Казанда террорчылыкка каршы “антибиотик” эзләделәр

20 декабрь 2011 ел 12:42

Дин әһеленең имам буларак тиешле дәрәҗәдә эшли белмәве кирәкмәгән идеология таралуга бер сәбәп. РФ Иҗтимагый палатасы вәкиле Алексей Гришин шул хакта әйтеп, күп кенә мөфтиләрне аягүрә йоклап йөрүдә һәм идарә итүгә кызыгып, мөфтиятләр санын арттыруда гаепләде.

15 декабрьдә Казанда уздырылган “Ислам террорчылыкка каршы” дип аталган конференция дини мәсьәләләр белән шөгыльләнүче күп сандагы белгечләрне, руханиларны җыйды. Анда террорчылыкка каршы чаралар белән бергә Россия мөселманнарын борчыган шактый проблемалар барланды.

 

“Ислам террорчылыкка каршы” дип аталган конференцияне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды булышлыгында уздырды. Бүгенге көндә Татарстан милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрдә үрнәк төбәк булып тора. Үрнәк җирдә Россиядәге террорчылык проблемасы турында сөйләшү бераз аптырашта да калдыра. Күрәсең, Татарстан Президентының дини оешмалар белән элемтәләр идарәсе җитәкчесе Марат Гатин әйткәнчә, бездә дә “профилактик эш актуаль».

“Республика чит ил инвесторлары һәм экстремист оешмалары тарафыннан игътибар үзәгендә. Шуңа күрә профилактик чаралар бигрәк тә мөһим. Аерым оешмалар безгә радикаль хәрәкәтләр идеяләрен алып килергә тырыша. Мөселманнарның традицион һәм традицион булмаганнарга бүленеше дә сораулар тудыра. Идеологик төрлелек мәчетләрдә бәхәсләр уята”, - диде ул. Шул ук вакытта, террорчылыкка каршы чаралар исламофобияне котыртырга һәм мөселманнар хокукын чикләргә тиеш түгел, дигән фикерне әйтте ул.

 

Ноябрь азагында ТР Диния нәзарәте Ереванда уздырылган БДБ илләре динара советы утырышында катнашкан иде. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, бу юлы әлеге совет вәкилләре Казан конференциясенә килде. Чарада катнашкан БДБ мөселманнары консультатив советы рәисе - Кавказ халыклары югары дини советы рәисе Аллаһшөкер Пашазадә: «Террорчылыкны ислам белән бәйлиләр, әмма ислам үзе террор корбаны”, - дип белдерде.

 

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйз кунакка БДБ илләре дини мәгариф советын оештырырга кирәк, дип мөрәҗәгать итте. «Татарстанның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. Шуңа күрә әлеге совет үзәген Казанда оештыру урынлы булыр”, - диде Илдус хәзрәт. Шулай ук ул традицион кыйммәтләрне торгызуның мөһимлеген ассызыклады, аннары экстремизмны ачыклау эшендә дин әһелләре катнашмавы хакында әйтте. “Кызганыч, бүгенге көндә экстремистик күренешләрне өйрәнүче эксперт төркемнәр “дөньяви", алар арасында мөселманнар юк. Тикшерү нәтиҗәләре берьяклы килеп чыкмасын өчен экспертлар рәвешендә дин әһелләрен җәлеп итү кирәк”, - диде Илдус хәзрәт.

“Дин һәм җәмгыять" оешмасы рәисе Алексей Гришин да үз чыгышында дини белем бирү советын оештыру кирәклеген кузгатты. “Берсүзсез, исламның террорлык белән бернинди уртаклыгы юк. Әмма җинаятьчеләр динне акланыр өчен куллана”, - диде һәм бүгенге көндә бу куркыныч күренешне туктатырлык чараларны санады.

 

“Дин һәм җәмгыять" оешмасы рәисе конференциядә Россия Иҗтимагый палатасы вәкиле буларак беренче тапкыр чыгыш ясады. Ул “антибиотик” буларак совет заманында киң кулланылган пропаганда алымын, дини мәгариф системасын ныгытырга чакырды. Белгәнебезчә, чит идеологияләр иң беренче чиратта чит җирләрдә укучыларга ияреп кайта. 13-14 яшьтән гарәп илләренә  җибәрүне туктату кирәк, алар башта Россиядә укырга тиеш. Моннан тыш Россиянең дини мәгариф системасының БДБ илләрен дә колачлавы күзаллана. Бу уңайдан Гришин БДБ илләре ислам мәгарифе советын булдыруны хуплады.

 

Аннары Алексей Гришин дини белем бирү проблемасыннан шәхсән дин әһелләренә күчте. Дин әһеленең эшләмәве кирәкмәгән идеологияләр таралуга бер сәбәп. Гришин шул хакта әйтеп, күп кенә мөфтиләрне аягүрә йоклап йөрүдә гаепләде. “Бүгенге көндә Россиядә барлыгы 76 мөфтият. Хәзер инде 100гә тутыру омтылышы күренә. Мөселманнар күпләп яши торган төбәкләрдә бер республикага бер мөфтият дигән килешүгә киленде. Ә менә мөселман төбәкләре саналмаган җирләрдә дүртәр мөфтият эшли. Мәчет саен бер мөфтият. Бу бит абсурд хәл. Әгәр дә без диния нәзарәтләренә реформа үткәрмибез икән, яшьләр мөфтиятләр эшчәнлеген бөтенләй кире кагарга мөмкин. Чөнки кайберләре дини оешмалар түгел, ә коммерциягә корылган предприятиеләргә әйләнде. Алар иман, дин өчен түгел, бары тик идарә итү максаты белән оештырыла. Һәркемнең җитәкче буласы килә”, - диде Мәскәү кунагы.

 

Шулай итеп, конференциядә катнашучылар БДБ илләренең ислам мәгарифе советын, урта дини белем бирү уку йортларында фикер алышулар урыннарын булдырырга килештеләр. Милләтара һәм динара дуслык мөнәсәбәтләренә, хәнәфи юнәлешендәге традицион ислам кыйммәтләренә багышланган проектларны финанслауга өстенлек бирергә чакырдылар.

 

Айзирәк ГӘРӘЕВА

Чыганак: www.intertat.ru

 

Башка журналлар

Туйлар котлы булсын!

16 март 2012 ел 13:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы