“Гаилә бәхетеннән мәхрүм итүчеләр”

13 гыйнвар 2012 ел 15:09

10 гыйнвар көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Түбән Кама шәһәрендәге “Рисалә” мәдрәсәсенең хәзерге директоры Рафикъ хәзрәт Исламгалиев белән шул ук шәһәрдә яшәүче Илдус Зартдинов килде.

Әлеге ике шәхесне нинди мәсьәлә берләштерә дә, нинди проблема аларны Казанга алып килгән, диярсез. Эш бик тә җитди булып чыкты. Түбән Кама “дин әһелләре”нең бернинди мәзһәбсез яшәргә чакыруы, аларның “чиста ислам” гакыйдәсен Такытдин Ибне Таймия (1263–1328), Габделгазиз Ибне Баз (1912–1999) фәтваларына нигезләнеп пропагандалавы, динне милли гореф-гадәт, традицияләрдән азат күреп, республикабыз җирлегенә ислам диненең Согуд Гарәбстанындагы вариантын күчереп утыртырга тырышу “җимешләре”н, беренчеләрдән булып, Илдус Зартдинов үз гаиләсе мисалында татый. Аның кияве – “Рисалә” мәдрәсәсен тәмамлап, аннан соң шушы ук мәдрәсәнең кичке бүлегендә “укытучы” булып эшли башлаган егет – әлеге гаилә башлыгын сөйгән хатыныннан, үз улыннан аерган. Сәбәбе нидә, дисезме? Имештер, аның гакыйдәсе дөрес түгел. Эш шуңа барып җиткән ки, кияү кеше хәтта Илдусның хатыны Фәридәне, шушы “кяфер” ирдән аерылу өчен судка гариза язу эшенә дә котырткан. Һәм теге зомбилашкан хатын ундүрт ел бергә гомер кичергән ире белән аерылу өчен судка гариза биргән. Алар хәзерге вакытта да бер-берләрен үлеп яратуларына карамастан, 27 гыйнвар көнне гаилә рәсми рәвештә судлашып аерылышырга тиеш. Фәридә исә бүгенге көндә: “Мин синнән башка яши алмыйм”, – дип иренә SMS-хәбәрләр язуын дәвам иттерә...  

Әйе, менә инде айга якын Фәридә сәләфиләр “тоткынлыгы”нда яши. Кияве Илдар Җиһаншин, хәнәфи мәзһәбендә гомер кичергән Илдусны ялгыз гына калдырып, кеше хатынын да үзенең дини карашларына күндерергә маташып, аны да “урлап” алып чыгып китә...

Безнең татарда, традиция буенча, егет кеше үз әти-әнисе белән яисә башка чыгып аерым яши. Беренче көннән үк ислам динендә, хәнәфи мәзһәбе, матуриди гакыйдәсенә тугры калган гаилә башлыгы Илдус Зартдиновка бу сәләфи егет каян, ничек, ни сәбәпле килеп эләккән дә, кеше гаиләсен пыран-заран китерү нилектән башланган дисезме? Менә хәзер шуларны бәйнә-бәйнә язып үтәрбез. Мондый хәл, минем карашка, бәлки килеп тә тумаган булыр иде. Тик аның кеше гаиләсе таркалу белән генә түгел, моннан да коточкычрак хәлләр – кеше канын коюларга, шартлау-шартлату кебек афәтләргә дә алып китереп җиткезүе бик мөмкин. Безнең очракта исә хатынның иренә тиктомалдан “хыянәт итүе” ни рәвешле башлана соң? Кияүнең “хыялы” тормышка ашу процессын тагын да җиңеләйтә төшүче сәбәпләр күзгә ярылып ята. Беренчедән, ничек кенә булмасын, кияү белән кыз Мәдинәгә укырга китәр алдыннан үз фатирларын бүтән кешегә яшәргә тапшыра. Без булмаганда буш тормасын, “исраф булмасын”, аз гына булса да акча китерсен, янәсе. Алар үзләре Илдус Зартдиновларга яшәргә кереп тора. Мәдинәгә киткәнче, “өч-дүрт ай вакыт”ка гына дип. Менә шул “өч-дүрт ай вакыт” эчендә буласы хәлләр була да инде. (Шунысын да искәртеп узыйк: мондагы фатирда яши башлаганнар хәзер кайсысы нинди дини белемгә, мәзһәбкә, гакыйдәгә ия булмасын – аларның һәммәсе дә намаз укый. Аек акыл белән уйлап караганда, беркемне дә “кяфер” дип атап булмас шикелле, чөнки, кабатлап әйтәм, барчасы да намаз укый бит!) Ягъни, ике бүлмәле фатирда яшәүчеләрнең дөньялыкта була торган борчу, тормыш мәшәкатьләреннән бигрәк, дини мәсьәләләрне хәл итү “проблемалар”ы барыннан да өстен чыга. Биредә катализатор, икенче төрле әйткәндә, киеренкелекне тагын да көчәйтүче булып, матуриди гакыйдәсе буенча чыгарылган Рәшит Исаевның “Гакыйдә” дискы килеп керә. Кичләрен, буш вакытларда фатир хуҗасы – Илдус Зартдинов менә шул дискны кабызып куя торган була. Менә шушы диск “Рисалә” мәдрәсәсен тәмамлаган кияүнең йөз сиксән градуска үзгәрүенә сәбәп була да инде. Ул аны бик нык ярсыта...

Илдус Зартдинов – бик тә гади, самими, эчкерсез кеше. Эчендәгесе тышында, күңелендәгесен әйтеп бирә. Гадәти эштә эшли. Казанга да төнге сменадан кайткан килеш чыгып киткән. Һөнәре, кәсебе турында төпченеп сорамадык. Аның: “Ике бүлмәле фатирыбыз бар. Йөрергә җиңел машинабыз, бакчабыз, хәләл кәсеп итәргә йөк машинабыз да бар. Ашау-эчү, кием-салым, йорт җиһазлары – һәммәсе дә җитәрлек”, – дигән җавабы гаиләнең җитеш тормышта яшәгәнлегенә дәлил булып тора иде.

Ул, 1985 елда армиядән кайткач, әнисе белән Чүпрәле районыннан Ульяновск шәһәренә күчеп килә. Совет чорында ук аның дини хисләрен уятып җибәрергә, намазга басарга дусты – Тәтеш районының Кече Тархан авылында яшьтән үк дини гыйлем алып үскән Вәгыйзь абый сәбәпче була. Шулай итеп, ул Ульяновск өлкәсе мәхәлләләренә намазга йөри башлый. Соңрак, 1986 елларда Самара өлкәсендә гомер кичергән Габделәхәт хәзрәт Минһаҗев белән танышып, аңардан хәнәфи мәзһәбе буенча дини гыйлем ала. 1993 елда Илдус Зартдинов әнисе белән Татарстанга – Түбән Кама шәһәренә күченеп кайта. “Шәһәр миңа үзенең яшеллеге, манаралары белән күккә ашып төзелеп килүче хәзерге Җәмигъ мәчете белән беренче карашка бик тә ошаган иде”, – дип искә ала ул. Ничек кенә әле! Шушы елны аның әнисе дә намазга баса, ул исә биредә шәһәр әбиләре белән дини белемнәр алып, үз өстендә эшли. Илдус әфәнде дә җае чыккан саен ул вакыттагы “Кызыл чишмә” мәчете имамы Әдип хәзрәт Вәлиев белән танышып, дуслашып, хәнәфи мәзһәбе буенча дини белемнәрен тагын да тирәнәйтә. Шул гомердән бирле – ике дистә елдан артык И.Зартдинов хәнәфи мәзһәбенә тугры булып кала бирә. Ул 2008 елда хатыны Фәридә белән хаҗ кылып кайта. Алар шулай бер-берсенә терәк булып яши бирәләр. Илдус әфәнденең хәләл җефете 2010 елда авырып, III группа инвалидлыкка чыга. Шул чакта да аны Илдус Зартдинов больницаларда күтәреп кенә йөри, бер ел дәвамында урын өстендә яткан хатынын тәрбия кыла.

2011 ел урталарында “Рисалә” мәдрәсәсенә директор итеп аның дини карашларына туры килгән мәзһәб, гакыйдәдә булган Рафикъ хәзрәт Исламгалиев билгеләнүне дә бик шатланып кабул итә ул. Бүтән дин-кардәшләре кебек үк И.Зартдинов та “яңа” хәзрәткә үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр алырга йөри башлый. Рафикъ Исламгалиев исә бер генә кешене дә кире какмый, мәзһәб, гакыйдә буенча килеп туган сорауларның һәммәсенә дә итагатьле итеп җавап кайтара. Алай гына да түгел, теләгән кешегә Татарстан Диния нәзарәте рөхсәт иткән китапларны, аудио-дискларны да биреп чыгара. Мисал өчен, узган көз мөфтият Рәшит Исаевның “Гакыйдә” дискын чыгарган иде. Шушы дискны Илдус Зартдинов та сорап ала. Нияте – аны өенә алып кайтып тыңлау...  

Менә шуннан башлана да инде. Вакыты да туры килеп тора бит – каян ул вакытта аның кияве хатыны белән яшәргә килгән диген! Гакыйдә мәсьәләләре турысында өйдә зур тавыш-гауга чыга.

– Әлбәттә, ике гаиләнең (минем 13 яшьлек малаем да бар) ике бүлмәле фатирда яшәве авырлыклар тудыра башлады. Мин, ата кеше буларак, ир хакларын үтәр өчен билгеле бер кыенлыклар сизә башладым. Кияү белән кызга: “Әниегезнең дүрт бүлмәле фатирына барып торыгыз”, – дигәч, риза булмыйча тавыш чыгардылар. Икесе дә Түбән Кама Җәмигъ мәчетенең кичке бүлек укытучылары була торып, “Рәхмәт, өч ай тоттыгыз” диясе урынга, кияү кеше әдәпсез рәвештә: “Аллах тебя накажет”, – дип чыгып китте. Нәрсә өчен икәнен аңламадым. Икенче көнне кияү белән кыз килеп: “Синең гакыйдәң дөрес түгел! Синең Коръәнне кулыңа тотып укырга хакың юк! Ничтожество, нәҗес син! Син хатыныңа не достоен! Сиңа аның белән яшәү хәрам”, – дип, ир кеше талак әйтмәстән, өемнән хатыным белән малаемны миннән кыргыйларча “аерып” алып чыгып китеп, съёмный фатирга яшереп куйдылар. Хәзер 2011 елның 15 декабреннән бирле хатыным белән улым Исмәгыйльне күргәнем юк. Кайда торалар – Аллаһ белә, адресларын да белгертмиләр, – дип сөйләде Илдус Зартдинов. (Аның хатыны үз “гаебен танып” 6 гыйнвар көнне генә кайта.)  

Шушы вакыйгаларның икенче көнендә Илдус әфәнде бу хәлләрне Түбән Кама Җәмигъ мәчетенә барып, Габделкәрим хәзрәткә сөйләп бирә, Ирек хәзрәткә керә. Тик нәтиҗәсез, рус әйтмешли, ноль внимания. Габделкәрим хәзрәт: “Аллаһ ярдәмен бирсен!” – дию белән чикләнсә, Ирек хәзрәт Мөниев: “Мәдрәсәдә укып чыгучыларның җинаяте өчен җавап бирмибез”, – дип әйтеп котыла. Аптырагач, Илдус Зартдинов Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин янына керә. Тик анысы да кымшанмый. Мин аңа: “Кияүне, кызны, хатынны, үземне берьюлы чакырып, аңлат! Нинди гакыйдәгә таянып, сездә укып чыккан шәкертнең ир белән хатынны аерырга хакы бар?” – дип әйткәч тә, исе китмәде: “Ярар”, – дип кенә калды. Габделкәрим хәзрәткә дүртенче баруымда: “Әгәр дә минем гаиләм хакына безне җыеп аңлатмасагыз, Казанга – мөфтияткә барам, дигәч тә исләре китмәде. Чөнки алар – Түбән Кама мәчетендәге барлык хәзрәтләр дә – шәригатьтә “крайность”ка сикергән укытучыларының бозык гамәлләрен яшерергә тырышты. Йөрер-йөрер дә, туктар әле, диделәр. Синең гаиләң таркалсын, балаң ятим калсын – боларның берсенә дә аларның исе китми – бары тик дәрәҗәләре һәм урыннары гына югалмасын”, – дип аңлатма бирде бу хәлләрдән җәфа чигүче Илдус Зартдинов.

Шунысы кызганыч, Түбән Кама мөхтәсибе мондый мәсьәләләр иң әүвәл төбәк казые белән хәл ителергә тиешлеген башына да китерми. Үзе аңлатмалар бирүдән баш тарта икән, хет аларны казыйга җибәрсен, хет казыйның телефон номерын бирсен иде инде. Боларның берсе дә эшләнми. Без исә, үз чиратыбызда, дүртенче хакимият вәкиле буларак, журналистка бирелгән хокукларыбызны эшкә җигеп, Түбән Кама мәдрәсәсенең хәзерге директоры Рафикъ хәзрәт Исламгалиевтән һәм казыйлардан аңлатмалар алырга булдык.

Рафикъ хәзрәт Исламгалиев, “Рисалә” мәдрәсәсе директоры:

– Безнең шәригатебездә хатын-кыз үз теләге белән генә иреннән аерыла алмый. Чөнки өйләнгәндә ир-ат үз өстенә зур күләмле йөкләмәләр ала: ул хатынын йорт-җир, ашау-эчү, кием-салым һәм көндәлек чыгымнар белән тәэмин итәргә тиеш була. Болар үтәлмәсә яки ир-ат үти алмаса, аның өйләнүе – золым кылу була. Хатын-кыз талак-аерылу өчен казыйга бары тик шундый очракларда – әгәр дә ир-ат үзенең хатынын тиешенчә тәэмин итә алмаса яисә нәселсез (импотент) булса гына турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала. Әгәр дә ир-ат кеше өеннән командировкага чыгып китәргә җыенса, ул әҗәткә акча алып булса да, гаиләсен тәэмин итәрлек мал-мөлкәт калдырырга тиеш. Әгәр дә ул хатын-кызга җитәрлек акча, мал-мөлкәт калдырмаса (яки ул калдырган акча, мал-мөлкәт яшәр өчен җитәрлек булмаса), бу очракта аның хатыны казыйга дәгъва белән бара ала. Безнең мисалда исә Илдус Зартдиновның сәламәтлеге яхшы, ул гаиләсен тәэмин итәрлек хәлдә, аның тормышы бар яктан да җитеш. Бу очракта аны кяферлеккә чыгарып, аның хатынын аерып алып китү (талакка чыгару) дөрес булмый. Хатыны аннан риза булмаган очракта да, ул төбәк казыена – Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиевкә мөрәҗәгать итәргә тиеш иде. Теләсә кемнең үзеннән фәтва чыгарып, кеше гаиләләренең оясын туздырып, аларны аерып, балаларны ятим итеп йөрергә хакы юк. Безнең очракта Түбән Кама районы мөхтәсибенә Илдус әфәнде күп тапкырлар мөрәҗәгать итеп тә, бу мәсьәләләргә Йосыф Дәүләтшинның күз йомып килүе – аны мөхтәсиб буларак, бер дә бизәми. Мондый сыйфатлар (бигрәк тә кеше гаиләләренең язмышларын хәл иткәндә) – дин әһелләренә хас сыйфатлар түгел. Һәм бу аның үз эшенә салкын каравын күрсәтә.

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы