылында туган-танылган шәхесләр булган. Әбд ән-Насыйр әл-Әлмәни дәрәҗәле татар катибе булган, 95 яшендә дөнья куйган. 20 яшьнән китаплар күчерә башлаган, гомере буе барлыгы 223 том китап күчерә. Аның улы Әбд әл-Әхәт Әлмән авылында имам-мөдәррис вазифаларын башкарган. Әлбәттә, ул әтисе кебек катиб булмаса да, дини китапларны кадерләп саклауга зур өлеш керткән шәхес.

Бүгенге көндә менә шундый рухый байлык сагында торучылар ярдәмендә килеп ирешкән татарларның уникаль кулъязмалары саклауга мохтаҗ. Ә инде аларның киләсе буыннарга да барып ирешүен теләсәк, саклау белән бергә яңарту турында җитди уйларга кирәк. Реставрация ясау - көн тәртибендә торган җитди мәсьәлә. Гарәп илләре дә реставрация җиһазларын булдыруда ярдәм итәргә вәгъдә итә икән. Кулъязмаларның бозылган, югалган өлешләрен хәзерге технологияләр белән торгызып була. Китапханәчеләр, Алла боерса, Курган өлкәсеннән табылган уникаль кулъязма да бик матур нөсхәгә әйләнер дип өмет итә. Ул - татар мөселманнарының XVII гасырга кадәрге чорга караган һәм безнең көннәргә килеп җиткән игътибарга лаек рухи байлыгы булып тора бит.

 

Айзирәк ГӘРӘЕВА

Чыганак: intertat.ru

Башка журналлар

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы