Әңгәмәбез – Самара өлкәсенең Камышлы, Келәүле, Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендәге Президиум әгъзасы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ белән.
– Самара өлкәсендә динебезнең торышы ничек? Шул хакта сөйләп уза алмассызмы икән.
– Мин 1994 елда Самара өлкәсендәге Гали авылы мәдрәсәсендә белем алып чыкканнан соң, имам булып эшли башладым. Бүгенге көнгә кадәр шул вазифамны уңышлы гына үтәп киләм. Мин эшли башлаганда өлкәбездә 24 мәхәллә теркәлгән иде, хәзерге вакытта исә аларның саны – 96. Диния нәзарәтебез эшли башлаганнан бирле (1995 елдан) мөфти вазифасын Вәгыйзь хәзрәт Яруллин алып бара. Без аның эшчәнлегеннән бик тә канәгать, ул үзенең тырышлыгы белән мөселманнар белән генә түгел, башка конфессияләр белән дә җылы элемтәләр урнаштыра алды. Күптән түгел – ноябрь аенда гына провослав дин әһелләре белән семинар уздырдык. Бу – безнең өчен бик тә шатлыклы күренеш. Алар белән уртак тел табып, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып, фәнни конференция оештырдык. Диннәр, милләтләр үзара дус-тату яшәү сәбәпле, өлкә хөкүмәте 16 ел дәвамында инде үз бюджетыннан дини корылмаларны төзекләндерү өчен акчалата ярдәм күрсәтеп килә. 2008 елда гына да 130 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Без моны һәрбер мәхәлләгә ремонт эшләре алып бару өчен сарыф иттек. Кызганыч, 96 мәхәллә арасында яшь имамнарыбыз бик аз. Егермедән артык мәхәлләдә генә яшь имамнарыбыз эшли. Калган мәхәлләләрдә – үз тырышлыгы белән динебезне өйрәнеп, олылайган көннәрендә үзләрен дингә багышлаучы затлар хезмәт куя. Без аларның фидакарьлегенә сокланабыз, алар мәчетләребез ябылмасын, динебез югалмасын диеп үзләренең бар тырышлыгын куя.
Киләсе елга Гали авылында мәдрәсәбез ачылуга 20 ел тула. Шулай ук Самара Җәмигъ мәчете каршында да “Нур” мәдрәсәсе эшләп килә. Татар телендә берничә газета бастырабыз. Диния нәзарәтендә әүвәл “Әссәламегаләйкем” дигән газета чыгып килде, хәзерге вакытта “Ислам-Нур” дигән газетабыз нәшер ителә. Ул аена ике мәртәбә дөнья күрә. Беренче ике табак битле чыгырылышы – рус телле укучылар өчен булса, дүрт табак битлесе татар телендә вәгазьләр, репортажлар белән басыла. Мәхәлләләребезнең тарихын чагылдырган китап бастырдык, аны бу килүебездә Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә дә бүләк иттек.
– Самара өлкәсе татар имамнарына кытлык кичермиме?
– Безнең 96 мәхәлләбезнең һәркайсында да диярлек татар имамы эшли. Әмма үзгә милләттән булган мөселман кардәшләребезнең (чеченнар, азәрбайҗаннар һ.б.) күпчелеге намазга йөрүче кайбер мәчетләрдә вәгазьләр рус телендә бара. Әмма күп мәчетләрдә вәгазьләр татар телендә сөйләнелә. Шулай ук җомга вәгазенең яртысын татар телендә, калган өлешен русча алып барган берничә мәхәлләбез дә бар.
– Татарстанда үтә торган нинди дини чаралар сездә зур кызыксыну уята?
– ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы уздырып килгән Изге Болгар җыенында һәм татар дин әһелләре форумында актив катнашып киләбез. Соңгысында катнашу өчен үткән елны да, быел да өлкәбездән иллеләп имам килгән иде. Без Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән күптәннән таныш. Казан – милли мәркәзебез булганлыктан, ул безгә һәрвакыт зур үрнәк булып тора. Без – Самара өлкәсе мөселманнары, сезгә сокланабыз. Киләчәктә дә бергә-бергә ярдәмләшеп эшләрбез, дип уйлыйм.
– Татарстаннан тагын нинди тәэсирләр алып кайтып китәсез?
– 20 декабрь көнне мөфти Илдус хәзрәт Фәиз белән очраштык. Нәтиҗәдә, безнең теләк-максатлар бер үк икән. Без дә үзебезнең өлкәбездә халкыбызның традиция, гореф-гадәт, йолаларын саклап калу, аларны кайтару, яшь буынга сеңдерү буенча киң колачлы эш алып барабыз. (Казан шәһәрендә балалар өчен үткәрелгән дини конкурсларда да без инде дүртенче мәртәбә катнашып киләбез.) Без дә кеше вафат булганнан соң аның рухына Коръән укыту (“өчесе”, “җидесе”, “кырыгы”), Мәүлед бәйрәмен үткәрү кебек мәҗлесләребезне бар тулылыгы белән сакланып калуга ирештек. Яшермичә әйтергә кирәк, Татарстан киләчәктә дә безгә күп яктан үрнәк булып калыр, Иншә Аллаһ.
Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ
"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан