Татар халкы дөньяның китаби мәдәният белән тирән сугарылган халыкларыннан санала. Аның хәзинәсендә бүгенге көнгә килеп җиткән борынгы китапларның ярым язма, ярым фольклор әсәрләре дә, бик борынгы үз шагыйрьләре иҗат иткән зур-зур дастаннар да, мөселман Көнчыгышының бөек гуманистлары тарафыннан язылган фәлсәфә, медицина, хокук фәне, шигърият кануннары һәм башка өлкәләргә караган китаплар да бар. Алар иске төрки телдә, гарәп һәм фарсы телләрендә язылганнар. Халыкның укымышлылары ул китаплардагы гыйлем яктысын, олы сәнгатькәрләр һәм фикер ияләренең йөрәк җылысын күпсанлы шәкертләр һәм кызыксынучан җәмәгатьчелек арасында таратканнар. Шулар ярдәмендә халыкның үзен ачык карашлы һәм гыйльми фикерле иткәннәр.
Борынгы шигъри әсәрләрне башкаруда безнең халыкка аеруча хас бер үзенчәлек бар: ул – китапны көйләп уку. Моның тамырлары бик тирәнгә китсә кирәк. Фольклорда, мәсәлән, зур-зур эпик әсәрләр көйләп яки речетатив белән башкарылган, ә инде лиро-эпик бәетләр, мөнәҗәтләр көйсез бөтенләй күз алдына да китерелә алмый. Бу традиция шулчаклы тирән һәм көчле урнашкан ки, хәтта читтән кергән шигъри әсәрләр дә махсус көй белән укылган. Мәсәлән, төрекләрдән кергән “Мөхәммәдия” шулай укыла.
Халык репертуарыннан төшми йөргән көйле китаплар арасында аерым бер мөгътәбәр урынны тоткан “Йосыф китабы” бар. Бөек Кол Галинең моннан 779 ел элек язган “Кыйссаи Йосыф” дастанын халык үзенчә шулай атаган. Шагыйрь китабын 1233 елның 12 маенда, һиҗричә тарихның алты йөз утызында, рәҗәп аеның утызында төгәлләгән. Ул – татар халкының болгар дәвереннән бирле кадерләп саклаган җанына иң якын китабы, бөтен тарих буена язмышын уртаклашкан юлдашы.
Кол Галинең шигъри фикерләве тулысынча угыз теле кысаларында бара. Метафоралары һәм гомумән фразеологиясе саф угызча. Әсәрнең телен белгечләр “угыз-кыпчак әдәби теле” дип билгелиләр. Чөнки анда кыпчак теле элементлары да урын алган. Ә шагыйрь үзе мотлак угыз кавеменнән булган. Күренекле тел галиме Әмир Нәҗип әсәрнең Иделнең түбән агымында язылуын әйтә. Сүз Саксин шәһәре турында барырга тиеш. XII гасыр сәяхәтчесе Әбу Хәмид әл-Гарнати Саксин шәһәрендә кырык угыз ыруы яшәгәнлеген, башлыклары болгар әмире булганлыгын һәм шәһәр үзәгендә Җәмигъ мәчете торганлыгын яза. Ә Саксиндә әдәби мохит булган. Сөләйман ибне Даудның “Зөһрәтер-рияз” трактаты Саксиндә язылган.
Фәндә “халык китабы” дигән төшенчә яши. Фикер ияләре аның төп үзенчәлеген “халыкның әхлакый тойгыларын яктыртып ачуда” күргән. “Йосыф китабы” гасырлар дәвамында халкыбызга әнә шундый игелекле хезмәт күрсәткән.
Үзенең күп яклары: каһарманнар яктыртылышы, сюжет корылышы, композициясе һәм халыкта яшәеше белән дастан фольклор эпосына якын торган. Мәсәлән, сюжетның нигез сызыкларыннан берсен тәшкил иткән Йосыф–Зөләйхә мөнәсәбәтенең бирелешен алыйк. Патша кызы Зөләйхә гүзәл Йосыфка төштә күреп гашыйк була. Халык дастаннарына хас сюжет төенләнеше бу. Яки Йосыфның, Мисыр патшасы төшен юрауга ук, патша булып күтәрелүен алыйк. Монысы тылсымлы әкиятләрдәгечә, читен мәсьәлә чишеп, патша булу мотивына корылган. Кол Гали Көнчыгышта киң эшкәртелгән сюжетка бу элементны үзе керткән. Йосыфның, зинданнан чыкканда, үзенең язмышташ бүтән иптәшләрен дә азат кылуны таләп итүе фольклор эпосындагы каһарманның асыл егетләрчә гамәлен хәтерләтә.
Әсәрнең гомуминсани кыйммәте аның үз дәвере өчен гаять үткен яңгыраган һәм сәнгатьчә үтемле гәүдәләнгән үзәк идеясендә. Шагыйрь, дөньяның иң зур байлыгы – ул кеше, дигән фикерне алга сөрә. Моны ул үзенең тышкы матурлыгы белән дә, әхлакый сафлыгы һәм рухани бөтенлеге белән дә камил шәхес булган Йосыф мисалында раслый.
Әсәрдәге гаять бәрәкәтле һәм сәнгатьчә ышандыру көченә ия инсани идеяләрдән кеше бәхетенең төп шарты – әхлакый сафлык, тугрылык дигән фикер дә халкыбыз һәм җәмгыять алга сөргән идеалларга бик якын. Йосыф һәм Зөләйхә мисалында шагыйрь мәхәббәткә һәм гаилә бәхетенә юлның, кеше хакын таптау аша түгел, бары намус һәм сафлык аша үтүен раслый. Егет һәм хатын-кыз каһарманның газаплы аңлашулары вакытында Йосыфның ныклыгы моңа ярдәм итә.
Дастандагы тынычлык пафосы, сугышсыз, тыныч тормышны данлау җөмһүриятебезнең бүгенге эчке һәм тышкы сәясәтенә һәм халкыбызның күпгасырлык хыялларына гаять аваздаш яңгырый.
Поэмада ата белән угылның кайнар мәхәббәте, туганнар ызгышын гаепләү, каһарманның саф, бөтен холкы, Зөләйхәнең гомер буена бер мәхәббәткә тугры булып калуы, көчле характеры, сабырлыгы һәм шулар нәтиҗәсендә һәр өч каһарманның (Йагъкубның, Йосыфның һәм Зөләйхәнең) бәхеткә ирешүе, халыкны гасырлар дәвамында әхлакый тәрбияләп, аның якты өметенә юлдаш булып килгән.
Бүтән төрки әдәбиятларда Йосыф сюжетына язылган әсәрләр саны кырыкка җитә. Мәсәлән, төрек әдәбиятында бу темага унлаган дастан язылган. Татар шигъриятендә “Кыйссаи Йосыф” – мәзкүр сюжетка иҗат ителгән бердәнбер әсәр. Һәм ул төрки Йосыфнамәнең иң беренче әсәре.
Кол Гали поэмасының мондый озын гомерле һәм халкыбыз өчен шушындый газиз булуы аның кешелек җәмгыяте өчен мөһим булган ике зур шартны үтәвенә бәйле. Дастан халыкның дини хисләрен һәм әдәби зәвегын бердәй көч белән гәүдәләндергән. Ул сюжетның буеннан буена ислам диненең мәҗүсилектән пакь һәм өстен булуын раслый.
Нурмөхәммәт ХИСАМОВ,
филология фәннәре докторы, профессор,
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының җәмәгатьчелек белән багланышлар буенча директор урынбасары
Рәсем авторы рәссам Айдар Хисамов
Редакциядән. 24 мартта танылган галимебез Нурмөхәммәт Шаһвәли улының олуг юбилее. Без Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән 75 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗат уңышлары насыйп әйләсә иде!
Сез Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү, аның мирасын халкыбызга җиткерү өлкәсендә ифрат зур хезмәт башкардыгыз. Әдәби тәнкыйть буенча уңышлы эшләп, Г.Тукай, Дәрдмәнд кебек шагыйрьләр иҗатына багышланган мәкаләләр белән чыгыш ясадыгыз.
Аллаһы җәнабел Хак Сезгә киләчәктә дә кодрәт-куәт, камил акыл, йомшак фигыль, тулы иман насыйп әйләсен. Сезгә бәйле рәвештә илләребезгә, көннәребезгә, газиз Татарстаныбызга, барча галәм киңлекләренә иминлекләр юлласын!
“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан